|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2011 Мәдәният
"Яңа гасыр" радиосын зур үзгәрешләр көтә"Яңа Гасыр" радиосы шул исемдәге телерадиокомпания медиа-холдингына кергән, дәүләт булышлыгы һәм яхшы реклама табышлары булган татар телле тотрыклы радио. Бүген ул Казанга караганда, Татарстан районнарында, чит өлкәләрдә бик популяр. Казанда исә аны 91,5 ешлыгында тыңлап була. Сонгы вакытта холдинг җитәкчесе "Яңа Гасыр" атамасында, аның программа сәясәтендә беркадәр торгынлык күзәтелүен таный. Югыйсә һәр юнәлеш буенча үсеш планы да бар, элек таралу зонасы начаррак булган Әлмәт төбәгендә "Яңа Гасыр" радиосының яңа тапшыргычы да урнаштырылды, реклама табышы буенча да Казанда эшләүче рус телле радиостанцияләрдән калышмый. "Яңа Гасыр"ның бер өстенлеге дә бар – анда республикада техник яктан иң сонгы казанышлар белән җиһазланган иң эре тавыш яздыру студиясе эшли. Радио уникаль татар музыкасы фондына ия.
Инде "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов карары белән, радиога элек биредә баш мөхәррир булып эшләгән, Илнур Фәйзрахманов "яңа сулыш" өрергә тиеш. Ул 1 октябрьдән генераль директорның радио буенча урынбасары булып эшли башлады.
- Без сыйфатлы мәгълүмати һәм музыкаль продукт тәкъдим итеп, заман тыңлаучысы таләп-ихтыяҗларына җавап бирүче радиостанция булырга телибез – дип белдерә Илнур Фәйзрахманов. – Радионың иҗат командасы үз алдына Казан һәм республикабызның шәһәр-район, авыллары белән генә чикләнмичә, Рәсәйнең һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, аларның да зыялы, актив, заманча мөстәкыйль фикерләүчеләре өчен ана телендә төп мәгълүмат чыганагы булу бурычын куя.
Хәзер яңа тапшырулар челтәрен тикшерү бара. Бүген үк инде "Яңа Гасыр" радиосы эчтәлек һәм музыка ягыннан да популяр, оператив, булыр дип әйтергә була. Яңа тапшырулар, авторлык программалары, белгечләр аңлатмаларына киң урын биреләчәк. Ә радио иң популяр 10 радиостанция арасында һичшиксез үз урынын табар.
Белешмә: Файзрахманов Илнур Файзияздан улы, генераль директорның радио буенча урынбасары. 1980 елның 16нчы августында Балык бистәсе районы Юлсубино авылында дөньяга килгән. Казан дәүләт университетының "журналистика" бүлеген тәмамлаган. Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.
Хезмәт баскычлары:
1998 – 99 ел - ТРТ (хәзерге ТНВ) каналының "Хәбәрләр" тапшыруында һәм "Шәһри Казан газетасында спорт хәбәрчесе 1999- 2000 ел - "Мәгърифәт" газетасы хәбәрчесе 2000 – 2002 ел – "Болгар ФМ" радиосы ди-джее 2002 – 2005 ел – "Яңа Гасыр" радиосы тапшырулары алып баручысы 2005 нче елдан "Яңа Гасыр" радиосының баш мөхәррире.
|
Иң күп укылган
|