поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2011 Җәмгыять

Хатын-кыз нигә эчә?

Алкоголизмнан мәҗбүриләп дәвалап булмый, ди Казан белгечләре. Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә 2 миллион ярым кеше алкоголизм белән авырый. Әле бу рәсми рә­вештә теркәлгәннәре ге­нә, чынлыкта исә саннар тагын да зуррак.

Казанда алкоголизмны ничек дәвалыйлар?

 

Наркология клиникаларының һәрберсендә эчүчелекне дәвалауның үз технологиясе бар. Гадәттә алар туктамый эчүдән арындыралар, авыруларга код салалар һәм комплекслы чаралар кулланып, чирне төбе-тамыры белән юкка чыгаралар. Дөрес, белгечләр әйтүенчә, эчүчелекне тулысынча җиңеп булмый, кешеләрдә озакка сузылучы ремиссия чоры гына барлыкка китерү мөмкин. Кайберәү­ләрдә ул гомер азагына кадәр дәвам итә. Ягъни авыруларда аракыга тартылуны бетерәләр, тик бу ысул, ул башка эчмәячәк, дигән сүз түгел әле.

 

Моның шулай икәнлеген Казандагы клиникаларның берсен җитәкләүче Роберт Климовский да раслый. Аның сүзлә­ренчә, эчү­челекне наркология үзәкләре көче белән генә бетереп булмый, бу өлкәдә дәүләт ныклы сәясәт алып барырга, әлеге чиргә каршы көрәшне милли идея кебек кабул итәргә тиеш. Климовский янына дәваланырга эшсезләрдән башлап республикадагы зур түрәләргә кадәр килә икән. Бәя­ләр 2-3 мең сум арасында тибрәлә.

 

Медицина клиникасына авырудан котылу максатыннан килүчеләрнең булуы шатландыра үзе, тик бертуктаусыз эчеп, гаиләсен онытучылар да бар бит әле. Мондыйларга ярдәмгә тәү­лек буе эш­ләүче медицина токсикологиясе үзәге килә. Аның җитәкчесе Евгений Әбелханов сүзләренчә, аларга күбрәк чарасызлыктан авыруларның туганнары мөрәҗәгать итә. Авыруларга өйләренә килеп тә, клиниканың үзендә дә ярдәм күрсәтү мөмкин. Шулай ук эчүчелекне дәвалауның төрле курслары да бар. Табиблар психотерапия, гипноз һәм реабилитация ысуллары кулланып, авыруларны тормышка кайтара икән. Бөтен хезмәтләр аноним рәвештә күрсәтелә.

 

Шешә урынына... мәхәббәт

 

Эчүчелекне бетерү табиблар ярдәменнән бигрәк, авыруларның үзеннән тора. Гадел Зәерханов шуны аңлап табибларга ярдәм сорап килгән. Тормыш мәшәкать­ләреннән арып, аракыга үрелгән. Ахыр чиктә исә бу мавыгу авыруга әйләнгән. Гаделнең гаиләсе бар, кызы үсеп килә. өч ел элек таксида эшлә­гән вакытта Гаделнең машинасын яндырганнар, ә башка урынга эшкә алмаганнар. Чарасызлыктан эчә башлаган. Күптән түгел хатыны катгый шарт куйган: дәваланмаса, кызын кабат күрә алмаячак. Бу сүзләрдән соң Зәерханов үзенең никадәр түбән тәгәрәвен аңлаган һәм хатынына әйтмичә генә дәвалану курсларына язылган. Хәзер ул савыгып килә. Элеккеге эчкече фикеренчә, авыруны берничек тә мәҗбүриләп терелтеп булмый, бары тик үз теләге булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була.

 

Аның сүзләрен республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Габбас Төх­вәтуллин да раслый. Аның фикеренчә, авыруларны эчүгә китергән бушлыкны башка нәрсә белән тутырырга кирәк. Мисал өчен, мәхәббәт яки эш белән. Сәрхуш­ләрне диспансерга китерү файдага булсын өчен анда ул үз теләге белән килергә тиеш. Югыйсә моннан чыгуга авыру тагын аракыга үреләчәк. Төх­вә­туллин сүзлә­ренчә, медицина эчкечеләрнең 20-30 процентын гына дәвалый ала. Калганнарын табиблар янына мәҗбүриләп алып баралар. Наркология диспансерында дәваланган кеше­ләрнең күбесе табибларга рәхмәт тә әйтми китә икән. Төх­вәтуллин сүз­ләренчә, иң элек авыруның психологиясен үзгәр­тү өстендә эшләргә кирәк. Табиблар үзләре терелә алмаучыларга эшен һәм яшәү урынын алмаштырырга киңәш итә. Бактың исә, эчүчелек кешенең әйләнә-тирәсендә кем­нәр булуга да бәйле. Күп очракта авыруларга код салу да ярдәм итми. Монда да Габбас Төхвә­туллин бар нәрсәнең дә кешенең үзеннән торуын искәртә. Әгәр аны туганы клиникага ихтыярсызлап алып килә икән, бу төр дәвалануның да әллә ни файдасы юк. Авыру диспансердан чыккач башта дуслары янында утырып кына тора, аннары аракыны иснәп карый, соңыннан исә бер кашык хәмер эчә. Ахыр чиктә аның чиренә каршы кулланылган код салу системасы үз көчен югалта.

 

Белгечләр әйтүенчә, россиялеләрнең 3 проценты гына эчүен ташлый, анысы да вакытлыча гына.

 

Рәсми мәгълүматлар буенча авырулар саны 2 миллион ярымнан артмаса да, чынлыкта исә алар илдә 8 миллион тирәсе. Шуларның 2 миллионы – хатын-кызлар, ә 500 меңе – 14 яшькә кадәрге үсмерләр.

 

Дәвалап та, кыйнап та карадым...

 

Нәкъ менә шул хатын-кызларның ныклап аракыга үрелә башлавы безне чаң сугар дәрәҗәгә җиткерә дә инде. Татарстан авылларында яшәүчеләр еш кына аларның ирләрдән дә уздырып аракы чөмерүләре турында сөйли. Ул шулкадәр гадәти хәлгә әверелеп бетте ки, хәзер моңа игътибар итүчеләр күренми диярлек. Белгечләр хатын-кызлар арасында алкоголиклар барлыкка килүнең сәбәпләрен дә ачыклаган. Мисал өчен, хәерчелек, авыр эш шартлары, стресс, еш кына исерек ирләр арасында тору, фахишәлек, җинаятьчелек юлында йөрү, наданлык һәм чит кешеләр йогынтысына бирелү аларны шешәгә үрелергә мәҗбүр итә. Бактың исә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгәннәр дә бик тиз эчкечелеккә бирелә икән.

 

Интернетта аноним алкоголиклар форумнарына кереп карасаң да, анда хатын-кызларның күплегенә шаккатасың. Аларның һәрберсе үзенең бу гамәлен төрлечә аңлатырга тырыша. Мисал өчен, форумда берсе болай дип язган: "Мин алкоголикка әверелә башладым бугай. Ирем инде 10 ел эчә. Бу вәзгыятьтән тәмам гарык булдым. Улым тиздән армиягә китә, кызыма 12 яшь. Баштарак дуслар белән иртәнгә кадәр аракы салып утыра идек. Икенче көнгә бөтен тәнем авыртуын тоярга туры килсә дә, озакламый махмырны чыгарырга өйрәндем. Хәзер бик еш эчәм, чөнки бөтен нәрсәдән туйдым. Күңелем белән моның яхшыга илтмәячәген аңлыйм, тик ни дә булса эшләргә көчем юк. Балаларым өчен куркам, ярдәм итегезче миңа! Безнең авылда алкоголь – бер-берең белән аралашу өчен иң үтемле чара".

 

Ә менә икенче бер язманы эчкече хатын-кызның ире калдырган: "Хатын аракы белән мавыгып китте, төнлә өйдә кунмый. Мин адвокат, тәүлек буе эшлим. Безнең ике балабыз бар. Хатынга код салу да, психолог та, бернәрсә дә ярдәм итмәде. Аны дәвалап та, кыйнап та карадым, әмма файдасы гына булмады. Ярдәм итегез! Хәзерге вакытта мин хатын белән аерылышам, тик бу чыгу юлы түгел, бу качу".

 

Куркыныч саннар

 

Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, хәмер куллануга бәйле авырулар аркасында илдә һәр елны 500 меңгә якын кеше үлә. Белгечләр исә, һәр өченче ир-ат шул сәбәптән җан тәслим кыла, дип тә өсти. Хәер, әгәр халык елына уртача 18 литр алкоголь куллана икән, моның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең?! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, бу күрсәткеч кеше тормышы өчен гаять куркыныч булган күләмнән ике тапкырга зуррак. Тагын шунысы да шүрләтә, әлеге күрсәт­кечтән артып киткән һәр литр аракы ир-ат гомерен – 11, ә хатын-кызларныкын 4 айга кыскарта.

 

Белгечләр сүзләренчә, Россиядә уртача гомер озынлыгы 62 яшьне тәшкил итә. Бу – дөньяда артта калган илләрнең берсе саналган Бангладештагыдан да азрак дигән сүз. Россиядә танылган галим Сергей Сахаров бүген хакимият өчен иң мөһим мәсьәлә булып эчүчелек белән көрәш торырга тиеш дип саный. Эчкечелеккә каршы көрәш ил өчен аеруча әһәмиятле. Россия Хөкүмәте һәр кешегә туры килгән еллык 18 литрны 8гә калдыру максатыннан төрле чаралар күрә. Шулай итеп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен хакимият 500 миллион сум акча бүлеп бирә. Дөрес, бу акчалар гына әлеге проблеманы юкка чыгарырга ярдәм итми.

 

Сәрхушлек – психологик авыру

 

Габбас ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстан наркология диспансеры баш табибы урынбасары:

 

– Кешене медицина чаралары белән дәвалауның файдасы бар. Тик моның нәтиҗәсе табибтан гына тормый. Авыруны шешәдәшләренең йогынтысыннан коткарырга кирәк. Шулай ук кеше үзе сырхауханәгә килергә тиеш. Югыйсә дәвалауның бернинди дә файдасы булмаячак. Мәҗбүриләп эшләнгән гамәлнең нәтиҗәсе беркайчан да уңай булмый. Ә инде кеше риза булса, аны төрле ысуллар белән тормышка кайтарырга мөмкин.

 

Салих ФАЗЫЛҖАНОВ, элеккеге эчкече:

 

– Алкоголик үзенең упкынга тәгәрәвен аңлаган очракта гына дәваланырга ризалык бирә. Шуңа күрә аңа әлеге яктан килеп психикасына, уйларына басым ясарга кирәк. Эчкечене терелтү күбрәк аның үзеннән тора. Код салуларның файдасы юклыгы еш күренә, икенчерәк ысул кулланып карау комачауламас. Гипноз да һәрвакытта ярдәм итми. Иң мөһиме – мәҗбүриләп дәваламау. Андый вакытта ул бар кешелекнең үзенә каршы булуын гына күрә һәм сырхауханәдән качу ысулын эзләячәк.

 

Фатыйх ХӘБИБ, дин әһеле:

 

– Хәдистә әйтелгәнчә, үлем­нән кала барлык чирләрдән дә дәва бар. Димәк, алкоголизм да чыгарма түгел. Тик дәвалау барышында кешегә тормыш нечкәлекләрен әйтеп бирү дә комачауламый. Ислам диненә кадәр хәтта гарәпләр дә хәмер диңгезендә йөзгән бит, тик иманга килгәч бу начар гамәлләрен онытканнар. Мең ел элек үк мөселманнар аракыдан баш тартты. Кешегә юл күрсәтергә кирәк. Исерек кеше авыру бит ул, ә яхшы табиб булганда аны терелтү чынга ашмаслык нәрсә түгел.

 

Резидә ХАМРАЕВА, психолог:

 

– Иң элек эчүчелекнең психологик авыру да икәнен әй­тергә кирәк. Кешенең эчендә нинди фикерләре, уй-хисләре һәм кичерешләре булудан чыгып, аңа дәвалау курслары оештырырга кирәк. Эчкече терелсә, караңгы, проблемалар тулы төссез дөньяга яңадан чыгудан курка, шуңа күрә дә бик сирәкләре генә үз теләге белән сырхауханәгә килә. Аларның күбесе айнык вакытта уйларга кирәк булудан, алдагы тормышын кайгыртудан шүрли. Аларга нәкъ менә шуның яшәеш икәнен, әйләнә-тирә мохитнең алай ук начар түгеллеген аңлату кирәк.


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 201-203 | 18.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»