|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2008 Мәдәният
НИШЛӘТӘЛӘР ТИНЧУРИН ТЕАТРЫН?"Кәрим Тинчурин исемендәге театрга – 75 яшь" дигән афишалар Казанның иң күзгә ташлана торган диварларында инде җәй башында ук пәйда булган иде. Димәк, әлеге датага багышланган зур юбилей кичәсе көтелә, дигән сүз бу. Шулаен шулай да, тик театр бинасындагы ремонт бер дә тиз генә тәмамланырга охшамаган бит әле. Яңа сезон ачылыр вакыт та җитеп килә. Башта Камал театрын "үстереп очырган", аннары тинчуринлыларны сыендырган, һәр почмагында театр рухы хөкем сөргән "җылы оя"ның спектакльләрдән гөрләп торуын тамашачы да сагынган. Еш кына: "Нишләтәләр генә икән соң ул Тинчурин театрын? Шул гомердән бирле аны биш кат ремонтлап чыгарга була иде инде!" – дигән фикерләр дә ишетелгәли башлады.
Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән очрашкач, мин дә аңа шул сорауны бирдем: "Ниләр эшләдегез һәм тагын нишләргә җыенасыз?" Бинаны төзекләндерүгә план буенча өч ел вакыт бирелгән икән. Безгә, көткән кешегә, озак булып тоелса да, әле ике ел да үтмәгән. "Тулысынча түбәне, түшәмне алыштырдык, нигезләрне яңарттык, сүтелмичә бары ялангач стеналар гына калды. Штукатурны алгач, шактый куркыныч картина ачылды: стеналар тишкәләнеп-яргаланып беткән иде. Агачтан ясалган барлык нәрсә черегән: фойеда түшәмне сүткәндә бер тактаны гына алдылар – түшәм килеп төште. Тамашачылар барында җимерелсә, коточкыч фаҗига булуы ихтимал иде бит. Катлар арасындагы агач түшәмәләрне тимергә алмаштырып, тимер-бетон коеп ныгыттык. Барлык су, канализация, җылылык, электр челтәрләрен өр-яңадан ясадык. Сәхнә зурайды, партер идәне сәхнәдәге тамаша теләсә кайсы урыннан яхшы күренерлек итеп күтәртеп эшләнде, инвалид арбаларын куярга урыннар ясалды. Инде барлык авыр эшләр бетте, театрны "киендерәсе" генә калды. Тагын ике айдан бөтен эшләрне бетерү мөмкинлегебез бар, – диде Фәнис Наил улы, – хәзер барысы да финанслаудан тора. Ә финанслау Министрлар Кабинеты кулында. Сәхнә җиһазлары, пәрдә-утыргыч ише нәрсәләргә акча бирелде дә инде. Аларны ясау хокукы Мәдәният министрлыгы уздыра торган тендерда җиңгән оешмаларга тапшырыла. Ул яктан күңел тыныч, без театрны ачарга ниятләп торган датага – 6 ноябрьгә – алар барысын да эшләп өлгертәчәк. Тамашачыларга бик күп уңайлыклар тудырырга исәплибез: мәсәлән, машиналар кую урыны, берничә буфет, күргәзмә залы һәм башкалар. Төп бинага өстәп, киләсе елга декорацияләр саклау урыны, бутафория, кием тегү, декорация ясау цехлары, гаражлар, эш кабинетлары урнашачак янкорма төзергә дә планлаштырабыз. Төп бина бары тик тамашачы өчен генә булачак. Сезон ачылуга килгәндә, без аны үз вакытында, һичшиксез, ачачакбыз, чөнки коллективның, үз бинабыз булмаганда да, эштән туктап торганы юк. Без һаман юлда, гастрольдә. Республикабыз шәһәр-авылларында гына түгел, Ульян, Пермь, Башкортстан якларында да көтеп алынган кунак без. Узган сезонда хәтта татар театрлары гомердә аяк басмаган Новосибирск, Томск шәһәрләренә кадәр барып җиттек. Октябрьдә – Мәскәүгә, язга Кемеровога җыенабыз".
Артистларның, чыннан да, тик торырга вакытлары юк икән, баш режиссер Рәшит Заһидуллинны сөйләшү өчен репетициядән аерып алырга туры килде. 16 ел элек үзе үк сәхнәләштергән "Кияүләр" (Хәй Вахит әсәре) музыкаль комедиясен яңача кую белән мәшгуль Рәшит әфәнде. Спектакльнең премьерасы Түбән Кама шәһәрендә 20 сентябрьгә билгеләнгән. Туфан Миңнуллинның "Яшьлегем – юләрлегем" пьесасы буенча да эш башланырга тора. Ә яңа сезонны, театрдагы традиция буенча, узганы ябылганда чыгарылган премьера – "Бәйрәм белән, кызлар!" (авторы – Шамил Фәрхетдинов) комедиясе ачып җибәрәчәк. Рәшит Заһидуллин, театрның үз бинасы, ачылгач сәхнәләштерергә дип, шактый катлаулы зур ике тарихи әсәр әзерләп куйган. Берсе – Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр"е, икенчесе – "Йосыф – Зөләйха" шигъри романының Нурмөхәммәт Хисамов прозалаштырган варианты. Театрның 75 еллыгын ничегрәк үткәрү бинаның өлгереп җитү-җитмәвенә бәйле, диде Рәшит әфәнде: "Ремонт бетмәсә, актерлар иң күп катнаша торган берәр спектакль күрсәтербез. Ул, мөгаен, Кәрим Тинчуринның "Американ" әсәре булыр. Ачылсак, зур итеп, театрлаштырылган тантаналы кичә уздырачакбыз". Театр, шәт, соңгысын сайлар, төзекләндерү эшләрен ничек тә бетерү җаен карар, чөнки директор да, баш режиссер да, юбилей кичәсен башка бинада уздыруның мәгънәсе юк, дигән фикердә.
Фәния ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|