поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.10.2011 Җәмгыять

Мин үзем председатель дә, ревизор да...

Шенталы районының Денис авылындагы 100 елдан артык тарихы булган Иске мәчеттә башланган гауга һаман туктамый...

Адәм баласының гомере кыска гына булса да, аның башыннан ниләр генә узмаган: Октябрь революциясе, колхозлашу, сугыш еллары... Шул революциядән соң җимерелгән, гөрселдәтеп кисеп аударылган мәчет  манаралары тавышына әби-бабаларның елап каргаган бәддогаларын да кушсаң, андагы хәсрәтле күз яшьләре турында аңлатып бирергә теләсәң, кирәкле сүзләрне табып та бетереп булмас иде. Шул замананың торгынлык җилләре Самара өлкәсенең Денис авылын да читләтеп үтмәгән. Авылның алты мәчетенең  дүртесен ватып-туздырып бетергәч, Аллаһы йортының бишенчесен клуб итеп ясап куйганнар.

 

 Ә менә алтынчы мәхәлләне кайбер батыр җанлы ата-бабаларыбыз үз гомерләре хисабына саклап кала алганнар. Заманында имам, мөәзин булып, халыкка хезмәт күрсәткән Шәйхелислам, Минаҗетдин бабайлар:

 

- Без сезгә васыять кылабыз: Ислам динебезне ташламагыз, мәчетне саклагыз, беркайчан да ишегенә йозак элмәгез, гомерегезне биш вакыт намаз укып, гамәл кылып үткәрегез! - дип әйтеп калдырганнар.

 

Соңгы үзгәртеп кору еллары халыкка берникадәр дин иреге алып килде. Аллаһыга шөкер, бер-бер артлы мәчетләр төзелә башлады, искеләре төзәтелде.

 

 Денис авылының 41нче санлы мәхәллә мәчетендә гыйбадәтханәнең 100 еллык юбилеена әзерлек эшләре алып барылып, яңа манара  күтәрелгән, түбәсе алыштырылган, заманча пластик тәрәзәләр куелган. Әйтүләренчә, шушы эшләргә 1 миллион 450 мең сум акча тотылган.

 

2009 елның 30 маенда биредә тантаналы төстә шушы тарихи мәчетнең 100 еллык юбилее үткәрелгән иде.

 

Тик быел март аенда бирегә йөрүче берничә дин кардәшебездән “Бердәмлек” газетасына шикаять хаты килеп төште. Анда түбәндәгеләр язылган.

 

"Безнең 41нче мәхәлләгә караган 300гә якын хуҗалыкта 60 яшьтән узган 70ләп бабай бар. Шулардан беренче мәлләрдә мәчеткә иртәнге намазга - 3, өйләгә - 6-7, ахшам намазын укырга бер кеше килеп йөри иде.Ә яңа елдан соң икенде һәм ястү намазын укырга беркем дә килми башлады. Тугыз ел буена биредә мулла вазифасын башкаручы Шакир абзый Гарифуллин үзе дә мәчеткә килеп биш вакыт намазны үтәми, бары тик бер мәртәбә өйлә намазына гына килә.

 

- Мин муллалыкка алынганда тәүлегенә бары бер мәртәбә генә киләм, башкаларына бармыйм, дип әйтеп кердем, - дип сөйли ул.

 

Ә шәригать кушуы буенча, мөәзин көненә биш мәртәбә азан әйтеп, халыкны  намазга чакырырга тиеш бит. Ә хәзрәт килгән халыкка намаз укытырга тиеш. Шушы гамәлләр аңа фарыз санала бит.

 

- Нигә биш вакыт намазга йөрмисең? - дип әйтеп карадык үзенә. Тик ул безне кирәкмәгән сүзләр белән ачуланып мәчеттән куып ук чыгарды.

 

Самара региональ Диния нәзарәтеннән мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин белән Таһир бабай Мамышев килеп, бераз муллабызны үгетләп тә киттеләр. Ләкин ул беркемне дә тыңламый, тыңларга да теләми.

 

Мөфтинең киләчәген белгәч, мулла үзен яклаучыларны җыйды. Шундыйлар арасында 75 яшькә җитеп, гомерләрендә бер мәртәбә дә мәчет ишеген ачып кермәгән кешеләр дә бар иде.Кайсыберләре:

 

- Элек бабайлар өйлә намазын укырга мәчеткә килеп йөрмәделәр бит, сез дә килеп йөрмәгез, - дип безне тискәрегә өндәп карадылар.Ул сүзләрне ничек итеп телең барып әйтергә кирәк! Элек бабайлар төнлә мәчеткә килеп, мичләрен ягып (газ юк иде әле ул вакытта), иртәнге намаз укырга килүчеләргә мәчетне җылытып куялар иде. Мәчетебезне, динебезне, телебезне саклап, зинданнарда гомерләрен куючылар да булган бит!..

 

Ә бүгенге көндә 80 яшькә җитүчеләр дә шушы бабайларның рухларын пычратып таптыйлар. Торгынлык елларында да  биш вакыт намазга чакырып, мәчетебез манарасыннан азан тавышы яңгырамыйча калмаган. Хәзер дин иреге бирелсә дә, мәчетебез упкынга төшеп бара сыман тоела. Шунысы куандыра, бер урам аркылы гына салынган яңа таш мәчеттә һәр көн азан әйтелеп, биш вакыт намаз укыла. Пәйгамбәребез рухына дога кылына. Ә безнең мәхәлләдә яшәүчеләрне нигә мондый бәхеттән мәхрүм итәргә кирәктер.

 

Зур үтенеч белән, сезнең ярдәм итүегезне соралып, авыл аксакаллары исеменнән Мәүлемҗан Галимов, Минәхтәм Ихсанов, Рәис Әхмәтов”.

 

Менә шундый хәлләр. Без “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, мәсьәләне мөфти Вагыйз хәзрәт үзе дә белгәч, гауга урынына барып, тиешле кешеләр белән сөйләшкәч, хәл яхшыга үзгәрер дип өметләнгән идек, чөнки ике якны да тыңлап, уртак фикергә килү мөмкин ич.

 

Әгәр олы яшьтәге, 80гә якынлашып баручы мулла бабабыз намазларга йөрергә авырсына икән, аны яшьләр белән алыштырырга да була бит.

 

Ә Денис авылында андыйлар табылыр иде.

 

Тик хәлләрнең, редакциягә берничә тапкыр шалтыраткан хат авторларының әйтүенчә, үзгәрүенә бернинди дә ышаныч юк икән. Шуннан соң без “Бердәмлек”нең Шенталы районындагы Денис авылында яшәүче һәм эшләүче үз хәбәрчесе Нурсинә Хәкимовадан Шакир хәзрәт Гарифуллин һәм хат язучыларның үзләре белән күрешеп, үзара килеп чыккан низаг турында сөйләшеп, мәсьәләгә ачыклык кертүен үтендек.

 

Нурсинә Хәкимова “Бердәмлек”кә үзенең Шакир хәзрәт белән очрашып сөйләшүе турында һәм шул сөйләшүнең эчтәлеген язып җибәрде. Без аны тулысынча укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

 

- Шакир хәзрәт, сез хәзрәт вазифасына керешкәндә: “Мин өйлә намазына яки көнгә бер мәртәбә генә мәчеткә килеп йөриячәкмен”, - дип әйткәнсез икән. Шушы сүзләр дөресме?

 

- Әйе. Мин ул сүзләрне әйттем, чөнки мәчет минем өемә бик ерак булганлыктан, миңа көнгә биш мәртәбә анда баруы читенрәк шул. Бүгенге көндә мин әйткән сүземне үтим. Өйлә намазын мәчеткә килеп укыйм, мәетләрне шәригать кушканча гүргә иңдерәм, яшьләргә никах укыйм, ифтар, Коръән мәҗлесләрендә катнашам. Бу вазифага керешкәнче, мәхәллә рәисе булып та эшләдем.

 

- Дини китапларда, мәчет ишегендә беркайчан да йозак эленеп торырга тиеш түгел, әгәр дә бирегә егерме кеше яки ике кеше киләме, бернигә дә карамастан, хәзрәт һәр намаз саен, азан әйтеп, башлап намаз укырга тиеш, диелгән. Сез шушы сүзләр белән килешәсезме соң?

 

- Мәчет ачкычы билгеле урынга куелган, теләгән кеше килеп намаз укый ала. Анда намаз саен көндә 5 - 6 кеше генә җыела бит.

 

- Киләчәктә хәзрәт вазифасын дәвам итәргә уйлыйсызмы?

 

- Әйе. Чөнки авыл халкы мине сайлаганда, мин алда әйтеп үткәнчә, мәчеткә көненә бер мәртәбә генә килә алам, белемем дә зур түгел, дип әйттем. Авыл халкы шунда: “Әлхәм”, “Колһуаллаһы” догаларын белсәң дә ярый, әкрен генә өйрәнерсең әле, диде. Шуның өчен алдагы көндә дә бу эшемне дәвам итәрмен, дип уйлыйм. Самарадан Вагыйз хәзрәт килгәч тә: "Сабыр бул, эшләргә тырыш!" -  диде. Минем өстемнән шушы кешеләр хат язып салган булганнар икән. Рәис Әхмәтовны (хат язучыларның берсе) үзебезнең мәхәллә акчасына Самарада укытып  кайтардык. Бәлки ул үзе мулла булырга телидер, дип уйлыйм. Ләкин мин, бернигә дә карамастан, үз эшемне дәвам итәчәкмен.

 

Безнең бу сөйләшүгә хәзрәтнең хәләл җефете Саимә апа да кушылып, үз фикерен белдерде:

 

- Мин Шакир абзыегызның бу эшкә керешүенә баштан ук риза булмадым, белемле яшьләр эшләсен, дип әйттем. Авылда белемле, күңеле белән дингә бирелгән яшьләр дә  бар бит. Вагыйз хәзрәт килгәч тә:

 

- Мәдрәсә тәмамлаган кешене бирегә билгеләгез, - дип үтенгән идем. Тик мине беркем дә тыңламады.

 

Мин хәзрәт белән булган очрашудан соң, хат авторларының берсе Рәис абый Әхмәтов белән дә күрешеп, аңа  үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

 

- Рәис абый, сез һаман мәхәллә рәисе вазифасын үтисезме?

 

- Юк. Үткән кыш хәзрәт белән үзара уртак фикергә килә алмагач, мин аннан киттем.

 

- “Бердәмлек” редакциясенә тәүге хатыгызны юллаганнан соң, мәчеттә үзгәрешләр булдымы?

 

- Кызганычка каршы, әлегә бернинди үзгәрешләр дә юк. Киресенчә, үзарадагы киеренке аңлашылмаучылыклар дәвам итә. Мәчетебезгә өйлә намазына  бер яки ике кеше генә килә, калган дүрт вакыт намаз үтәлергә тиеш булган вакытларда мәчет ишегендә йозак эленеп тора. Шунысы йөрәкне авырттыра, торгынлык елларында да мондый хәл булмаган бит.

 

Хәзрәтебез олы кеше булгач, аның турыда начар сүзләр сөйлисе дә килми. Устав буенча шушы вазифада ул 5 ел гына торырга тиеш, ә ул 12 ел дәвамында безнең башыбызны катыра.Үзенең белеме дә юк.

 

- Ураза гаетендә күпме садака акчалары җыелды? - дип сорагач, безне мәчеттән үк куып чыгарды. - Бернигә дә кысылмагыз, мин үзем беләм, - дип кычкырды. Хәзер без мәчеткә йөрмибез инде, әйтеп үткәнемчә, анда бары тик 1- 2 кеше генә өйлә намазына килә.

 

- Хәзрәт яшьләргә вәгазь сөйлиме соң?

 

- Юк. Дөрес, Рамазан аенда бер намаз вакытында: Ураза тоту исәнлеккә дә файда, әҗер-савабы да күп, - дип, берничә сүз әйтте әйтүен. Бәраәт, Мигъраҗ, Кадер кичәләре, Мәүлет, Гарәфә, Гашурә, Тәшрикъ көннәре һәм башка изге көннәребез турында ул берни дә белми, шуңа искә дә алмый. Хәзерләнеп килеп, һәрберсенең мәгънәсе турында да әйтми. "Тәһарәтсез килеш каберстанга кереп, Коръән укырга ярый, дип яшьләрне “адаштыра”. Намаз укыганда да ялгыша. Ураза Гаете көнне дә иртәнге намазга килмәде, үзен сәгать 5кә кадәр көттек, соңрак килеп, сәгать сигезгә кадәр хәер җыеп утырды да, 2 рәкәгать намаз укып таралыштык. Хәзрәтлектән китәргә дә теләми. Ахыр чиктә, без авылдашларыбыз белән киңәшкәч, Уфадагы хөрмәтле дин әһелебез баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга хат аша мөрәҗәгать итәргә булдык. Бәлки, ул безгә бу хәлдән чыгарга ярдәм итәр.

 

Соңгы соравымны мин мәчет карты Әсхәт Нәбиулла улы Галимовка бирдем:

 

- Әсхәт абый, сез тагын ниләр өстәп әйтер идегез?

 

- Гөнаһлы булыр өчен надан булуы да җитә бит, дип әйткән үзенең бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с). Белемең дә, вәгазь сөйләрлек сәләтең дә булмагач, урын биләп, бәлеш ашап, садака җыеп йөрүдә ни мәгънә? Мәхәллә рәисе итеп Рәис Шәвәлиевне сайлаган идек, ул 8 ай эчендә 3 - 4 мәртәбә җомга намазында булганнан соң, бүтән күренмәде. Ревкомиссия рәисе итеп Җәүдәт Ганиевны сайлаган идек, ул да 4 - 5 мәртәбә килеп киткәчтен, ”югалды”. Агымдагы елда җәмгыять әгъзалары әлегә бер мәртәбә дә җыелганнары юк. Мөәзинебез, бер үк вакытта кассир вазифасын да үти иде, зур операция кичерде. Хәзер савыга инде. Җәй көне котельныйның түбәсен алыштырырга, тышкы стенасын капларга такта, калай сатып алынды. Шакир белән тагын бер авыл карты  Сәгыйрь беркем белән киңәшмичә, бу эшләргә ике малай-шалайны яллаганнар. 2 сентябрьдә ревкомиссия рәисеннән ремонтка күпме акча тотылды, дип сорагач, дөресен беркем дә әйтә алмады. Шакир абый бик каты тавыш чыгарып, "Мин үзем председатель дә, үзем ревизор да", - диде.

 

Боларга өстәп тагын нәрсә әйтәсең инде? Сүз дә юк, Шакир хәзрәт Гарифуллин яше белән дә, берничә ел дәвамында шундый авыр имамлык вазифасын башкарып килүе белән дә, әлбәттә, ихтирамга лаеклы кеше. Шуңа күрә Самара өлкә Диния нәзарәте җитәкчелеге дә аңа тыныч кына эшләргә тәкъдим иткәннәрдер. Тик бу ышанычны акларга да кирәк бит. Хәзерге авылларыбыз, күпме хуҗалыкларыбыз таркалып, мәктәпләребез ябылган чорда, яшьләр арасында (аларда гына түгел, картларда да) тәүфыйк, тәртип бетеп барганда, яңадан зур акчалар түгеп төзелгән, төзекләндерелгән мәчетләребезне чын рухи тәрбия учаклары итәсе иде. Мәчетләргә күбрәк яшьләрне тартырга кирәк. Ә моның өчен имам вазифасына вәгазь сөйли белүче, белемле кешеләр кирәк. Югыйсә, күп мәчетләребез ишекләрендә алга таба да йозак эленеп торырга бик мөмкин. Моны ничек тә булдырмаска иде.

 

Югарыдагы фотода Денис авылының 100 еллык тарихлы мәчетендә 12 ел имам булып торучы Шакир хәзрәт ГАРИФУЛЛИН

 

 

 

 

"Бердәмлек"кә шикаять хаты язган мәхәллә аксакаллары (сулдан уңга) Минәхтәм ИХСАНОВ, Мәүлемҗан ГАЛИМОВ, Рәис ӘХМӘТОВ.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 41 | 8.10.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»