поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.08.2011 Ир белән хатын

Яшьлектә калган сөю миражы

Күңеленең иң ерак почмагында бер мизгелгә дә онытмыйча саклады Нәбия ул хисне. Авыр вакытларда да, бәхетле чакларында да ул аның белән бергә булды. Бер уйласаң, ул үзен бәхетсез дип әйтмәс иде, дөньясы түгәрәк, гаиләсе нык, балалары үсеп җиткән, тормыш иптәше дә аның өчен йөрәген өзеп бирергә әзер. Тик Нәбиягә нидер җитешми, нидер читләтеп үтә кебек тоела иде. Ул юксынуның исеме дә бар – Самат.

Яшьлегендә калган бу ир-егет хатынга бүгенге көндә дә тынычлык бирмәде. Кеше сүзе аркасында аларның дөрләп янган мәхәббәтләре сүнде. Нәбия үз гомерен башка егет белән бәйләп, тиздән аңа кияүгә дә чыкты. Ә хаталарны аңлаган Самат үгетләп тә, ялынып та, яраткан кызын бу адымнан туктатырга теләде, тик соң иде инде. Шулай Нәбиянең горурлыгы, Саматның юк-бар сүзгә ышануы ике гашыйкның мәхәббәтен чәлпәрәмә китерде. Кызны күптәннән яратып йөргән күрше авыл егете Камил генә бу хәлдән бәхет тапты.

 

Нәбия белән Камил тормышта матур гына яши башладылар. Ә Самат эчүчелеккә бирелеп, әле бер, әле икенче хатын белән очрашты. Тора-бара гына, күрәсең, азрак мәхәббәте суынып, эчүен ташлады һәм гаилә корып җибәрде. Тик шулай булса да, барыбер җанына тынычлык тапмаган, ахрысы. Нәбиянең кесә телефонын табып шалтыратты да аны үлеп яратуын, оныта алмавын белдереп, кире кайтуын, һич булмаса, сөяркәләр булып очрашуларын үтенде.

 

Тик Нәбиянең бу сүзләрне ишетәсе дә килмәде. Икесенең дә тормыш иптәше, балалары бар. “Оныт бөтенесен”, - дип кырт кисте ул һәм телефон трубкасын куйды. Ә үзе мендәр өстенә ятып, үксеп-үксеп еларга кереште. Әйе, башка кешеләрдән, хәтта үз-үзеннән күпме генә яшерсә дә, Саматка карата аның хисләре сүнмәгән-сүрелмәгән иде шул.

 

Тик үзенең әлеге тормышын, гаиләсен Саматның кайнар кочагына алмаштыра алырмы соң ул? Моны хатын үзе дә белми иде. Көндәлек мәшәкать туйдырган, Камил белән талашкан чакларда Нәбия, хатирәләрен яңартып, берничә мизгелгә генә булса да бәхет эзләп, чак кына Саматка шалтыратмады. Тик нидер аны бу адымнан туктатып калды.

 

Самат белән телефоннан сөйләшкәннән соң, күп еллар узды. Авыр булса да, үткән тормышына нокта куеп яшәде Нәбия. Ул еш кына, бер юлдан йөрсәләр дә, Самат белән беркайчан да очрашканнары булмаганга аптырый иде. “Ходай Тәгалә шулай телидер инде. Юк, юк, безгә һич кенә дә күрешергә ярамый”, - дип үз-үзен тынычландырырга тырыша иде хатын андый чакларда.

 

Ә менә аларның очрашуы көтмәгәндә килеп чыкты. Беркөнне Нәбия хастаханәдә табибка чиратта басып торганда, бүлмә каршына кулына кәгазьләр тоткан Самат килеп басты. Икесен дә берьюлы яшен суккандай булды. Исәнләшеп нидер сөйләштеләр алар. Тик Нәбия сүз нәрсә турында барганын да хәтерләми. Башы әйләнеп, хисләре йөрәгеннән ташып чыгардай булды аның. Ә кичен Самат шалтыратты. Тик хатын телефон янына килергә дә кыймады. Аларның очрашу-сөйләшүләре бөтен тормышының астын өскә китерүе мөмкин. Юк, барысы да шулай калсын. Ә телефон шулай көненә өч-дүрт тапкыр ике айга якын шалтырады.

 

Нәбиянең дөньясы яңадан икегә аерылды. Ул йоклый да, ашый да алмады. Озак вакыт шундый халәттә булгач, хатын, “очрашырга кирәк”, дигән карарга килде. Бу бит гөнаһ түгел, шулай тилереп яшәгәнче, бер яклы булу яхшырак, дип үз-үзен юатты ул.

 

Ә очрашу үзеннән-үзе, көтмәгәндә килеп тә чыкты. Ничәмә ел янәшә йөреп тә, күрешмәгән кешеләрнең ярты ел эчендә бу икенче очрашулары иде. Юл читендә басып торган Нәбия, сәгатенә карап-карап, автобус көтеп торганда, аның янына выжылдап машина килеп туктады. Караса – рульдә елмаеп Самат утыра.

 

- Кая юл тотасың? Әйдә, утыр, - дип машина утыргычына күрсәтте ул. Нәбиянең аяк астыннан җир уелып киткәндәй булды. Менә син хыялланып йөргән очрашу, аңлашыгыз, диде Нәбиягә дер-дер типкән йөрәге. Машинага кереп утырганына ул үзе дә ышанмады кебек. Бер сүз эндәшә алмыйча, уйга батты. Ә җилдереп барган машина таллар арасыннан чак кына күренеп торган елга янына килеп туктады.

 

- Исеңдәме, без кичләрен шушында килеп, хыялланып утыра идек, - дип башлады сүзен Самат. – Ә хәзер тормышның авырлыгы җилкәгә баса, яшәргә вакыт та калмый.

 

Ничек итеп эшендә югары дәрәҗәгә күтәрелүе, берсеннән-берсе затлы машиналар алмаштыруы, хатыны аны аңламавы, аңа тиң булмавы, кешедән ким яшәмәс өчен, бик күп эшләргә туры килүе турында бәйнә-бәйнә сөйләде ир. Шулчак Нәбиянең башында кинәт бер уй туды: ә аңарга Саматның чит дөньясында нинди урын бар? Аның тормышы, сөйләгән сүзләре миңа бөтенләй ят, дип уйлады ул. Бу минем Саматым түгел, бу ниндидер робот, үзен-үзе яратучы, үз файдасы өчен генә эшләүче, үзенә кирәк кешеләр белән генә аралашучы җансыз кешегә әйләнгән, ләбаса, Самат! Үзенең максатына ирешер өчен, нәрсәдән дә чирканмас кебек тоелды ул хатынга.

 

Ирнең:

 

- Бөтен нәрсәм дә бар. Син генә янымда түгел, - дигән сүзләре Нәбиянең колакларында озак яңгырап тордылар.

 

Тик хәзер бу сүзләрне ул башкача, бөтен уенчыкларым бар, ә сине сатып ала алмыйм, кебек кабул итте. Шул минутларда гомере буе хыялланып яшәгән Саматы, аңарга булган мәхәббәте кояш астындагы кар кебек эри иде. “Юк, мин хәзерге Саматны яратмыйм, - дип пышылдады Нәбия күзләренә яшь килеп. – Ә мин аның бик теләп тә, сатып ала алмаган уенчыгымы, әллә гомере буена сузылган мәхәббәтеме икән соң?!” Нәбия моны белми иде, хәер, белергә дә теләмәде ул.

 

- Йә, хәзер син үз тормышыңны сөйлә, - дип тәмамлады сүзен Самат.

 

- Ә минем барысы да яхшы. Мин синең белән соңгы тапкыр очрашам, мине оныт, - диде хатын беренче тапкыр үз сүзләренә үзе дә ышанып.

 

Нәбия, Саматка карата чын мәхәббәт бар, дип үз-үзен алдап яшәгән булып чыкты. Ә ул бары тик яшьлектә калган сөю миражы гына булган икән...

 

Самара шәһәре. 


Наилә ХӨСӘЕНОВА
Бердәмлек
№ 30 | 20.08.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»