поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.08.2011 Мәдәният

Рифкать Исрафилов: «Каршылыкларга шатланырга өйрәндем»

Август аенда режиссер, Башкортстанның танылган улы, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театрының баш режиссеры Рифкать Вәкил улы ИСРАФИЛОВ туган көн котлауларын кабул итә.

Аның исеме тамашачы күңеленә режиссерның Башкорт академия театрында эшләвенең беренче көннәреннән үк тиз арада һәм ныклы рәвештә кереп кала.

 

Республиканың иң зур театрының сәнгать җитәкчесе булып эшләү дәверендә, Исрафилов танылган режиссерларның берсенә әйләнә. Ул куйган М. Кәримнең «Язмыштан узмыш юк», «Озын-озак балачак» (үзенең инсценировкасы), Г. Кутуй повесте буенча «Тапшырылмаган хатлар» (үзенең инсценировкасы), М.Фәйзинең «Галиябану» спектакльләре дөньякүләм танылуга ирешеп, театр сәнгатенең байлыгына әверелә.

 

Исрафиловның башкорт драматургы Ф.Бүләков пьесасы буенча куелган «Бибинур, ах, Бибинур» спектакле зур театраль вакыйга булып санала. Ул «Туганлык» Халыкара театр фестивалендә «Гран-при» яулый һәм Мәскәүдә күрсәтелә.

 

 Рифкать Исрафилов белән юбилей алдыннан хәзерге заманда режиссер һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләшергә булдык:

 

– Бүгенге Оренбург театры коллективында милләттәшләребез бармы?

 

– Бездә Олег Ханов кына башкорт, ә Алсу Шәмсетдинова – татар кызы. Тулаем алганда, труппада күбесе руслар. Монда татар театры параллель рәвештә эшләп килә бит. Кешеләрне милли сыйфатлары буенча аермаска тырышам. Минем өчен бары ике милләт бар – яхшы һәм яман кеше. Яхшы кеше берни дә бүлешми.

 

– Рифкать Вәкилович, Оренбург драма театрының тарихында Сез килү белән яңа чор башланды. Узган гасырның 80 нче елларында Башкортстан театрында һәм хәзер Оренбург театрында барган спектакльләрегезне чагыштырам да Сездә, режиссер буларак, икенче сулыш ачылганын күрәм. Милли-провинциаль киртәләрнең юклыгы, рус театрының чиксез репертуары Сезгә иҗади һәм үз эшегез өчен җаваплылык мөмкинлекләре ача.

 

– Яңа эш җан тынычлыгын югалтуны һәм үз–үземне табу өчен алга атлауны таләп итә иде. Театрның энтузиазмсыз чәчәк ата алмавын күбесе күз алдына китерә алмый. Йөрәк тын җирдә театр да тынып кала. Театр турында сөйләгәндә мин реалист, позитивист, минем өчен кешелек прогрессы аеруча зур кыйммәткә ия. Оренбург театрының күп кенә артистларын килер алдыннан ук белә идем. Миңа кадәр дә монда талантлы режиссерлар һәм артистлар эшләде. Юрий Самойлович Йоффе эшләгән еллар Оренбург театрының «алтын чор»ы булып санала.

 

Труппада яшьләрнең булмавы төп проблемаларның берсе иде. Үз мәктәбеңне булдырмыйча, труппа төзүе мөмкин түгеллеген тиз аңладым, шуңа да хакимият каршында беренче соравым театр бүлеге ачу турындагы сорау булды. Бәхеткә, төбәкнең җитәкчеләре сәнгатьнең әһәмиятен аңлыйлар һәм театрның матди базасын булдыруда бик теләп ярдәм күрсәтәләр.

 

– Уңышларга ничек ирештегез?

 

– Уңыш иң беренче чиратта репертуардан тора. Соңгы елларда безнең театрны Мәскәү, Магнитогорск, Чиләбе, Вологда, Тамбов, Ярославль, Казан һәм Орел тамашачылары күрде һәм югары бәя бирде. Репертуар сайлау – тулаем бер фән. Монда шәһәрнең менталитетын, тамашачыларны, труппаның таләпләрен истә тотарга кирәк. Режиссерның бурычы – оста итеп афиша төзү. Бу исә яңа драматургиянең дә, классик әсәрләрнең булуын да күздә тота.

 

– Берничә ел элек Сез интервьюыгызда, актер яки режиссер булу өчен талант, тырышлык, сабырлык, такт һәм темперамент кирәк дигән идегез. Хәзерге студентларда бу сыйфатлар бармы?

 

– Монда бер позитив мизгел бар: хәзерге студентлар җитди сөйләшүгә әзер. Вакыты белән алар күп нәрсәне белмиләр, әмма өйрәнергә теләкләре юк түгел.

 

Мәгърифәт һәм мәдәниятнең дәрәҗәсе төште. Бу беркем өчен дә сер түгел. Минем өчен һаман да яраткан әсәрем булып А.П. Чеховның «Три сестры» («Өч сеңел») әсәре тора. Әгәр дә оятсызлык тормышыбызда әсәрдәгечә урын ала икән, җәмгыятебезнең Достоевский, Толстой, Чехов өметләнгән чәчәк атуы булмый.

 

Коллектив сәләтен һәм киңкырлылыгын А.С. Пушкинның «Капитанская дочка» («Капитан кызы») әсәре буенча куелган спектакльдә күрсәтте. Спектакль Мәскәү фестивалендә, Псковтагы «Пушкин фестивале»ндә, Магнитогорскида «Чиксез театр» фестивалендә катнашып, зур мактауларга лаек булды.

 

– Рифкать Вәкилович, кайсы чорда эшләргә авыррак иде: Совет чорындамы, әллә бүгенме?

 

– Бүген авыррак. Элек котылгысызлыктан һәм мәдәният өлкәсендә ирек җитенкерәмәүдән беркем дә башындагы чәчен йолкымый иде. Әсәрнең әдәбилеге өчен гомум кабул ителгән сүзләр җитә иде. Ә хәзер, сәяси, әхлакый стандартлар үзгәреп тору аркасында, таяныч табуы бик авыр.

 

– Сыйфатлы театрлар һәм зәвыклы тамашачы барлыкка килсен өчен, нинди шартлар тудырырга кирәк?

 

– Театрларда әхлакый цензураның бетерелүенә инде 20 ел. Тулаем алганда, сәнгать әхлакый цензурасыз була аламы?! Мондый нәрсә дөньяның бер илендә дә юк. Тамашачы ялганнан, ахмаклыктан туйган инде. Без кайчандыр баш тарткан системага кайтырга вакыт. Аны хакимият торгызырга тиеш.

 

– Күпчелек режиссерлар, шул исәптән Сез дә спектакльләрне элек ничек куйдыгыз – шулай куя бирәсез. Залда инде күптән 30-40 яшьлек тамашачылар юк бит.

 

– Мин яшьләрнең чит нәрсәләр белән кызыксынуын яхшы тоемлыйм. Алар көләрлек яисә ирләр һәм хатын-кызлар кием алыштырган мизгелләрне көтәләр. Кызганыч, соңгы араларда уйлана белгән, зәвыклы тамашачыны югалта барабыз.

 

Бүгенге көндә дәүләтебезгә икътисад өлкәсендә генә түгел, рухи, социаль өлкәләрдә дә эш алып барырга кирәк. Көнбатышта шулай эшлиләр дә.

 

– Бүгенге театрда һәм драматургиядә каһарман персонажга урын бармы?

 

– Тормыштагы батырлыксыз театрда да каһарманлык була алмый. Минем күзаллавымча, бүгенге тормыш героизмы яшәүнең төп кагыйдәләренә тугры булып калуда. Бу исә акчаны, матди уңайлыкларны максат һәм яшәү мәгънәсе итеп түгел, ә яшәү кирәк-ярагы буларак кабул итү. Мине

Россиянең киләчәге борчуга сала. Без әхлакый нигезне югалтырга мөмкинбез. Бүгенге көндә, әхлакый менталитетыбызны үзгәртү максатында, планлы рәвештә һөҗүм бара. Шуның белән көрәшү үзенә бертөрле батырлык таләп итә, тик аңа барыбыз да әзер түгел.

 

– Театр кешедә кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен көрәшергә тиеш. Кызганыч, хәзер кайбер театрларның иҗат җимешләре куанырлык түгел. Ни өчен шулай?

 

– Чөнки режиссерлар үз–үзләре һәм тамашачы алдында җаваплылык хисен югалта бара. Кеше матурлыкны тоюга көйләнгән. Гариплек аны биздерә. Бөек режиссерлар беркайчан да кара пиар белән шөгыльләнмәделәр. Ә бүген танылу өчен бернәрсәдән дә чирканмыйлар. Аларга акча, кыйммәтле авто кирәк, кеше күңеле исә бөтенләй борчымый.

 

– Режиссер булып инде ничә ел эшлисез?

 

–1970 елдан бирле. 41 ел.

 

– Бүген театр кирәк дип уйлыйсызмы?

 

– Кайвакытта үземә дә шул сорауны бирәм. Быел апрель аенда узган IV Бөтенроссия театраль форумы хакимиятнең безне ишетергә теләмәвен янә исбатлады. Театр ул – нечкә, яралы организм. Аны торгызу җимерүгә караганда күпкә авыррак. Театрның төп максатын мин кешеләргә уңай тәэсир итүдә күрәм. Спектакльдән соң тамашачы үзендә рухи чистарыну сизәргә тиеш. Бәхеткә, безнең Оренбургта театрга зур хөрмәт белән карыйлар, өлкә җитәкчелегеннән даими ярдәм сизәбез. Әмма бүгенге театраль чынбарлык күрсәткәнчә, илебезнең күп кенә төбәкләрендә театрга кирәксез, икенчел нәрсә итеп карау сиземләнә.

 

– Рифкать Вәкилович, кайсы илдә яшәргә теләр идегез һәм нинди дәүләт төзелеше турында хыялланасыз?

 

– Девизы дөнья, матурлык һәм белем булып торган Бөек Мәдәният илендә яшәргә һәм эшләргә теләр идем. Бүгенге көндә Оренбург миңа туган шәһәрем сыман якын. Язмыш монда булуымны теләгән, иҗади кешеләр белән аралашып яшәвемә бик шатмын.


Октябрь ВӘЛИТОВ, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»