поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.08.2011 Икътисад

Татарстанда әлегә ипи бәяләре үзгәми, дип ышандыра аграр министр

Аның белдерүенчә, ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясенең өлеше 15-18 процент кына, калганы энергия чыгымнары, салымнар

Россиядә быел бөртеклеләрдән мул уңыш көтелә. Тулай җыем 95 млн. тоннага кадәр фаразлана. Шул сәбәпле, ашлыкның базар бәясе төшәчәк. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңа уңыш ашлыгын сатып алу бәяләре билгеләнүен хәбәр итте. Мәсәлән, 3 класслы бодайның килосы өчен бәя 5 сум 30 тиен күләмендә расланган. Ә аның объектив бәясе 6 сум 50 тиеннән дә ким тормаска тиеш, ди министр.

 

Ашлыкның базар бәясе түбән булганга, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре быелгы уңышны сатып табыш алуга өметләнә алмый. Уңышны терлек азыгы сыйфатында файдаланырга һәм алдагы елларга запас итеп тупларга кала. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бөртекле ашлыкның бәясе аңа ай саен саклау чыгымнары өстәгән хисапка гына артырга мөмкин. Ләкин бу сизелерлек түгел. Шулай ук быел экспортка да исәп тоту урынсыз. “Бары тик игенчелек белән яши торган районнар быел ашлык сатып әллә ни кинәнә алмаслар. Терлекчелек ныклы үскән районнарда бу зур проблема булмаска тиеш. Аларда артык икмәкне терлек азыгы сыйфатында кулланырга кирәк. Берникадәр ашлыкны, узган ел сабагын истә тотып, запаска калдырырга кирәк. Узган ел 2008-2009 еллардан калган 1,5 млн. тонна запасыбыз булмаса, без республикада терлекчелекне саклап кала алмаган булыр идек. Моның өстенә әле читтән дә 1 млн. тонна ашлык сатып алырга туры килде”, -дип ассызыклады аграр министр.

 

Халыкта ашлык арзан булгач, икмәк тә арзан булырга тиеш дигән фикер яши. Ләикн министр искәрткәнчә, бу ялгыш фикер. “Мин инде элегрәк тә кабатлаган идем: ипи бәясе энергетика компанияләрендә һәм “Газпром”да формалаша. Ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясенең өлеше 15-18 процент кына, калганнары – энергия чыгымнары, салымнар. Шулай да быел икмәк бәяләре артмас, дип ышандырып була”, - ди министр.


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 02.08.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»