поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.07.2011 Киңәш-табыш

«Кортлар янында мин күбәләк кебек»

Борынгы Грециянең атаклы математигы Пифагор үзенең озын гомерле булуын бал ашаудан күргән. Ә менә йөз елдан артык яшәгән танылган фәлсәфәче Демокрит сәламәтлекне саклау өчен «эчке органнарыңны бал белән «сугарырга» кирәк» дигән.

Кызык, күршебез Бибинур әбинең дә озын гомерле булуының сере шул балдамы икән әллә? Быел 102 яшен тутырган Бибинур әбинең кызы Тәнзилә апа Гыйлемҗанова кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Ул үзе дә: «Минем беркайчан да грипп белән авырганым булмады. Хезмәттәшләрем елына берничә кат салкын тидереп авырган вакытта да мин кышны чирләмичә исән-сау чыга идем», – ди. Тәнзилә апаның әйтүенчә, моның хикмәте бал ашауда гына түгел, ә менә шул кортлар арасында кайнашуда, гел саф һавада булуда, ялкауланып ятмыйча, тырыш кортлар кебек гел эшләп торуда, ягъни хәрәкәттә булуда. «Кортлар янында мин үземне яшь вакыттагы кебек хис итәм, әйтерсең күбәләк инде менә, арыганымны да сизмим, кортлар аерган вакытта ике сәгать йокы белән генә йөрсәм дә, йокым туеп уянам, ә кичен сабый бала кебек изрәп йокыга талам», – ди.

 

Ә умартачыга иренеп ятарга ярамый, ул үзе дә кортлар кебек эшчән булырга, алар белән бергә эшләргә тиеш. Балның уңышы күпмедер күләмдә хуҗадан да тора. Аларны әйбәт эшләтер өчен умартачы кортлардан алда барырга, корт белән табигать арасында арадашчы булырга, аларга эшләр өчен шарт тудырырга тиеш. Әнә шундый тырышлыгы, эшчәнлеге аркасында Тәнзилә апа узган корылык елында да балның уңышыннан зарланмады. Боларга өстәп, күрше апа бик юмарт та. Умартачы шундый булырга тиеш тә инде, ул бит Аллаһы Тәгалә биргән сәләт белән эшли, бал да Аның нигъмәте, ди ул. Бал суырткач ук Тәнзилә апа аны тирә-як күршеләренә, авылдагы ялгыз карчыкларга, инвалидларга тарата. Кем авырый, күчтәнәчкә бал алып, шуның хәлен белергә йөгерә. Дәваланыр өчен бал продуктларын сорап килүчеләргә аларны бушлай биреп җибәрә.

 

– Тәнзилә апа, умартачы тагын нинди булырга тиеш?

 

– Умартачы булыр өчен иң беренче иманлы булырга кирәк, чөнки син Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән эш итәсең. Аллаһы Тәгаләнең Коръәни-Кәримендә бал кортлары сүрәсе дә бар бит. Алар Аллаһының изге җан ияләре дип әйтергә кирәк инде. Умартачы тырыш, өлгер, җитез, пөхтә булудан тыш, юмарт та булырга тиеш. Бал суырткач, аны күршеләреңә, туганнарыңа таратып авыз иттерергә кирәк. Ул сәдака-зәкят кебек була. Кортларның үзләренә карата да юмарт булсын ул. Бер умартага балны мин кыш өчен 20 кг нан да ким калдырмыйм. Урамда тотсаң, 25-27 кг калдырсаң әйбәт. Язның ничек киләсен белмисең. Соң килсә, балым җитми дип куркып тормыйсың, запасың була. Язын көннәр җылыткач, корт ояларын чыгарып куясың, кинәттән салкыннар башланырга мөмкин, кортларны карый алмыйсың. Бу вакытта да инде бал җитми дип борчылып тормыйсың.

 

Болардан кала умартачы намуслы да булырга тиеш. Сиңа кеше берәр авырудан дәвалану өчен бал яки балавыз сорап килергә мөмкин, ул аны синнән хәләл көче белән тапкан акчасына сатып ала, шуңа да син аңа сыйфатлы тәмле бал тәкъдим итәргә тиешсең.

 

– Сыйфатлы дигәннән, чын бал нинди була?

 

– Балны кортлар рамнарны бөтенләй пичәтләп бетергән булса гына суыртырга ярый. Алай булмаса, бал спасына кадәр сабыр итәргә кирәк. Ул вакытка инде ул бөтен технологиясен эшләп бетергән була. Шуннан соң гына суыртылган бал өлгергән санала.

 

Гади күз белән караганда бал куе булырга тиеш. Балны кашыкка алып тәлинкәгә салсаң, ул зигзаг рәвешендә өсте-өстенә агып өелеп торса яхшы була. Ачык төстәге баллар әйбәт, чөнки ул төрле чәчәк балларыннан ясалган. Иң хуш исле һәм тәмле бал – шайтан таягыннан җыелган бал. Ул иң соңыннан гына чәчәк ата. Бал сезонының беткәнен шуннан да беләсең, тигәнәк белән шул чәчәк ата. Ул ике ел рәттән дә, ун елга бер генә дә булырга мөмкин. Аның тәмен һәм исен аңлап бетерерлек тә түгел. Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнеп, андый бал миңа бер генә тапкыр туры килде. Төсе кызыл, ал, шәмәхә төстә. Сирень төсе дә бар аңарда. Берничә ячейкада шундый бал бар иде. Мин аны ул вакытта нинди чәчәктән икәнен дә аңламадым.

 

Элҗен балын бик файдалы, диләр, чөнки анда яздан алып Ильин көненә кадәрге барлык чәчәк составындагы бал җыелган була. Элҗен балы дигән атама июль башларындагы Ильин көненнән килеп чыккан. Ул шул вакытта суыртылган бал.

 

– Кайвакытта бал бик тиз утыра, балы начар булды, тиз утырды, дип әйткәннәрен дә ишеткәнем бар.

 

– Аның кристаллашуы балны җыю-эшкәртү процессында һава торышы нинди булуга, нинди чәчәктән җыелуга, каян ташылган булуга бәйле. Аның сәбәбен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Бал күбесенчә сентябрь урталарына кристаллаша башлый, кайвакыт исә декабрь-февральдә дә утырмаган була. Саклану температурасына да карый. Бал саклана торган урынның температурасы 19 градустан да югары булырга тиеш түгел.

 

Кама Тамагы, Олы Кариле

 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»