|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2011 Могҗиза
Каргыш төшкән авылМәет тиешенчә җирләнмәсә, урын таба алмый йөри диләр. Безнең районыбызда шундыйрак хәл булган иде. Инде ун еллар элек авылда эчкече гаилә яшәде. Аларны гаилә дип тә атап булмый. Кайдадыр бер-берсен очратып, ирле-хатынлы ташландык бер йортта көн күрә иде болар. Ире безнең авылдан. Уралышып, шешә сатып, эчеп яшәде. Берзаман хатыны юкка чыкты моның. Киткән дип сөйләделәр аны. Берара сөйләштеләр дә оныттылар. Шул хәлдән соң авылда бер-бер артлы урта яшьтәге хатын-кызлар җан-тәслим кыла башлады. Барысының да үлем сәбәбе — ямаш шеш. Авылда гомердә дә бу зәхмәттән дөнья белән хушлашканнары юк. Тик торганнан халык кырылыра бит —кинәт кенә эче авыртып киткән хатыннарның авылга мәете генә кайтарылды.
Бу хәлләр авылдагыларны шактый борчуга салды — муллалар авылның төрле урыннарына барып, әрвахлар рухына да дога кылды, кешеләр зәхмәт килмәсен дип, өйләрендә Корьән укытты.
Үлем-китем туктамагач, кешеләр моннан китү ягын карый башлады. Төрле имеш-мимешләр чыкты.
Авылда бөтен хатыннар да гүр иясе булмыйча, бу тукталмас дип курыктылар. Шул чакны юкка чыккан теге хатынны искә төшерүчеләр табылды. Кемдер кайдандыр белешкән — аны ире кыйнап үтереп күмеп куйган ди. Рухы рәнҗеп, авыл өстенә бәла-каза китерә.
Халык җыелышып, теге ташландык бакчаның, якын тирәдәге чокыр-чакырларның астын-өскә китерде, ләкин берни таба алмады. Әфәтнең төене берничә айдан, авылда яшәүчеләр бу хәлләрдән тәмам аңгырайгач кына, чишелде. Теге хатын мәетен каршы яр буеннан көтүче этләре актарып чыгарган. Карарлыгы калмаса да, аның юкка чыккан кеше икәнен аңлап була иде. Бу вакытка аның «ире» күптән авылдан сызган иде инде. Авыл халык җыелышып, мәетне тиешенчә җирләгәч кенә, үлем-китем туктады.
Авылларда гадәттә эчүчеләр күп була. Заманында безнең авылга килгән афәттән соң күбесе хәмердән баш тартты. Диндә рөхсәт ителмәгән гамәлнең әнә шундый хәлгә китерәсен үз җилкәсендә татыды инде алар...
|
Иң күп укылган
|