|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2011 Юмор
Рәсем – бездән, җавап – сездән("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы) Дәүләт кайгыртуы
Указ чыккан – ире әдип булган хатын-кызларга: «Хезмәт хакы аз булса да әдипләрне сакларга. Гаффар сыман вагракларын кисмәкләрдә тозларга! Гали кебек эреләрен бауга асып какларга!»
СӘЙЛӘН
* * *
Яхуд яңа Читлекбаш
Ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы.
Бәрәңгедән бушаган челтәр даһи башына бик таман.
– Динә! Авоськага салып Марсель башын, кая барасың? – Ломбардка! Исәп – кире алмаска!
БАТУЛЛА
* * *
Әйле-шәйле башың бәйле, Кулларда – богау. Шул хәлләргә риза булып Торучы – бозау!
Миңа кара да аңлачы, Милләт, үзеңне! «Кул» төенне төйнәгәнче, Әйт син сүзеңне!
«Ням-нәм» кабиләсе экспонатын бөтендөнья күргәзмәсенә алып баралар.
Нәҗибә САФИНА
* * *
Базар тулы каз, тавыклар, Хәтта бар чучка башы. Хатын да шунда җыена: Шушы булды микән инде Башкаемның язмышы?!
Ринат МӘННАН * * *
Йә, гонорар сорап бак хәзер?!
Бүгенге татар ирегенә ишарә.
Бизмәнгә салсаң, ничә батман килер икән?
Әллә Кабан күленә кире ыргытабызмы?
Госман ГОМӘР
* * *
Хатын иреннән сорау ала.
Нурислам АЙБУЛАТОВ, Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл каласы.
* * *
Кавын дисәң – мыеклы, Бекон дисәң – күзе ачык.
Күп йөрдең күбәләк күк Чәчкәдән чәчкәгә кунып!
Хәлимә ГАЛИЕВА Укытучы, Казан.
* * *
Ошбу мәхәббәт әсире – Чатыртауның Марселе.
Хәлең ничек, Бөегем?
Һәркемнең күңелендә үз Атлантидасы бар.
Суфия ЮНЫСОВА Балтач районы, Алан авылы.
* * *
Ычкындыр, хатын, авырта – Ул бит – баш, түгел – кабак! Ну, булды инде – сүз бирәм: Бу кадәр эчмәм кабат!
Хатын: – Гел рәхәт кенә булмасын – Бераз интек ичмасам! Тагын «сул» якка каерсаң, Теге башыннан асам!
Мөдәрис МӨХТӘСИПОВ. Башкортстан, Туймазы районы.
|
Иң күп укылган
|