поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2011 Милләт

Ил корабын җил сөрә

Берничә көн элек ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең җыелышлар залында Русия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе рәисе, КФУдагы Тарих институтының ватан тарихы кафедрасы мөдире, ТФА академигы Индус Таһировның “Ил корабын җил сөрә”, “На стремнине времени” китапларын тәкъдим итү кичәсе булды. Табигый, безне беренче чиратта татар укучысына атап чыгарылганы җәлеп итте.

Билгеле, авторга үз хезмәтенә объектив бәя бирү кыен. Залда җыелганнар фикере буенча, бу эшне ТФАнең Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов бик яхшы башкарып чыкты.

 

– Әлеге китапның әһә­мия­те әйтеп бетергесез зур. Галим хезмәте генә түгел, илебездә, республикабызда барган иҗ­­ти­магый процессларда актив катнашкан, республикабызга суверенитет яулап алу өчен башланган көрәшнең алгы сафында торган, БТК башкарма комитеты беренче рәисенең күп еллык эш нәти­җәсе бу. Берничә дистә ел КДУда тарих укытып, йөзләрчә шәкертләр әзерләгән мө­галлим әле хәзер дә иҗтима­гый тормышыбызның төрле өлкәлә­рендә җиң сызганып эшләвен дәвам итә. Татар дәү­ләтләре барлыкка килү, яшәү тарихларын да ул яхшы белә. Бу китап татарда дәүләт тө­зелеше, милләтебезнең рухи тормышы турында бик күп мәгълүмат бирә. Биредә көн кадагында торучы барча мәсь­әләләргә диярлек җавап табарга мөмкин.

 

Галимнең һәр китабы ниндидер яңа фикер алып килә, көтелмәгән сюжет, фикер борылышлары белән истә кала. Борынгы Русь вакытында ук бу җирлектә федератив дәү­ләт элементлары булган, Русия дәүләте формалашканда әлеге федератив башлангычлар аның нигезенә салынган. Реакция чорларында, унитарлык омтылышлары шактый нык баш күтәргән вакытларда да җирлегебездә яшәүче халыклар узмышын, борынгыдан килгән мәдәниятен, телен яхшы хәтерләгән, үз дәүләтен тергезү нияте белән яшәгән. Җәмгыятебездәге хәзерге тенденцияләргә каршы килә торган караш бу.

 

Шәхсән мин үзем мөстәкыйль дәүләт булдыру хыялы татарда беркайчан да сүнмәгән, онытылмаган дип элек тә уйлый идем. Алтын Урда заманындагы, урта гасырлардагы булмышыбыз – моңа яхшы дәлил. Әмма тарихчы бүгенге заман чынбарлыгын да исәпкә алырга тиеш. Без дистәләрчә халыклар гомер сөрүче, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр булган Русия Федерациясендә яшибез. Безнең бурыч – би­редә гомер сөрүче татар, урыс һәм башка халыкларның да мәнфәгать­лә­рен исәпкә алган дәүләт кору. “Бәйсезлек үзмаксат түгел. Иң мөһиме – халыклар яхшы, дустанә, тату яшәсен”, – дип юкка гына әйт­мәде бит беренче Президентыбыз. Индус ага да шушындый рухта язган. “Иң мөһиме – бәйсезлек түгел, үзара мөнәсәбәтләрнең гармониясе”, – дип белдерә ул.

 

Китапны беренче мәртәбә кулына алган кешеләр, аның исемен күргәч, мөгаен, шомланып калгандыр. Чынлап та, ил корабын җил сөрә икән, ниндидер хәвеф көтмиме безне? Илебез инкыйлаб алдында тора, дип әйтүчеләр дә аз түгел бит хәзер. Минем­чә, Дәрдмәнд шигыреннән алынган бу шигъри юлны, совет заманындагыча, инкыйлаб мәгънәсе салып аңлату дөрес түгел. Индус ага үзе дә, бу хакта сүз чыккач: “Бу шигъри юл Дәрдмәнд фәлсәфә­се­нең ти­рән тарихилыгын, ша­гыйрьнең төрки тамырларыбызны яхшы белгәнен күрсәтә. Татар тормышында яңа тетрәнүләр булачагын сизгән ул. Әйе, узмышыбыз фаҗигале. Әмма шул ук вакытта Дәрдмәнд оптимист булган, алгы көнгә, киләчәккә ышанып яшә­гән”, – дип белдерде. Мин үзем дә шом-хәвеф күрмим. Китап­ның образлы аталышы гына бу. Дөрес, бу атама катлаулы татар тарихын төгәл чагылдыра.

 

Узмышыбызда ак көннәр дә, кара көннәр дә, биеклекләргә менгән, тапталган, кысылган вакытларыбыз да шактый күп булган. Шуңа кара­мастан, без исән, дип хезмәтне укудан алган тәэ­сирләре белән уртаклашты ул.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 108 | 15.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»