|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2024 Җәмгыять
«Халкым минем» гөрләде! Гали авылында зур фестиваль үттеПохвистнево районының Гали авылында 17нче тапкыр «Халкым минем» фестивале узды. Ул район һәм авыл эшмәкәрләренең матди ярдәме белән оештырылып килә. Менә инде җиденче ел рәттән әлеге чара Гали һәм аның халкы өчен бихисап игелекле гамәлләр башкарган мәрхәмәтле, олы йөрәкле авылдашыбыз - Расих Мөҗәһит улы Латыйповның якты истәлегенә багышлана. Әйе, ул Гали үсешенә гаять зур өлеш кертеп калдырды. Әле башкарасы эшләре, план¬нары да зурдан иде. Әм¬ма, кызганыч, гомере бик иртә өзелде шул...
Фестивальдә Похвистневодан килгән Алия Әхмәтова, үзенең төркеме белән “Күч¬тәнәч” җырын башкарып, жюри әгъзаларына - өл¬кә «Туган тел» татар җәм¬гыяте президенты Ильяс Шә¬күровка, Гү¬зәл Арслановага, Анастасия Сорокинага бавырсак бүләк итте. Айрат Кәлимуллин, Коръән сүрәләре укып, дога кылды. Фирдәүсә Йосыпова һәм Диана Петрова кичәне бик матур итеп, татар һәм рус телләрендә алып бардылар.
Район вәкиле Сергей Черкасов Фәһимә Зариповага активлыгы өчен Губернатор ис嬬¬меннән Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды. Гали авылы башлыгы Идрис Муллабаев, чыгыш ясап, Расих Латыйповны бик җылы сүзләр белән искә алды.
Менә сәхнәгә Башкортос¬тан Республикасы, Туймазы районының Төмәнәк авы¬лыннан килгән кунак¬лар чакырылды. Алар га¬ли¬ле¬ләргә бүләкләр алып кил¬гән¬нәр иде. Татар оешмасы җитәк¬чесе Фәнил Галимов мәк¬тәп¬кә, балалар бакча¬сына бик күп китаплар җи¬бәргән.
Чарада катнашучылар “Во¬кал”, “Хореография” һәм “Иҗади гаилә” номи¬на¬ция¬ләрендә көч сынаштылар. Аларның саны бик күп булды. Ильяс әфәнде Шәкүров һәрберсенә - дипломнар, җи¬ңү¬челәргә бүләкләр тапшыра барды.
Беренчелекне Гали авылыннан «Ялкын» фольклор ансамбле, Балыклыдан Ленар Абсаттаров, Похвистневодан Руфинә Исхакова, Ярмәктән Наилә Ганиева яуладылар. Икенче урынга Пох¬вист¬не¬водан «Бәхет», «Вереница» («Әпипә»), «Нежность» төркемнәре, Яңа Мансур авылыннан Альбина Гыйниятуллина, Венера бистәсеннән Наталья Климанова чыктылар. Ә Гали авылыннан «Импульс» коллективына, Замирә Зариповага, Камилә һәм Наи¬лә Хәсәноваларга, Яңа Мансур авылыннан Алия Ильясовага, Шенталы районының Денис авылыннан Алия Галиуллинага, Төмәнәктән Зилә Нәгыймуллинага, Тәхлилә Гу-зинага өченче урын бирелде.
Гаиләләр арасында беренче урынны - Денис авы¬лыннан Галиуллиннар, икен¬че урынны - Гали авы¬лын¬нан әниле-кызлы Хә¬би¬буллиналар яулады. Ә Тө¬мә¬нәктән килгән Мирзагалиевлар гаиләсе өченче урынга лаек булды.
Гомумән, төмәнәклеләр фестивальгә бик нык әзер¬ләнеп килгәннәр иде. «Арча», «Талбишек», «Туймазы мәр¬җәннәре», «Синдер ул, дип уйладым», «Өянкеләр» җыр¬ларын башкарып, тамашачыларны шаккатырдылар алар.
Кичәдә Богырыслан¬нан килгән якташыбыз Клара Шә¬күрова һәм мин, Расихне искә алып, шигырьләребезне укыдык. Игелекле милләт¬тәшебезнең рухы шат булсын, без аны беркайчан да онытмаячакбыз.
Өлкә «Туган тел» җәм¬гыя¬тенең президенты Иль¬яс Шәкүров: «Гали авылы Самара өлкә¬сенең горурлыгы булып тора, ә авылның уңган, тырыш халкы соклануга лаек», - дип билгеләп үтте һәм «Самар татарлары» журналларын һәм календарьларын өләште.
«Халкым минем» фестивале бик ямьле, күңелгә ятышлы булып узды. Аны оештыручыларга, иганәчеләргә, ра¬йон җитәкчеләренә зур рәх¬мәтләребезне җиткереп калабыз.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|