|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2024 Мәдәният
Кариев театры беренче тапкыр гастрольләр белән Ханты-Мансийскида булып кайтты2024 елның 16-18 апрелендә беренче тапкыр Ханты-Мансийскида Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды. Гастрольләр «Большие гастроли» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә РОСКОНЦЕРТ ФДБУК тарафыннан оештырылды. Кариев театры «Обск-угор халыклары театры» сәхнәсендә өч спектакль – «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек» (режиссеры Ренат Әюпов) һәм «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең лонг-листына кергән «Гөлчәчәк» спектаклен (режиссеры Булат Гатауллин) күрсәтте. «Ләйлә вә Мәҗнүн» һәм «Кәҗүл читек» спектакльләре «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына куелды. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова гастрольдән алган тәэсирләре белән бүлеште. «Спектакльләребез Ханты-Мансийск тамашачысында зур кызыксыну тудырды. Татар җәмәгатьчелегенә бик рәхмәтлебез – алар шушы өч көн дәвамында безнең белән булды, бер бер гаилә, дигән хис туды, ә моны тою бик кадерле. Якын арада коллегаларны үзебездә дә кабул итәрбез дип өметләнәбез. Аларның гастрольләре татар тамашачысының дөньяны күзаллавын киңәйтәчәк һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытачак», – диде ул. Кариев театрының Ханты-Мансийск сәхнәсендә узган өч көнлек гастрольләрен җирле тамашачы яратып кабул итте. «Солнце» театры директоры Евгений Захаров Кариев театрына рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде, дип яза "Татар-Информ" МА. «Ханты-Мансийск халкы төрледән-төрле чаралар белән иркәләнеп беткән, әмма Кариев театры спектакльләренә яратып йөрделәр, тамашачы көннән-көн күбрәк килде. Кариев театрының энергетикасы Ханты-Мансийскины тутырды. Залда урыннар калмады диярлек, билетлар сатылып беткән иде», – диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|