|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2024 Милләт
Марат Әхмәтов: "Сезнең белән без телебезне киләчәкле итәбез"Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадасының йомгаклау тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашучыларның телне саклауда зур роль уйнауларын билгеләде. «Шушы җылы, милли, татар телле мохиткә сокланам. Һәм бу мохитне сезнең белән бергә гомер буе киләчәккә, алдагы буыннарга алып барырга иде. Халык шагыйре Рәзил Вәлиевның туган җир, туган тел турында бик үтемле дүрт юллык кына сүзләре бар: «Туган телдә җырлый чишмә, туган телдә шаулый таулар, туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар», – ди. Олимпиадада катнашучыларыбыз да, җиңүчеләребез дә, аларның мөгаллимнәре дә телнең киләчәге өчен яши торган, бик кирәкле алтын баганасы. Гран-при ияләре генә түгел, сезнең һәрберегез безгә бик кадерле, бик кирәк. Сезнең белән без матур телебезне, дәүләт телебезне, бай телебезне киләчәкле, дәвамлы итәчәкбез», – диде ул. Шулай ук Марат Әхмәтов аерым рәхмәтен чит төбәкләрдән һәм илләрдән катнашучыларга белдерде, дип яза "Татар-Информ" МА. «Чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез безнең өчен үрнәк. Алар, читтә яшәп тә, телгә шундый мәхәббәт саклый алган кешеләр. Безнең һәр милләттәшебез шундый булсын иде», – дип, теләде ул. |
Иң күп укылган
|