поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.04.2024 Спорт

“Артур агай, эшлә давай!” яки көрәш буенча Россия чемпионатында күргәннәрдән

20 апрельдә “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды. Алып баручылар әйтүенчә, 40 тан артык төбәктән 200 ләп көрәшче бил алышты. Спортчылар илнең кайсы гына почмагыннан җыелмаган: күршеләребез Башкортстан, Ульян, Чувашстан, Киров, Мари Иле белән бергә, Луганск Халык республикасы, Хакасия, Коми, Иркутск, Кырым... – әллә кайлардан килгәннәр иде.

Татарстан командасы өчен чемпионатта ике тренер – Чаллыдан Илнур Хәйбуллин (Аның кул астында шөгыльләнгән өч көрәшче чемпионатта чемпион булып калды! - Л.Й.) һәм “Зилант” клубы тренеры Илмир Төхвәтуллин җаваплы итеп билгеләнгән иде. Нәтиҗәләребез бик яхшы булды.
 
10 үлчәү авырлыгында көрәшеп, Татарстан егетләре 8 алтын медаль яулады! Менә ул чемпионнар: Алексей Абрамов (60 кг), Ислам Фәлахов (70 кг), Динар Кәримуллин (75 кг), Ранис Галимуллин (85 кг), Азат Габдрәшитов (90 кг), Радик Сәлахов (130), Ранис Гыйләҗетдинов (130+). Яңалык итеп кертелгән абсолют категориядә Раил Нургалиев җиңү яулады.
 
Кызганыч, быелгы чемпионатта танылган көрәшчеләребез Булат Мусин белән Илнар Закиров чемпион була алмады. Алар җиңәчәк, дигән ышанычыбыз зур иде. Чит төбәкләргә килгәндә, өч көрәшче алтын медальгә ия булды: Ульян өлкәсеннән Артур Хәкимов (65 кг), Башкортстан республикасыннан Артур Зөлкәрнәев (80 кг), Ленинград өлкәсеннән Руслан Рәфыйков (100 кг). Сүз уңаеннан, Ульян өлкәсеннән булган Артур Хәкимов милли көрәш үссен өчен туган авылында зур эшләр алып бара. Чит төбәкләрдә көрәшкә шундый игътибар булу безне сөендерә. Артур хакында якында аерым язма да эшләрбез әле.
 
 
Җиңүчеләргә акчалата бүләк, медаль, кубоклар тапшырдылар. I – 30 мең сум, II – 20 мең сум, III урынга 10 мең сум бирелде. Артур Зөлкәрнәев финал ярышында келәмдә безнең Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт районы өчен көрәшә. – Л.Й.) белән туры килде. Озак бил алыштылар. Залда артымда башкорт яшьләре утырды. Бишбүләк районыннан килгәннәр икән. “Артур агай, эшлә “давай”, – дип шулхәтле кычкырып җан атып утырды алар. “Агай” дип матур итеп әйткәннәре бүген дә колакта яңгырап тора әле. Шундый фанатларының да ярдәме тими калмагандыр, Зөлкәрнәев җиңү яулап, чемпион булды. Рафаэлебез дә бик көчле иде, җиңәргә аз гына җитми калды...
 
60 кг авырлыкта бил алышкан Эльнур Алиев Луганск Халык Республикасыннан килгән. Хакасия көрәшчесенә җиңелде ул, әмма аңа карап кәефе төшмәде. “Машинага төялешеп килдек. Казанны сагынып киләбез. Аны күреп китү – безгә үзе бер бәйрәм!” – диде Эльнур. “Сездә матур. Татарстан халкы кунакчыл. Ризыкларыгыз да тәмле. Менә чәкчәктән авыз итәргә өлгермәдек әле. Бүген чәкчәк белән чәй эчәргә җыенабыз”, - дип өстәде шулай ук ЛНРдан килгән, әмма җәрәхәтләре аркасында көрәшә алмаган Дмитрий Куриленко.
 
Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов 90 кг авырлыкта көрәшеп, Россия чемпионатында беренче тапкыр җиңү яулады. Азат көндәшен “бәреп” чыккач, рәхәтләнеп идәндә сөйләшеп утырдык.
 
 
-Чыгышым белән Актаныш районы Татар Суксуы авылыннан мин. Көрәш белән 5 сыйныфтан шөгыльләнәм. Беренче тренерларым -Раил Сираев белән Марсель Шәйхәйдаров. 18 яшемнән Чаллыда көрәшә башладым. Тренерым – Илнур Хәйбуллин. Көрәшче буларак, үземне Чаллыда таптым, биредә чыныктым, бер-бер артлы нәтиҗәләр килә башлады. Үсәр өчен, көндәшләр кирәк. Ә авылда андый мөмкинлек азрак иде, - диде безгә чемпион Азат.
 
-Россия чемпионатында катнашасы килде инде. Кем белә бит, киләчәктә, бәлки мондый мөмкинлегебез булмас та... – диде Радик Сәлахов сөйләшеп торганда, сүз уңаенда. Көрәшчеләр шундый сүзләр әйтә башласа, күңелсез дә булып куя. Келәмнән берсен дә җибәрәсе килми. Тик һәрнәрсәнең үз вакыты. Җәрәхәтләр дә үзенекен итә. Сәгате кайчан сукканын һәркайсы үзе чамалый инде. Матур ярыш карап, җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырып, кичке сәгать 10 нчыларда гына өйләргә таралыштык. Хәзер киләсе ярышларны көтеп калабыз.
 
 
 
 
  

Лилия ЙОСЫПОВА
Матбугат.ру
№ --- | 21.04.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»