|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Фермерның 80 сарыгы, 8 бозавы һәм 50 тавыгы янганБашкортстанда Бөре районының Вязовка поселогында маллар һәм кош-корт абзары янган. 80 сарык, 8 бозау һәм 50 тавык янган. 20 сарыгын хуҗасы ут ялмап алган бинадан алып чыгып өлгергән. 54 яшьлек фермерның куллары пешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бинага тоташ ут капкан. Янәшәдәге бер түбә астындагы гараж һәм мунчага да янгын күчкән. Янгын котырган гомум мәйдан 1,2 мед квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Аның сәбәбен янгын дознавателе ачыклаячак, вакыйга урынына сынау янгын лабораториясе белгече дә юнәлтелгән. Фаразлар буенча, янгын зарядкага куелган автомобиль аккумуляторы аркасында чыккан булырга мөмкин.
Янып үлгән терлекләр дә, каралты-кура да бик кызганыч, әлбәттә. Чөнки юкка чыккан бар нәрсә дә кеше хезмәте һәм тырышлыгы белән ирешелгән бит.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|