|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2024 Җәмгыять
Халык медицинасы бармы әле?6 апрельдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәчетенә мәртәбәле кунаклар килеп төште, дип хәбәр итә. Габдулла МөхәммәдКәрим. Араларында Казанның “Түбәтәй” ашханәләре һәм туклану нокталары челтәре хуҗасы, якташыбыз Солтан Сафин һәм Европа тарих университетының Санкт-Петербургтагы факультеты профессоры, философия фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Альфрид Бустанов та бар иде. Альфрид әфәнде тарихчы, ислам дине белгече, “Книжная культура сибирских мусульман” монографиясе авторы һәм Коръән тәфсирен гарәп имлясыннан кириллицага күчергән шәхес буларак билгеле. Кунаклар башта Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музеен, борынгы мәчетен карап чыктылар. Шуннан Иске Ярмәк авылы мәчетенә килеп җиттеләр. Биредә алар авыл тарихы кулъязмасы, кайбер сирәк китаплар белән танышып чыкканнан соң Камышлыга - тарихи мәчеттә узачак очрашуга юл тоттылар. Бу сәфәрнең төп максаты да борынгы кулъязмаларда тупланган тарихи мәгълүматларны саклау, халык табибларының дәвалау ысулларын өйрәнү, югалып баручы милли мирасларыбызны киләчәк буыннарга тапшыру иде. Халкыбызның дәвалау ысулларын - өшкерү, им-том ясау кулланмаларын җыеп туплау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән килгән эзләнүчеләрнең сәфәрләре унышлы булып чыкты - Камышлы авылының Иске мәчетендә очрашу вакытында аларга кулъязма китап бүләк ителде. Анда дәвачы әбиләребезнең өшкерү ысуллары гына түгел, чыккан буыннарны сылап үз урынына утырту, усал кешеләрнең зәхмәтләреннән арындыру алымнары да теркәлгән.
Эзләнүчеләр сәфәрләрен дәвам итәчәкләр, табылган ысулларның барысын да язып алып, китап итеп бастырып чыгармакчылар. Эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
--- |
Иң күп укылган
|