поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.04.2024 Җәмгыять

Ракеталарны очарга өйрәтүчеләр

1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы беренче мәртәбә Җир орбитасына кеше утырган “Восток” космик корабын чыгарды. Юрий Гагаринның тиңсез батырлыгы космик кораблар төзүче белгечләрнең төгәл эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мин бу турыда авыз тутырып әйтә алам, чөнки 45 ел буе үзем дә ракеталар проектлаучысы булып “космос өчен” эшләдем.

10 сыйныфны тәмамлап, Куйбышев каласына укырга килгәндә, кулымда ике агач чемодан: берсендә – китаплар, икенчесендә йомырка иде. Аны сатып акча эшләргә тиеш идем, ә калганын үземә ашап бетерергә туры килде. 

Морадыма ирешү өчен тыгыз программа төзедем: икенче санлы техник училищеда укып, слесарь-инструментальщик һөнәрен үзләштерергә, армиягә киткәнче Куйбышев авиация институтының кичке бүлегенә укырга керергә, ә армиядән кайткач, укуымны тәмамлап, ракеталар конструкторы булырга. Шулай булды да. Армия хезмәтем тәмамланырга тиешле 1958 елда, танкны кыр шартларында тавыш-тынсыз ремонтлаганым өчен, вакытыннан алда демобилизацияләндем. Ефрейтор чинында кайткан кешегә эшләп укырга мөмкинлекләр бар иде. 

Диплом алганчы ук Фрунзе заводында “Лунная программа” буенча Н1-Л3 ракетасы двигателенә торба мон¬тажлау өчен документлар эшләп чыгаруда катнаша идем, чөнки двигательнең “А” блогы диплом эшем¬нең прототибы иде. Инсти¬тутны тәмамлагач, мине Лун¬ный комплексның “Г” блогы двигателе торбасын проектлаучы конструкторлар бригадасына бер¬кет-теләр. Мин двигательне җыю һәм сынау эшләрендә катнаштым.
 
1967 елда ЦСКБга күчкәч, башта конструктор, аннан төр¬кем җитәкчесе, ә со¬ңын¬нан, әй¬дәп баручы ин¬же¬нер-кон¬струк¬тор булып эш¬лә¬гән¬дә, озак вакыт “Бай¬ко¬нур”да ко¬ман¬дировкада хез¬мәт итәр¬гә туры килде.
 
Боларны язуымның максаты – милләттәшләребез¬нең космос программасына керткән өлешен күрсәтү иде. 1967 елда компьютерлар юк иде бит әле. Бөтен сызымнар каләм һәм линейка ярдәмендә эшләнә, аннан ко¬пировкага бирелә. Күчереп язучы тушь белән сызымны калькага күчереп күбәйтә. Бигрәк тә Рауза Али кызы Биктаһирова күчергән сызымнар бүген дә күз алдымда тора, матур почеркы белән коеп куя иде инде менә. Конструкторлар аңа чират торалар иде. Кызганычка, 2013 елда вафат булды.
 
Сызымчылар арасыннан Миңнеразия Шәйдуллованы да билгеләп үтәр идем. Ул ясаган сызымнарны икенче корпуска үзе генә күтәреп илтә дә алмый иде, шулкадәр күп булалар – меңнәрчә форматларны килолап үлчәргә мөмкин иде. Моның өчен аңа ярдәмче бирергә туры килә иде. ОКБга кадәр ул 31 санлы цехта эшләде, аннан Байконурда ракеталар кабелен эретеп ябыштырды. Миң¬неразиянең цехта эш¬ләгәндә алган тәҗрибәсе ин¬женер-конструктор булып эш¬ләгәндә бик күп ярдәм ит¬те безгә. Ракета кабеле бик катлаулы нәрсә бит ул, кырыклап тоташтыру урынында параллель барган, ләкин чылбырга бәйләнмәгән йөз¬ләп контакт булырга мөм¬кин. Миңнеразия кабельны проектлый, шаблон ясый, сыный белә иде. Янын¬да эшләүче инженер-кон¬структорлар андый тәҗ¬рибәне төшләрендә дә күр¬мәгәннәр, ә Миңнеразия социаль ярышларда гел алдынгы була иде.     
 
Галия Миңнетаһир кы¬зы Бакулина (Байбекова) әй¬дәп баручы инженер-про¬грам¬мист булып хезмәт итте. Көн¬дез эш¬ләп, кичен укып, Куйбышев авиация институтын тәмам¬ла¬ганнан соң, сызымнарны ком¬пьютерда ясый башлады. Күпме конструкторларны өйрәтте ул компьюторда эш¬ләргә! Күпме рәхмәтләр ишет¬те - санап бетергесез. Улы Евгений Игоревич Бакулин да, Самара дәүләт уни¬вер¬¬ситетын тәмамлап, әнисе бе¬лән бергә ЦСКБда эшләде. 
 
Наилә Миңнетаһир кызы Асәйдулина (Байбекова) да, 1979 елда авиация техникумын тәмамлап, юллама буенча Запорожье шәһәренә җи¬бәрелде, 1981 елда Куйбышевка кайтып, “Энергия” комплексына эшкә кил¬де, башта - техник, озак¬ла¬мый стар¬ший техник бу¬лып эш¬ләде. “Энергия-Бу¬ра픬ның “Ц” һәм “Я” блок¬лары өчен кон¬структор документа¬ция¬се ясауда катнашты. Соң¬рак Наи¬лә, гаиләсе бе¬лән төнь¬якка китеп, 20 елдан артык шунда эшләделәр. Шул аның исәнлеген какшатты да инде, 2013 елда, ике ир ба¬ласын ятим калдырып, вафат булды. 
 
Минем белән бергә “Энергия” комплексында Иршат Шәй¬хиев исемле татар егете дә эшләде. Төркем җитәкче¬се, сектор начальнигы булган милләттәшебез кулы астында эшләгән Станислав Петренко “Энергия”нең баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелде. Иршат Хәйретдинович пневмогидравлика конструкторы булып эшләп, катлаулы системаның тотрыклы эшен тәэмин итә иде. Ул язган программаларны һәм отчетларны санасаң, йөздән күбрәк булыр, дип уйлыйм. Аның белән бергә эшләгән хатыны Антонина Николаевна ракетаның төгәл траекториясен эшләп чыгару өчен җаваплы иде. 
 
Җүрәй егете Илсөяр Гыйз¬зәтулин да әйдәп баручы ин¬женер-конструктор булып танылды. Мастер булып эшли башлаган милләттәшебез мо¬тор ясау заводының цех на¬чаль¬нигы дәрәҗәсенә кү¬тәрелде, аның кулы астында 800ләп кеше иде. Аны “Энергия” ракета-космос комплексына алып килү өчен миңа күп көч куярга туры килде. Ул үз кабинетында баш конструктор Сергей Королевны кабул иткән кеше.  
Шулай ук Мәгариф Раянов һәм тормыш иптәше Розалина ханымны да яхшы сүз¬ләр белән искә аласым килә. Мәгариф Шәех улы “Ц” блогының Баш контроле системасында эшләде. Аның коллективының эше бик җа¬ваплы иде - бер генә җи-теш¬сезлекне күрми калсалар да, бөтен эшебез юкка чыгарга мөмкин иде. Ләкин мил¬ләттәшебез җитәкләгән коллектив сынатмады, программаны тулысынча башкарып чыга алды.
Шулай ук Наил һәм Алия Мәхмүтовларны да онытырга ярамый. Алар “Энергия-Буран”ның  беренче көненнән ахырына кадәр эшләделәр. 
Барыбыз да яхшы белгән Әхмәт Нәфыйгин без эшләп чыгарган ракеталарны сынау белән шөгыльләнә иде. Күпме ракеталарны ул очарга өйрәтте – санап бетергесез. Бер Сабан туенда Азат Надыйров Әхмәтне губерна¬тор белән таныштырды, ә Әх¬мәткә “Буран” янына бас¬тырып ясаган сурәтен бүләк итте. 
 
Азат Надыйров - безнең аксакалыбыз, нинди генә милли чара булмасын, Азат абый шунда, бөтен нәрсәдә эше бар. Күпме хатлар язып, татарларның хокукын даулады ул! Без, татарлар, андый кешеләребез белән горурланырга тиешбез.  
Якташыбыз Равил Нургали улы Әхмәтов та горурланырлык милләттәшебез – генераль директорның беренче урынбасары, генераль кон¬структор һәм ЦСКБ начальнигы. Аның турында күп язылгандыр инде. Шундый дәрәҗәле кешебез булуы белән татар халкы горурланырга тиеш.
 
Пенсиягә чыкканнан соң хөрмәтле Таһир Гөбәйдулла улы Мамышев, хатыны Наилә Мөхәммәтсафа кызы белән бергә “Прогресс” заводының 15 санлы цехында заказчы вәкиле булып эшләделәр. Алар¬ның кулыннан башка бер генә механизм да цехтан чыгарга тиеш түгел иде. Таһир абый әйтмешли, “Офицерлар һәрвакыт сафта”. Аңа күптән түгел генә - 10 февральдә 96 яшь тулды. Шундый аксакалларыбыз белән горурлана алыр¬лыгыбыз бар.   
 
Салихҗан абыем Байбеков Таганрогта яшәде, хәзер арабызда юк инде, 2020 елда вафат булды. Ул булачак космонавт Юрий Гагарин бе¬лән бергә Оренбург очучылар учи¬лищесын тәмамла¬ган. Алар¬ны икесен дә Кольский ярым¬утравында урнаш¬кан Лу¬остри бистәсенә җи¬бә¬рә¬ләр. Юрий Гагарин белән бер эскадрильядә, бер звенода хезмәт итәләр.
 
Чираттагы ялга кайткач, Салихҗан абый махсус шартларда очу өчен очучылар сайлап алынуы, ә үзенең комиссия аша үтә алмавы турында сөйләгән иде. Ә менә Юрий Гагаринны космонавтлар отрядына алганнар. 
Күпмедер вакыт узгач, Салихҗан абый Юрийның өен¬дә кунакта була. Теге че¬гән кебек, миңа һәм минем балама да бир, дигәндәй, туганыбыз Галиулла Байбековка шалтыратып: “Беренче кос¬монавт белән танышырга телисеңме? Теләгең булса, шул көнне, шул вакытта Мәскәүдә бул!” - ди.
 
5 ноябрьдә Салихҗан абый белән Галиулла абый, электричкага утырып, Звездный городокка баралар, Гага¬ринның өенә киләләр. Өйдә хатыны Валя белән кызы Галя гына булалар. Хатын кунакларны ачык йөз белән каршы ала һәм бераз көтәргә тәкъдим итә. Юрий кайткач, өстәл артына утыралар, хатыны өстәлгә яңа пешкән итле бәрәңге куя, хуҗа кунакларга коньяк салып бирә, үзе капмый да: “Фороста ял иткәндә кашымны җәрәхәтләгән идем, Хрущевка бу ошамады, ки¬сәтү ясады», - дип көрсенә. 
 
Гагарин кунакларга Фидель Кастро, Бөекбритания королевасы белән очрашуы турында сөйли, тагын очрашыр¬быз дип, хушлашалар. Шун¬нан соң күп тә үтми, Гага¬рин¬ның һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә...
 
Ә космик техника акрынлап алга бара, СССР “Ай программасы” буенча дүрт очыш ясап өлгерә, дүртесе дә уңышсыз була. Мин ясаган электр элемтәләре блогы үзен ыша¬нычлы итеп күр¬сәтсә дә, аларны очырырга чират җитми, илдә үз¬гәртеп кору чоры башлана һәм, күп тә үтми, зур космик программа ябыла.
 
Без, космик кораблар тө¬зүче ветераннар, әле һаман да “Ай программасы”ның яңар¬тылып тормышка ашырыла башлавын көтәбез. Бәл¬ки безнең сызымнарның да үз вакыты җитәр әле, ә?! 
 

Миңнетаһир БАЙБЕКОВ
Бердәмлек
№ --- | 12.04.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»