поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.04.2024 Җәмгыять

Каргыш. Илфак Шиһапов язмасы

Җир шарында яшәүче һәр халыкта «каргау», «каргыш» дигән сүзләр бар. Димәк, бу нәрсә һич кенә дә уйдырма түгел. Хәер, күпләр каргышның, чынлап та, бар һәм кайвакыт бик тәэсирле икәнен ишетеп яки күреп беләләрдер. Нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең кайвакыт, каргыш турында сүз кузгалганда…

…Сугыштан исән кайткан ирен үтергән яшь егетләргә олы яшьтәге апа чын күңеленнән: «Балаларыгызның кырыгын уздырсагыз иде», – ди. Бу сүзләрне беркем игътибарга алмый. Ләкин 30 ел үткәч баксаң, әлеге ва­кыйгада катнашкан һәр ирнең бер яки берничә баласы кабердә. Ә үзләре – исән. …Утызынчы еллар. Дүрт яшь, таза егет мәчет мана­расын кисә. Тын гына басып торучы авыл халкы арасын­да бер карчыкның пышылдаганы ишетелеп китә: «Кул­ларыгыз корып, ирлегегезне югалтып интексәгез иде, бәдбәхетләр». Әлеге егетләрнең берсе дә юньләп гаилә кора алмый һәм һәркайсының кулы гарип…

Болар – хәтернең кайсыдыр почмагыннан чыккан кайбер хатирәләр генә. Нәрсә бу? Очраклылыкмы, әллә ниндидер без белмәгән табигать законы тәэсиреме? Хәер, кеше психикасының мөмкинлекләрен галимнәр һаман ачып бетерә алмыйлар әле. Күрәсең, күз тию һәм бозым кебек үк, каргыш та – ниндидер шартларда кешедә уяна торган бер-бер көчнең тәэсире нәтиҗәседер ул. Каргыштан халык гомер-гомергә курыккан. «Кар­гыш – карга башына», «Каргышың үзеңә кайтсын» – бу һәм башка әйтемнәр, күрәсең, мәҗүсилек чорында ук туып, каргыштан саклану, котылу чарасы булып тоелгандыр. Шунысы да бар: чын йөрәктән чыккан һәм чиста күңелле кеше каргышы гына юнәлдерелгән кешесенә барып җиткән һәм җитә. Бәлки, шуңа күрәдер дә гомер-гомергә һәм бөтен халыкларда да иң авыры булып ана каргышы саналган. Чыннан да, ана үз ба­ласын каргасын өчен, никадәр психик киеренкелек кирәк – моны күз алдына да китерү кыен. Ана кар­гышы халык иҗатында урын алган «Сак-Сок» бәетен генә искә төшерегез.

Халык иҗаты, халык сүзе – бер нәрсә, тарихта ана каргышының рәсми теркәлгән очраклары да билгеле… 1912 елда Владимир өлкәсендә бер зиратта кабер казучылар яхшы сакланган табутка тап булалар. Изге атакай һәм полиция хезмәткәрләре чакырыла, табутны ачалар һәм бар да аһ итә: бик күптән күмелгән табутта бер дә үзгәрмәгән яшь ир мәете ята, әйтерсең бүген генә  үлгән. Шунысы сәер: аның куллары, күкрәгенә куелып, хатын-кыз толымы белән бәйләнгән була. Тәредәге язмаларны көч-хәл белән укып, мәетнең кем икәнен ачыклыйлар. Бер карт тәредә язылган гаиләдән бер бик олы карчыкның әле дә исән икәнен әйтә. Полиция әмере белән әлеге карчыкны табып, зиратка алып киләләр. «Әйе, таныдым, бу – минем улым, – ди карчык. Үзе мәеткә мөрәҗәгать итә: – Ничек, улым, җиңелме ана каргышын күтәрү?» Җыелган халык та, атакай да карчыктан бу хәлне аңлатып бирүен сорыйлар. «Кайчандыр яраткан улым иде ул минем, – ди әби. – Авырлык белән, ләкин яратып һәм иркәләп үстердем мин аны.

Тик Иван өйләнгәч үзгәрде, эчә, сүгенә башлады. Аннан мине бер сәбәпсезгә кыйнарга гадәтләнде, гел ач тотты. Бер тапкыр исә, бик ачуланышкач, шулкадәр күңелем рәнҗеде ки, үземдә ниндидер көч табып, улыма сәкегә утырырга куштым. Ни гаҗәп, ул мине тыңлап утырды. Шунда чәч толым­нарымны кисеп алдым да аның кулларын бәйләдем: «Миннән башка беркем дә кулларыңны чишә алмасын, ана каргышы белән интек», – дидем. Улым шунда сәкегә ауды һәм җан бирде. Аны абыем белән шул килеш үзебез күмдек. Чөнки хатыны инде аны ташлап киткән иде. Кулларын абый да чишә алмады». Полиция бу хәлләрнең ничә ел элек булганын со­рый. Баксаң, мәетне күмгәнгә 80 елга якын гомер үткән, ә карчыкның үзенә 120 яшьләр тирәсе икән. Бу мәгълүматлар соңрак чиркәүдә сакланган метрика кенәгәләре белән дә исбатлана. Халык та, изге атакай да карчыктан каргышын алу­ын, улын бәхилләвен үтенәләр. Ана, улы янына килеп: «Бәхиллим мин сине, Иван», – ди дә аның кулларын чишә.

Шул ук мизгелдә әле генә тере кеше кебек яткан мәет тә, табут та, халык күз алдында уалып төшеп, ту­занга әйләнә. Ә ана кеше табут һәм Иванының тузаны янында җан бирә. Бу һич кенә дә әкият түгел. Әлеге хәлләр документлаштырылган, шаһәдәтнамәгә дистәләгән шаһит кул куй­ган. Әлеге документлар Владимир шәһәре архивында саклана… Хәер, архивларда казынсаң, мондый хәлләрне тагын да табып булуына шик юк. Шуңа күрә халыкның «Кар­гышка юлыкма», «Ата-ана бәхиллеге ал» кебек сүзләренә тәрбия чарасына караган кебек кенә карарга ярамый.

Гасырлар тәҗрибәсе ята анда…

 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»