поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.04.2024 Язмыш

4 кызы белән тол калган Зөһрә Гарифуллина: «Өч көн караңгылыкта идем»

Биектау районының Алан-Бәксәр авылында гомер итүче Зөһрә Гарифуллинаны күпләр белә. Бар яктан да уңган-булган хатын ул. Җирлек башлыгы да әле. Мактарлык һәм мактанырлык эшләре күп. Ә менә йөрәгендә ни икәнен күпләр белми. Хәер, ул үзе бу хакта һәркем белән ачылып китеп сөйләшми. Боегып утырырга вакыты юк.

Яраткан ирен 6 ел элек югалтып, 4 кызы белән тол калган ханым ул.

– Ирем Дөбьяз егете иде. Марсель белән бер-беребезгә бер күрүдән гашыйк булдык. Күрше авылларда гына туып-үссәк тә, 1986 елның жәенә кадәр без бу дөньяда бер-беребезнең барлыкны белми яшәгәнбез. Минем унынчы сыйныфны тәмамлаган ел иде бу. Бер генә имтихан биреп, Авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга кердем. Бервакыт авыл хуҗалыгы факультетында укучы абыем Зөфәр белән Казанга барырга чыктык. Иртә таңнан әти Дөбьязга беренче автобуска менгезеп куйды. Абый шунда ерак түгел басып торган егетләр белән сәлам алышты. Мин, кемнәр бу, дип кызыксындым. Абый: «Дөбьязлар, әнә тегесе мехфакта укый», – дип ымлап күрсәтте. Мехфакта укыган егет аның язмышы булып чыга.

– Ә бер атнадан ул мине үзе безнең авылга килеп эзләп тапты, шулай танышып киттек. 1990 елны (4 курстан соң) гаилә кордык, Казанда яшәп калдык. Ирем, читтән торып уку бүлегенә күчеп, эшли башлады. Ике ел дигәндә ике кыз алып кайтып куйдык. Ул вакытта шәһәрдә калу дан саналса да, мин шәһәр хатыны статусына ияләшә алмадым, ирем бик үк теләк белдермәсә дә, җиргә тартылуым көчлерәк булды: 1994 елны «колхоз күтәрергә» авылга кайтып киттек. Шуннан бирле Биектау районының Алан-Бәксәр авылында гомер итеп ята безнең гаилә. «Эш арасында» гына өченче кызым туган иде инде, 40 яшемә житкәндә, дүртенчесен алып кайттым. Ирем кызларны бик яратты, малае булмаганга үкенү хисен беркайчан да сиздермәде. «Ювелир мин!» – дип мактанып та куйгалый иде әле.

Марсель белән Зөһрә 27 ел бик матур яшиләр. Кызганыч, гаилә башлыгы 52 яшендә бакыйлыкка күчә. Иртән кухняга чыккан Зөһрә апа, иренең үле гәүдәсен күреп, сүзсез кала. Бәгыре ката. Елый да алмый. Бары тик иренең өчесен уздыргач кына, ишегалларында ярдәм итеп йөрүче ирләрне күреп, өзгәләнеп елап җибәрә. Озак елый. Ә аннары, яшәргә кирәк, дип айнып китә. – Иремне кайтара алмавымны аңладым. Ә бит әле дәүләт эше дә бар. Кечкенә кызыма ул вакытта 8 генә яшь иде. Кеше арасына чыктым. Аралаша башладым. Әмма Марселем күңелемнән бер дә китми. Китмәячәк тә. Без аны барыбыз да сагынабыз. Ике кызым кияүдә. Оныклар туа. Менә шул чакларда: «Марселем булсамы!» – дип өзгәләнәм инде, – ди ул. – Каенанам исән-сау. Быел 85 яшен тутырды. Аңа хөрмәтем зур. Туганнарым янәшәмдә, кызларым – терәк. Әтиләре горурланырлык итеп яшиләр. Мин дә Марселем сөенеп ятсын дип тырышам.

 

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»