|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2024 Матбугат
Татарстан журналисты Владимир Музыченко вафатТатарстанның танылган журналисты Владимир Музыченко вафат булган. Гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәренең йөрәге 2 апрель кичендә 74 яшендә тибүдән туктаган, дип яза «Казанские ведомости» газетасы. Искәртеп узабыз, Музыченко 1950 елның 17 февралендә туган. Татарстанның төрле редакцияләрендә эшләгән. Хезмәттәшләре аны талантлы, хезмәт сөючән кеше буларак искә ала, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ. Фото: Владимир Музыченконың "ВК"дагы сәхифәсеннән
--- |
Иң күп укылган
|