поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.03.2024 Җәмгыять

Гомәрнең асыл ташы (Әтиемә һәм әниемә багышлана)

Разия Гомәр кызы Букина 1944 елда Ташкентта туган. Ике яшендә әти-әнисе белән Куйбышевка кайталар. Кыз ике гуманитар белем алып, 30 ел дәвамында шәһәр китапханәләрендә эшли, соңгы егерме елында өлкә яшүсмерләр китапханәсе директоры вазифаларын башкара.

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре авторлыгында шигырьләр җыентыгы басылып чыккан, шулай ук күпсанлы күмәк җыетыкларда да аның иҗатына урын бирелгән. Бүген укучыларыбыз игътибарына Разия Букинаның әтисе Гомәр һәм әнисе Мөнибә турындагы язмасын тәкъдим итәбез. 

...Россиянең иксез-чиксез киңлекләре буйлап такылдап барган поезд җылы якларга ашыга. Гомәр алдында, күзен тәрәзәдән алырга да яхшысынмыйча, киләчәк матур тор¬мышлары турында хыялланып, әле кичә генә никах укылган яшь хатыны утыра. Гомәр үзе дә ышанмый бу бәхетенә: ул аңа кияүгә чыгарга риза булды! Гомәр янә күпме күзләр арасыннан аңа гына сөйкемле булып тоелган серле карашына, кыйгач кашларына карап туялмый... 

Нәрсәсе белән алдырды соң әле бу асыл кошны ул? Беренче карашка чибәрлеге дә юк, ятим һәм күрексез бала чагы билгесе булып, бер күзе дә күрми. Ә шулай да, хатын-кызларны үзенә карата белә иде ул.
Гомәрнең әнкәсе яшьли гүр иясе була. Кечкенә малай, җеназа намазына килгән халык арасында йөргәндә, шатлыгын яшерми. Аны жәлләп кулына сәдака төрткән кеше¬ләргә карап сөенә, нишләп соң әле ул бүген болай баеды? Ә әтисе дә үлсә, ул тагын да байрак булырмы икән? Бала әти-әнисен югалту кайгысының нәрсә икәнен үз тиресендә татыгач кына аңлаячак. Шуннан соң әтисе дә озак яшәми, хатыны артыннан китеп бара. ...

Әллә тумыштан  холык-фигыле шундый булганмы, әллә кечкенәдән ятим үс¬кәнгәме, малай, тормыш ар¬басына ябышып, нинди хәлдә дә исән калырга өй¬рәнә. Никадәр ирек бирсәң, шул¬кадәр сине мыскыл итә¬чәкләр, дигән гыйбарәне дә бала бик тиз үзләштерә. Аңа тик үз көченә генә ышанырга туры килә, үз холкына, яшен кебек зирәк акылына, көч ке¬рә башлаган йодрыкларына... 
 
Әлегә ул бик кечкенә. Аны ирештергән, рәнҗеткән малайлар белән сугышып, кем икәнлеген кечкенә чагыннан ук күрсәтә башлый. Тора-бара аңа тиң көрәшчеләр табылмый тирә-як авылларда, Сабан туйларында да аның белән көрәшкә мәйданга чыгарга батырчылык итүчеләр бик аз табыла. Көрәш аңа көч һәм гайрәт бирә, гадел булу сыйфатлары тәрбияли. Хәтта олырак абзыйлар да аның белән ипләп кенә, хөрмәт белән сөйләшә башлыйлар. Хәер, аны иң көчле көрәшче булуы өчен генә түгел, дуслары эчендә усаллык булмавы өчен үз итәләр. Шуның өчен авыл халкы да аны бик ярата иде.  
 
Гомәргә  уку бәхете тәте¬гән булса, бәлки, югарырак үрләргә дә менә алган булыр иде. Ләкин авыл мәктәбенең берничә сыйныфы белән ерак китә алмый ул. Аңа һәм кыз туганнарына ничек тә булса тернәкләнеп китәргә, ачтан үлмәскә кирәк иде. Шу¬ңа күрә аңа мәктәпне ташларга һәм бетмәс-төкәнмәс авыл хуҗалыгы эшләренә җигелергә туры килә. Иң күңелле мизгелләр – кичке уенга җыелган кызларның җыр-моңнарын тыңлап утыру. Кызларны да күзәтә егет, берәрсе биергә алып чыкмасмы, дигән хыял аңарда гына түгел, башка егетләрнең дә маңгаенда язып куелган бит.
 
Табылды бит аңа чая кыз! Ул инде күптән егеткә күз атып йөри иде. Нәгыймә авылның иң чибәр кызы булып санала. Шуңа күрә аның белән биергә чыгарга да, озата барырга да теләүчеләр күп иде. Кара син аны, Гомәрне сайлаган бит! Дөрес, моның өчен егеткә нык эләкте: берничә егет җыелып, танцыдан соң аңа ябырылдылар. Берничәсен алып салды ул, тик үзенә дә яхшы ук эләкте. Моның өчен егетләр үч алачагын аңлап, авылдан китәргә кирәклеген аңлады.
 
Гомәр кичен апалары бе¬лән сөйләшә дә Нәгый¬мәнең әтисенә яучылар җибәрә. Ни гаҗәп, аннан уңай җавап килә. Байлыгы да юк, тышкы кыяфәте дә әллә ни түгел, ләкин сөекле сөяге булган, күрәсең. Нәгыймә егетне чын¬лап ярата. Шул ук көнне никах укыталар. Гомәр хатынын Ташкент якларына чыгып китәргә үгетли башлый. Әнә, авылдан берничә кеше ул якларга киткән бит инде, эш тә, аш та бар, дип язалар. Гомәр белән Нәгыймә кемнән ким?
 
Ләкин туганнары да, Нә¬гыймә дә каршы тора. Гомәр әйткән сүзеннән кайта торган кеше түгел, хатынын көчләп диярлек ерак, бер белмәгән Ташкентка алып китә...  
Нәгыймә Гомәргә ике бала табып үстерә башлый. Ә үзе һаман вокзал ягын карый, кайчакта барып, туган якларыннан килгән поездларны каршылый. Сагынып елый, саргая, сула һәм үлеп китә...
 
Нәгыймәнең вафаты Го¬мәр өчен һич тә көтелмәгән фаҗига була, әлбәттә. Ул бик озак үз хәленә кайта алмый, бәлки үз гаебе дә булуын танып хафалангандыр, кем белсен. Ләкин ике кечкенә баланы үстерергә кирәк бит. Ярты елдан ул янә өйләнә.  Ләкин бу хатын аның өчен кадерле һәм сөекле Нәгыймә кебек тормыш иптәше була алмый: холыксыз хатын акырына-бакырына, гел кәефсез, гел ачулы. Гомәр кайда гына эшләсә дә, күпме генә акча алып кайтса да, аңа аз. Өйдә гел тавыш, гел гауга. Ләкин ир балалары хакына түзә. Ур¬так балалары булып малайлары тугач, тормышы бераз җайланыр дип көткән иде, ләкин бәхет кошы бу йорттан бөтенләйгә очып киткән ахыры.  
Кырык яшьлек Гомәрнең түземлеге тәмам бетә. Менә хәзер үк бу өйдән чыгып китмәсә, үз-үзен югалтачыгын аңлый. Кемдер ирнең колагына: “Кайт туган авылыңа, анда сиңа җиңеллек килә”, - дип пышылдаган кебек тоела. Гомәрнең бу омтылышы хатынга ошамый, билгеле. Ул башта карыша, аннан аның белән кайтырга тели, лә¬кин Гомәр хатынны калдырып китә. Хатын ирен еракка алып китүче поездның аны алып кайтмавын аңлый, ләкин берни дә эшли алмый инде.
 
Гомәр туган авылына кайткач, исерек кеше кебек, онытылган болыннарны, урманнарны әйләнеп йө¬ри, печән өстенә ятып, хуш исен иснәп туялмый. Ләкин туган¬нары белән ачылып сөй¬ләшми, йөрәген тырнаган кай¬гысын тышка чыгармый. Су¬гыш вакытында ирләрен югалткан тол сеңелләре, аның эчке халәтен күреп, бик борчылалар, тик ни булга¬нын аңламыйча, вакыты белән үз җаена кайтыр дип, тынычлыкта калдыралар. 
 
Менә Гомәр сагынып кайткан печән өсте вакыты килеп җитә. Һәркем кырда, кызу эш вакыты, беркемдә дә Гомәр кайгысы юк. Ир кешегә башкалар белән таңнан торып печән чабарга, эскертләргә өяргә туры килә. Күмәк эш йөрәк яраларын дәвалый, сандугачлы иртәләр күңе¬ленә шифа йөгертә. Шулай акрынлап Гомәр тормыш ма¬турлыгын күрә башлый, ха-тыннырның шаяртуына, ир¬ләрнең басынкы тавышларына колак сала. Ә кызлар нишләтә, кара син аларны! Йә җырлап җибәрәләр, йә берсен-берсе төрткәләп, шаярышып, шаркылдап көлеп җибәрәләр! Таза бәдәнле, киң җилкәле тормыш уртасын узган иргә хатыннар тү¬гел, кызлар да кызыгып карый әле. Нишләтәсең, сугыштан соңгы елларда инвалид ирләр дә алтын бәясендә иде. Ә монда тап-таза, шәһәрчә киенгән серле ир ялгыз йөри!  
 
- Хет шунда беребезне сайлап алыр идең инде, – дип кычкырып көлеп җибәрә бер¬көн Мөнибә исемле кыз һәм күзләренә тутырып карый.  Моңа кадәр Гомәр хатын-кыз җенесен күрәлми иде инде, хатыны тормышын агулап, сырт сөяген кимереп бетереп бара иде бит инде.   
Ә менә бу хатынның тавышы әнисенекенә охшаган, күзләре нинди тирән, шундук йөрәгенә үтеп керәләр сыман. Йөзе дә нәкъ әнисенеке кебек икән бит! Юк, Мөнибәне чибәр кыз дип атап булмас иде. Аның беренче хатыныныкы кебек кара кашлары да, озын керфекләре дә юк. Ләкин бу хатын яныннан битараф кына үтеп китеп тә, онытып та булмас инде. Ә тавышы!..
- Мин инде сайладым, - диде ир җитди тавыш белән Мөнибәнең күзләренә туры карап.
- Кемне? – дип сорады кыз көлемсерәп. Бу ике кеше арасында шул мизгелдә яшен атты һәм, мәхәббәт ялкыны кабынып, чорнап алып, күк¬ләргә алып менде...
- Сине... - диде ир, йөрәк тибешен тыярга тырышкандай, түбән тавыш белән. 
- Син бит мине белмисең!
- Аннан белермен...
Кичен Гомәр апаларыннан бу кыз турында сораштыра башлагач, икесе бер тавыштан:
- Син нәрсә? Хатының бар бит! – дип кычкыра ук башладылар. – Калдыр син аны, кеше көлдереп йөрмә!
- Мин аерылам, аның бе¬лән башкача яши алмыйм.
- Бу кызның тормышы җиңел булмады, күпне күрде ул...
- Ни булган аңа?
 
Апалары энеләренә Мө¬ни¬бәнең күргәннәрен сөйләп бирәләр. Кызның әтисе белән әнисе бик яхшы кешеләр булганнар. Ике балалары туган – Мөнибә белән Мансур. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, әтиләрен армиягә ала¬лар. Ул әсирлеккә эләгә, берничә ел немец фермасында эшли. Сабыр холкын һәм эшчәнлеген бәяләп, хуҗалар аңа күп кенә акча биреп, туган якларына кайтырга киңәш итәләр. Ул Гер¬маниядән ала җәяү кайта, хуҗалары биргән акчага сыер, ике ат сатып алалар, тормышлары җайга салына гына башлый, коллективизация башлана, һәм аларны, хәлле тормышта яшиләр дип, кулакка чыгарып, Себер якларына озаталар. Күп еллардан соң кайтып егылдылар алар туган авылларына. Әтиләре озак яши алмады, авыр эштән, чарасызлыктан үлеп китте. Әниләре, нужа күреп, балаларын үстерергә ты¬рышты, туганнары өстендә яшәделәр. Тик җирсез, өйсез, эшсез ерак китеп булмый. Чарасызлыктан, теләмәсә дә, Мө¬нибә  ялгыз милиционерга кияүгә чыгарга риза булды. Тик аның усал, ничектер туктап калган кебек күзләре кызда ниндидер борчу тудырды, күңеле начарлык сизде, ләкин әнисе аны мәҗбүриләп кияүгә чыгарга үгетләде. 
 
Өч ел буе бичара бала ничек түзгәндер, белеп булмый. Бу юньсез кешедән дә начаррак ир авылда булмаган. Намусының соңгы тамчыларын да сыгып чыгарыр өчен дөм исереп кайта да хатынын тукмый башлый. Юк, битенә тими, кеше күрмәсен дип, тәнен кара канга батыра . Мөнибә түзә, кемгә дә зарланмый, ә ир азганнан аза бара. Ләкин Аллаһы Тәгалә бу хатынны кызганган, күрәсең, өч елдан соң башы тишек үле гәүдәсен канаудан табып алдылар.  
 
Шул ук елны Мөнибә малай таба. Улы каты авырап һәм бик җәфаланып үлә. Әтисенең гөнаһлары аңа төш¬кән, күрәсең. Мөнибә дә озак вакыт үз хәленә кайта алмый, кешеләр белән аралашмыйча, үз кабыгында сызланып яши. Ул вакытта аңа 20 яшь кенә була әле. Еллар узган саен хатын ачыла бара, йөрәк һәм тән яралары төзәлә, бугай. Ә монда син! Бәлки син дә теге адәм актыгы кебектер. Ул бит әле сине белми...
...Гомәр белән очрашкан төнне хатынның күзенә йокы кермәде, үткән кыска гына тормышын барлады. Күрмәде дә, яшәмәде дә кебек! Таң аткач, көянтә-чиләген асып, чишмәгә төште. Гомәр анда иде инде, белә бит, кайдан хатынны эзләргә! Нишләп йө¬рисең монда?
- Сине алырга килдем.
- Әйттем бит инде, бел¬ми¬сең син мине.
- Сөйләделәр инде.
- Ләкин мин сине белмим!
- Сөйләрмен, барысын да сөйләрмен. Тик син мине тыңла гына. Минем дә тормыш җиңелләрдән булмады. Ике хатыным, өч балам булды, тик минем генә бәхетем булмады. Әгәр син миңа ышансаң, бәхетле булырбыз. Мин моны сиңа тәгаенләп әйтәм. Уйла, мин сиңа бер көн вакыт бирәм, аннан китәм. Теләсәң, бергә китәрбез...
Мөнибәнең чиләкләре бу көнне бик авыр булып тоелды. Көч-хәл белән кайтып җитте өенә.
 
- Нишләп болай озак йөр¬дең? Казан кызып бетте бит инде, - дип каршы алды әнисе.  
Әнисе, кызының агарын¬ган йөзен күреп, ни булды, дип сорап куйды, йөрәге нидер сизенгән ахыры. Ул кызының ачы язмышы өчен үзен гаепле итеп сизә иде бит.  
- Әни, Гомәр мине алып китәргә тели...
- Уф Аллам! Кызым, аның хатыны бар, бер күзе сукыр, унҗиде яшькә синнән олырак! Үз акылыңдамы син? 
- Әни, мин сине бер мәр¬тәбә тыңладым инде. Хәзер син мине тыңла: мин иртәнгә кадәр уйлаячакмын, син ми¬ңа тимә. Иртән әй¬тер¬мен фикеремне...
Әни кеше елап ук җибәрә: «Әй Аллам, кызыма бәхет бир! Ник соң ул тагын карт кешегә кияүгә чыга? Егетләр юкмыни дөньяда?» 
Үзе такылдый, ә үзе бик яхшы аңлый, тол хатынга егет кеше өйләнәмени? Аларга кызлар да җитәрлек. Шундый уйлар белән ана да, кызы да төне буе йокламадылар. 
Ә иртән торып, Мөнибә чишмә суы белән битен юды да, дулкынланып торган чәч¬ләрен җыеп, ап-ак яулык белән чорнады һәм әнисе янына килеп: 
- Китәм мин, әни, - диде.
- Кая китәсең инде, кем булып барасың син анда?!
 
- Ташкентта таныш ке¬ше¬ләребез бар, аларда торырмын бераз. Гомәр белән барып чыкмаса, кайтырмын.
Әни кеше баласына бәхет тели, әлбәттә, күз яшьләрен йотып, юлга ашамлыклар хәс¬тәрли башлады. Мөнибә дә ике күлмәген, яулык-тас¬маларын, тунын һәм киез итек¬ләрен җыештырып төй¬нәде. Ташкентта кышкы әйберләр кирәк булмаганын аңламый иде әле, соңрак алар¬ны чүплеккә илтеп таш¬лар¬га туры килде.
Менә ишек шакыдылар, әнисе барып ачты, тупсада Го¬мәр пәйда булды һәм исән¬ләшү урынына башын иеп:
- Әзерме?- дип сорады.
 
- Әзер, - диде Мөнибә һәм печәнлеккә йөгереп менде, йокысыннан уянып бетә алмаган энесен үпте, өенә, йортына, тау астында агып яткан тын елгага соңгы карашын ташлады. Аннары әнисенең куенына сыенып бераз торды да, башка беркем белән дә хушлашмыйча, ир артыннан иярде...
 
Һәм инде менә аның каршында поездда бара. Гомәр, бәхетенә ышанмый, алай да буламыни, дигән кебек ха¬тынның ышаныч тулы кара күзләренә карап туялмый. Ул аны бәхетле итәргә сүз бирде һәм сүзендә торачак! Матур күлмәк, кыйммәтле бизәнү әйберләре алып бирәчәк. Ул бу юлы ялгышмавын бер кү¬рүдән аңлады бит. Бриллиант ташлары уйлыгын ачтым мин аңарда, дип әйтер әле ул берзаман.  
Ә Мөнибә аны ниләр кө¬тәсе турында уйламый да. Алдында нинди кеше булуын да шәйләми. Кимсетүләр, никахсыз хатын булып яшәү түбәнчелеге аша үтәргә туры киләчәге турында да белми.
 
Мөнибәне алып кайткач, Гомәргә таныш-белеш¬лә¬ренең нәфрәтен үз җил¬кәсендә татырга, сөексез хବтыны белән аерылышу мә¬шә¬катьләре аша үтәргә ту¬ры килә. Гомумән, тормышы кис¬кен рәвештә үзгәрде, ул инде акча китерми торган  эш¬ләрдә эшләргә теләми, җае чыгып, бриллиант ташлар, алтын сата башлый һәм кыска вакыт эчендә Ташкентның иң бай кешеләренең берсенә әверелә. Бу вакытта тыйнак авыл хатыны Мөнибә үз җаена шәһәр, яңа кешеләр белән таныша. Гомәрнең дуслары һәм хатыннары белән уртак тел таба, алар тиз арада Гомәрнең элеккеге хатыннарын оныталар, авыл хатыны ире янында лаеклы урынын ала. Ниһаять, Гомәр дә бәхет кошын койрыгыннан тотып алуына ышана һәм Мөнибәгә чытырдап ябыша. Ул бәхетнең нинди булуын беренче мәртәбә татый, җәмәгатенең никадәр акыллы һәм гүзәл булуын күреп соклана. Кешенең укымышлы булуы мөһим түгел бит, рухи байлыгы булырга тиеш. Кешедә андый сыйфат йә бар, йә юк.  
 
Мөнибә кешеләр белән ип¬ләп сөйләшә, кирәкмәгән эшкә тыгылмый. Мөмкин бул¬ганда йомшак кына иттереп үз фикерен әйтеп куя, ки¬рәккәндә, телен йота да белә. Беркемгә дә кисәтү ясамый, сорамасалар, фикерен әйтми, киңәшен бирми кала. Сорасалар да: “Болай эшлә!” - дип үзенекен алга сөрми, “Бәлки менә болай эшләсәң, яхшырак булмасмы?” - дип кенә әйтеп куя. Ул әйбергә дә кызыкмый, ирен дә көнләми, ке¬ше өстеннән көлми, шаярса да, үпкәләтерлек итеп әйтми. Гомәр аның белән урамга чыгарга, зур кешеләргә күр¬сәтергә оялмый. Ул аңлый, Мөнибәне барысы да яратып кабул итәчәкләр һәм күп елларга ышанычлы дус булып калачаклар.  Мөнибә аңардан унике бала табачак һәм алдагы хатыннарыннан туган балаларын да тәрбияләячәк. 
 
Язмыш Гомәргә тагын бер сынау әзерләп куйган икән. 90нчы елларда, Ташкенттагы өен сатып, Сама¬рага ки¬тәргә туры килә. Би¬редә ул бер немецның бик шәп аерым йортын сатып ала. Ләкин алар юлда барганда, кинәт кенә акча реформасы булып ала, шуңа күрә калган акчаларын алыштырырга өлгерми. Шулай итеп, бер көн эчендә бик бай кешедән ярлыга әверелә. Бер тиен акчасыз килеп ке¬рәләр алар бу затлы, әмма буш йортка. Шул көннән башлап язмыш аларны битәрли башлый, бик авыр чакларда Мөнибә, иренә күрсәтмичә генә, елап ала. Ә менә иренең елавын аңа ике мәртәбә кү¬рергә туры килә. Беренчесе – бераз тернәкләнеп китеп Водоканалда эшли башлаган вакытта була. Беренче хатыныннан туган малае үсеп җитеп, армиядә хезмәт итеп кайткач, Богырысланга китеп эшкә урнаша. Бераздан, кышкы караңгы төндә телеграмма килеп төшә – егет аны шәһәргә алып кайткан поезд астында калган. Шинеленең чабуы ишек тоткычларына эләккән дә, ишектән ке¬рәл¬мичә, тәгәрмәч астына кереп киткән, бичара күп километрлар буе поезд артыннан сөйрәлеп барган...
 
Җиткән улын югалтуы ни¬кадәр авыр булганын Го¬мәр үзе генә белгәндер. Менә инде улым да кеше булды, дип бик шатланган иде шул. Үзгәртеп кору боламыгында улын аракыдан, юньсез дусларыннан аера алды, ә менә поезд аның башына җитәр дип һич тә уйламады... 
Икенче мәртәбә елаганын да күрергә туры килде Мө¬нибәгә. Бу көнне ул базардан яшенле кара болыт булып кайтып керде. Беренче хатыныннан туган кызы яраткан кешесенә ябышып китүе турында бөтен Самара белә икән инде. Атасының күңеленә нинди яра салды бит, имансыз! Шуннан соң Гомәр ай буе дуслары белән очраша торган базарда күренә алмады. Юкка гына еламаган икән, тагын да кайгы киләсен сизенгән. Кызы кайнана белән тыныша алмагач, Гомәргә шушы зур йортны сатарга һәм кызына аерым, үз гаиләсенә аерым йорт сатып алырга туры килә.     
 
Бу кайгы Гомәрнең тамырын кисә. Заманасы да бит нинди авыр иде. Икенче хатынының улы да алар бе¬лән яши иде. Караңгы кичтә техникумнан өенә кайт¬канда трамвай астында калып һә¬лак була. Кечкенә ба¬ла¬лары да бер-бер арты үлә башлыйлар, 12 баланың алтысы гына исән кала.  
Шулай да Гомәр хатыны, кечкенә балалары хакына тырыша, йорт бакчасында Ташкенттан алып кайткан алмагач, виноград үсентеләре утырта, сөйгән хатыны өчен барысын да уңайлы итәргә тырышып, үз куллары белән кое казый, йортка агач сукмаклар җәя, мунча һәм сарай сала. Өй һаман матурлана, төзекләндерелә бара, балалар үсә. Тик Мөнибә генә иренең ничектер батып калган күзенә карап, картаюын сизә. Ул үз хәлен хатынына берничә айдан, түзәр хәле калмагач кына, сөйләп бирә.  Мөнибә кайгыдан нишләргә, кая сугылырга да белми. Шу¬ны гына аңлый: шатлык¬лы тормышы, аерылгысыз мә¬хәббәте сүрелә башлаган. Баш¬¬кача беркем дә аны болай көч¬ле итеп яратмас, аңа беркем дә ярдәм итә, яклап сүз дә әйтә алмас... 
 
Гомәр операциягә риза була. Табиб операциянең уңышлы булуы биш процент кына дип ки¬сәтеп куя. Ел буе чыдап булмаслык сыз¬лануларга түзеп, хаты¬нын һәм балаларын газап¬лаганчы, операция вакы¬тында үлү җиңелрәк, дип исәп¬ләгән булса кирәк. Бил¬геләнгән көнне өй¬дәгеләр белән хушлаша, хатыны бе¬лән икенче бүлмәгә чыгып: “Мөнибә, гафу ит инде мине. Шуны бел – син минем бердәнбер чын мәхәббәтем. Сине очраткан өчен язмышыма рәхмәтлемен. Минем мәхәббәтем сине һәм балаларыбызны саклаячак. Икенче кешегә кияүгә чыксаң да, каршы түгелмен. Синдәй тугры һәм ипле кешене хәтле күргәнем булмады. Нык бул, мин сине яратам”, - дип өеннән чыгып китә. 
Мөнибә нык булды. Го¬мәрнең үле хәбәре килгәч кенә, кырык яшьлек ананың күкрәгендә сөте кипте, бер төндә чәчләре агарды. Бу вакытта кечкенә Әскәргә дүрт кенә ай тулган иде әле. 
 
Калган гомерендә дә нык булды хатын. Тормыш авырлыкларына карамастан, балаларын үстереп, тормыш юлына озата барды. Балаларына ата куллары бик тә кирәк иде шул. Бигрәк тә уллары белән кырыс булырга туры килде. Ки-лешмәүчәнлеге өчен балалары аны “полковник” дип атыйлар иде. Шулай да олыгайган балаларына әни генә түгел, сердәш тә, дус һәм ки¬ңәшче дә була белде ул. 
 
Мөнибәнең кулын сорап килүчеләр дә булмады түгел, барысын да борып җибәрде, соңгы көненә кадәр ирен яратты. Ул үзенең янында башка кешене түзә дә алмаган булыр иде. Бөтен җан җы¬лысын, бөтен мәхәббәтен Гомәргә биреп бетерде ул. Аны күмгәннән соң, җырлый да алмады. Ул бит аның тавышын бик ярата иде, дуслары белән арык янында күңел-сафа корып утырганда җырла әле, дип сорала иде... 
...Мөнибәнең җәсаденә җы¬елган бихисап халыкны күргәч кенә, микрорайон кешеләре күршедә кем яшә¬гәнен аңладылар. “Кемне күмәсез?” дигән сорауга: “Хөрмәтле кеше, гүзәл хатын, бөек ана”, - дигән җа¬вап ишет¬теләр. Чөнки ул Го¬мәр¬нең Черемшән елгасы буенда¬гы Түбән Каменка авылыннан табып алган тиңсез асылта¬шы иде...
 

Разия БУКИНА
Бердәмлек
№ --- | 10.03.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»