поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.03.2024 Җәмгыять

Дулкыннарга каршы тору өчен

Гаилә бит ул чиксез диңгездә йөзгән ныклы көймә сыман. Анда утырган кешеләр киңәшеп-аңлашып ишкәндә генә көймә диңгез дулкыннарын югалтуларсыз уза ала. 2024 елны президент Владимир Путин «Гаилә елы» дип игълан иткән иде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы бу елны татар шәхесләренә багышларга булды.

Шулай булгач, Самараның «Яктылык» мәктәбе укучылары, Крутые Ключи бистәсендәге 7 санлы мәктәптә һәм Южный городтагы белем бирү үзәгендә татар теле түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар катнашында уздырылган «Ныклы гаилә - дәүләт нигезе» регионара чарасы да шушы темаларга багышланган иде.
 
2 мартта «Яктылык» мәк¬тәбендә, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы, «Дуслык» региональ иҗади-иҗ¬ти¬ма¬гый оешмасы президенты Фәх¬ретдин Канюкаев инициативасы белән һәм губернатор администрациясе ярдәмендә, оештырылган бәйрәмдә өлкә мөселманна¬ры Диния назәрәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Самара өлкә хөкүмәтенең мә¬гариф министры урынбасары Ольга Лысикова, «Дуслык» иҗтимагый оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров, шәһәр мэриясе администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов катнаштылар. 
 
Тантаналы чарага махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гаиләләре чакырылган иде. Нәкъ ме¬нә шундый гаиләләрдә тра¬ди¬цияләр саклана һәм балаларга әхлакый тәрбия бирелә, ватанпәрвәрлек хисләре тәр¬бияләнә. 
Бәйрәмнең тантаналы өле¬шендә чыгыш ясаган һәр кунак гаиләле тормышның җәмгыять, кешелек дөньясы өчен никадәр мөһим булуы, балаларга бирелә торган традицион тәрбия килә¬чә¬гебезгә йогынты ясавы турында сөй¬ләде. «Бүген кайбер ил-ләрдә гаилә кыйммәтләре институты, кешелеклелек сый¬фатлары җуела бара. Ә без андый агымга кушыл¬мас¬ка, киресенчә, ата-баба¬ла¬рыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне саклап, ки¬ләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Әлбәттә, бу патриотик тәрбия бирүне дә күз уңында тота», - дип сөйләде Фәхретдин Канюкаев. 
 
 
Чараның аерым бер өлеше махсус хәрби операциядә кат¬нашучыларның гаиләләренә багышланган иде. «Дуслык» оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән гаилә әгъзаларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бү¬ләкләр һәм Оренбург шәл¬ләре тапшырылды, ә өлкә мә¬га¬риф министрлыгы мах¬сус хәр¬би опе¬рациядә катна¬шу¬чы¬лар¬ның балалары өчен бү¬ләк¬ләр әзерләгән иде. 
 
Чара «Яктылык» мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды, концертта барлыгы 140 яшь талант катнашты. Кунаклар һәм ата-аналар, дәртле татар биюләрен һәм моңлы җыр¬ларын башкарган нәни артистларны хуплап, һәр номерны алкышларга күмеп бардылар. Бәйрәм аягүрә ба¬сып күмәк башкарылган «Туган тел» җыры белән тә¬мам¬ланды. Мәртәбәле ку¬нак¬ларның, өлкән буын вә¬кил¬ләренең гаилә, туган тел, Ватан, тәрбия турында сөй¬ләгән сүзләре бала¬лар¬ның күңеленә сеңеп калыр, үз гаиләләрендә, шушы мәк¬тәп¬тә алган тәрбия кый쬬мәт¬ләре гомерлек вектор булып хезмәт итәр, дип өмет¬ләнеп калабыз. 
 
Актлар залында барган чара белән параллель рәвештә мәктәп фойесында рус шашкасы буенча турнир да оештырылган иде. Төп хөкемдар итеп өч тапкыр дөнья чемпионы булган Олег Дашков чакырылды. Ә спорт залында милли көрәш буенча ярышлар узды. Аларны “Яктылык”  мәктәбе тренеры, көрәш буенча спорт мас¬теры Руслан Йосыпов хөкем итте. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән бү¬ләк¬ләнделәр. 
 
Тормышның аерылгысыз кыйммәтләре булган мә¬хәббәт, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек сыйфатларына акцент ясаган матур бәй¬рәм балалар күңелендә тату гаилә, көчле һәм сәламәт җәм¬гыять төзү нигезе булып калсын иде.
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 08.03.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»