поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2024 Җәмгыять

Гөлләмәләр бүләк итәм (ХИКӘЯ)

Дөнья дигәнең Адәм баласын төрлечә сынап карый. Йә югарыга күтәрә, йә язмыш чоңгылында батырып калдыра. Язмыштан узмыш юк шул, юк! Иренең мәрхүм булганына күп вакыт үтсә дә, Заһидә еш кына уйларына батып утыра. Бу көнне дә шулай кәефсез генә аны-моны эшләп йөри иде. Кинәт күзе тәрәзәгә төште.

Капкасы төбенә затлы гына чит ил машинасы килеп туктаган. Аннан ыспай гына, килешле киенгән, гырнадир кебек гәүдәле ир-ат төште дә башта шау чәчкәдә утырган яран гөлле тәрәзәгә карап торды, аннан әкрен генә атлап, йортка керде һәм ишек кыңгыравына басты. Өй эченнән шушы хәлләрне күзәтеп торган Заһидә, аңына килгән кебек, кулларын күтәреп:

- Я, Раббым! Асылгәрәй ич бу! Ни эшләп йөри монда! Күпме еллар күрешкәннәре булмады! Хатын нишләргә белми басып торганда, Асыл¬гәрәй тагын төймәгә басты. Кыңгырау Заһидәне айнытып җибәргәндәй булды. Ул үзе дә сизмәстән йөгереп кил¬де дә ишекне киң итеп ачып җибәрде. Каршында, кау¬шавын сиздермәскә телә¬мә¬гәндәй елмаеп, чыннан да Асылгәрәй басып тора иде. 

- Исәнме, Заһидә! Ошбу якларга килеп чыккач, си¬нең хәлеңне дә белеп чыгыйм әле, дип уйладым. Күп¬ме сулар акты, күпме еллар кү¬решмәдек бит, әй! - Ул За¬һи¬дәнең  онытылып торганын сизеп алды бугай. - Бәлки кунакны өеңә чакырырсың, ә?- диде, әрсезләнә төшеп.
- Исәнме, Асылгәрәй!.. Мин... мин... - диде Заһидә, кау¬шавын яшерергә тырышып. Оялудан тамагы кипте, бит алмалары кызышты.
- Заһидә, Заһидә! Мин барын да беләм, синең ялгыз калуың турында ишетеп килдем. Үпкәләмә инде, берүк! Яз¬мышларны Аллаһы Тәгалә үзе төзи бит!
Кунак өйгә кергәч, Заһидә, чәй куеп җибәрде. Үзе өстәлгә тәм-томнар тезгән арада күз кырые белән генә ирне күзәтте. Асылгәрәй дә яшьлек чибәрлеген җуймаган, кы¬зу-кызу атлап йөрүче, сылу гәүдәле Заһидәдән күзен алмады. Башында төрле уйлар бөтерелде. Заһидә чынаяк¬ларга чәй салгач, сүз башладылар.
- Озакка кайттыңмы, Асыл¬гәрәй?
- Белмим әле, язмыш ни дияр бит. Заһидә, мин сиңа бер зур үтенеч белән килдем... Юк, үтенеч түгел, тәкъдим белән... Бу сүзләрне әйтүе бу хәтле авыр булыр дип һич кенә дә уйламаган идем...
 
Асылгәрәй кинәт тирләп чыккан маңгаен кулъяулыгы белән сөртте дә:
 - Заһидә, кадерлем! Мин бит синең кулыңны сорарга килдем! Әйдә, язмышларыбызны бергә бәйлик. Үзең дә беләсең ич, мин гомерем буе ялгыз яшәдем. Хәзер син дә ялгыз калдың.
- Юк… юк... Асылгәрәй... Кирәкми.. Кешеләр ни әй¬тер? Балаларымнан оят... Рәхим¬җа¬ным рәнҗер!!
- И, Заһидә, Заһидә! Үз гомереңә башкалар турында гына уйлап яшәдең бит син. Синең дә бәхетле булырга хакың бардыр бит, ә!  Сине яратып, сине көтеп үтте бит гомерем! Балаларыңның үз тормышлары инде. Ә Рә¬химҗаның сиңа берничек тә үпкәли алмый. Ул дөнья тормышын төгәлләгән инде, мәң¬гелек йортка күчте. Тормыш иптәшең синең ялгызлык әчесендә әрнеп яшәвеңне хупламас иде. Ә безгә, тере кешеләргә, яшәү турында уйларга кирәк, Заһидә! 
 
Берникадәр вакыт сөй¬лә¬шеп утыргач, Асыл¬гәрәй, Заһидәгә уйларга вакыт биреп, саубуллашты да әби-бабасы яшәгән буш йортка кай¬тып китте.
Урамда әбиләр чуагы. Көз агачларны аллы-гөлле төс¬ләргә манган. Кояш та җәй көннәрендәгечә түгел, сал¬мак-сабыр гына кыздыра.
Асылгәрәй килеп киткәч, Заһидәнең калебе чуалды, хәтер төпкелендә сакланган истәлекләре яңарды. Ул кая гына барса да, ниләр генә эшләсә дә, аның күз алдыннан яшь Асылгәрәй китмәде. Заһидә төшендә дә аны күреп уяна, Асылгәрәй аңа карап елмая, дәшә иде. 
 
...Менә За¬һи¬дәнең унҗиде яшьлек самими, матур чагы.Язгы ташулар төшкән, гөр¬ләвекләр аккан, алмагачлар, шомыртлар шау чәчкәгә күмелеп утырган кичтә ул күршедә үскән, үзеннән бер¬ничә яшькә өлкәнрәк дус кы¬зы Ләйсәнә белән авыл клубына кинога киттеләр. Ул вакытта интернет, компьютер, кәрәзле смартфон юк, һәркем үз гаменә буйсынып, тыныч кына яши. Көндезләрен колхозда эшлиләр, ә кичләрен авыл клубында модада булган һинд, гарәп фильмнарын карарга йөриләр иде. Алдынгы, тырыш эшчеләр, ярышта җиңүчеләр хезмәтенә күрә бүләген ала, ял йортларында ял итәләр иде. Кемдер шә-һәргә китеп, югары белем ала, икенчеләре авылда кала. Әй¬терсең лә җир шары Бөек Ватан сугышыннан соң рәхәт тынлыкка чумган! Кешеләр тынычлык рәхәте кадерен белеп яшиләр. 
 
Заһидә белән Ләйсәнә клуб янында сөйләшеп тор¬ган егетләр яныннан үтеп, эчкә үттеләр. Кино тәмам¬лан¬гач, яшь-җил-кенчәк эскә¬мияләрне ян-якка  җыеп куйдылар да танцылар башланды.  Гармун көенә биючеләр¬не карап, серләшеп  утырган кызлар янына матур гына киенгән чибәр егет килеп бас¬ты һәм, Заһидәне биергә чакырып, кулын сузды. Оялудан кызның бит алмалары алсуланып китте, башын чайкап егетнең тәкъдимен кире какты. Ә егет оялып тормады, гармунчы янына килеп гармунын алды да Заһидәгә карап җырлый башлады:
 
Гөлләмәләр бүләк итәем,
Күмеп сине чәчәк тавына,
Аккош булып төшәр идем
Очып барып каршыңа...
 
Егетнең көр тавышы клуб бинасына гына сыеша алмады, ачык ишектән ургылып чыгып, авыл урамнарына таралды, язгы гөрләвекләргә кушылып акты сыман... Әйе, Асылгәрәйнең Заһидәгә чын-чынлап гашыйк булуын бөтен халык күрде.
 
Ә кызлар аның турында гайбәт саттылар: 
- Син нәрсә, дускаем! Кү¬рәсеңме, ул җитлеккән шә¬һәр егете. Беләбез инде андый¬ларның кем икәнлеген! – дип, Ләйсәнәнең Заһидәгә акыл сатып утырганын ишеткән Кәримә: 
- Син, Ләйсәнә, бигрәк инде! Заһидә бик яшь бит әле ул, куркытма син аны! 
- Кәримә, бу егет кемнәргә кайткан соң? - дип сорады Заһидә. 
- Кем булсын инде, Лачын Гали бабайның оныгы Асылгәрәй инде. Шәһәрдән кайтып-китеп йөри. Аның турында бернинди начар сүз дә ишеткәнем юк. Их, кызлар! Шундый егетең булса икән! Үзе чибәр, үзе тәр¬бияле, үзе спортсмен. Кая куйсаң да, сынатырлык тү¬гел. Мондый егетнең кочагына сыенып, бер назлануың, иркәләнүең ни тора! Лачын - лачын инде ул! Карчыга түгел, - дип кычкырып көлде Кәримә. 
Кәримәнең шушы сүз¬лә¬реннән соң Заһидә әллә оятыннан, әллә гарьләнеп, сикереп торды да клубтан чыгып та китте. Аның артыннан Ләйсәнә ташланды. Ә  Асылгәрәй аптырап басып кал¬ды.
 
Төн патшасы хуҗа булып, хакимлек иткән караңгы авыл урамнары буйлап сөй¬ләшми генә кайтып баручы Заһидә белән Ләйсәнә бераз эндәшми торгач, Ләйсәнә: 
- Дускаем! Мондый егет¬ләргә бернинди ышаныч та юк. Алай да, син аңарга ышанма, бигрәк мут егеткә охшаган. Егетләр турында бернинди тәҗрибәң дә юк. Үзеңне алдап, китеп барса, ни хәл итәрсең! Ашыкма, дустым, ялгыша күрмә тагын! – дип өсте-өстенә кисәтеп куйды күрше кызы. Ә үзенең көнләшүдән эче янды. Заһидә аңа җавап бирергә өлгерә алмый калды. Кинәт якында гына мотоцикл гөрелтесе ишетелде. Асылгәрәй көчле фара яктысында кызларны күреп алып, мотоциклын шунда таба борды. Кызлар югалып калмады. Ләйсәнә үз йортларына таба йөгерде, Заһидә дә капкасын бикләп, кереп качты. Гашыйк егет, мотоциклыннан сикереп төшеп, кыз артыннан ташланды. Ләкин бикле капка аша үтеп, эчкә керә алмады. Ул капка аша кызга ялынды: 
- Заһидә, ач әле капкаңны. Әйдә, сөйләшик әле! Мин бит сине рәнҗетер өчен кил¬мәдем! Миңа йөрәгемне ачып бирергә ирек бир әле. Зинһар, тыңлачы мине! - дип ялынды. Шулвакыт таң әтәчләре сузып-сузып кычкырырга керештеләр. Җәйге кыска авыл төне үтеп, әкрен генә сы¬зылып таң ата, җир йөзенә яңа көн туарга җыенып, яктылык иңә башлады. Аптыраудан гаҗиз булган кыз йөгереп өенә кереп китте. Ул кеше сүзенә калудан курыкты. Иртән көтү куарга чыккан әнисе капка төбендә егетнең төшеп калган күлмәк запонкасын табып керде. Ул аны кызына китереп бирде дә: 
 
- Бәрәч, кызым, син дә үсеп җиттеңмени! Кара аны, тәүфыйгыңны югалтма бе¬рүк! – дип кисәтеп куйды.
Ә иртәгесе көнне Асыл¬гәрәй, әби-бабасы белән саубуллашып, әти-әнисе янына шәһәргә китеп барды. Чөнки аңа армиягә китәргә повестка килгән иде...
 
Менә шушы үткән тормыш вакыйгаларында казына торгач, Заһидә хисләр өермәсе эчендә югалып калды. Ул кинәт сикереп торды да шкафыннан бер кечкенә генә коробка чыгарды, һәм ничә еллар кулына алып та карамаган запонканы учына салып, әйләндереп-әйләндереп карады. Ни булгандыр аңа, ул озак түзеп кала алмады, күзләренә яшьләр килде. Белмим, хатын үткән тормышын сагыныпмы, әллә... әллә бүгенге көндә дә Асылгәрәйгә карата йөрәк түрендә яшеренеп, пыскып яткан яшьлек мәхәббәте яңардымы?! Бер ша¬гыйрь әйтмешли: “Аңла¬мас¬сың хатын-кыз йөрәген”.
...Яшь Заһидә мәктәптәге имтиханнарын уңышлы гына тәмамлагач, Татарстанның  Бөгелмә шәһәрендә укытучы һөнәрен үзләштерде. Аны тәмамлагач, кайтып, авыл мәктәбендә балалар укытты.
Тормыш сәгатьләре узган вакытны алмаштырып кына тордылар.
 
Заһидә үз һөнәрен бик яратып башкарды. Тырыш, белемле, тыйнак укытучыны укучылары да, әти-әниләре дә, укытучылар коллективы да бик яратып, хөрмәт иттеләр. Хәзер аның Асылгәрәй турында уйланып утырырга вакыты да юк иде. Хәер, ул күбрәк Ләйсәнә сүзләренә ышанды. Асылгәрәй бүтән авылга кайтып күренмәгәч, армиядән яңа гына кайткан, авыл хуҗалыгында машина йөртүче булып эшләүче Рәхимҗанга тормышка чыгып куйды. Тыныч холыклы ире аны рәнҗетмәде, бик яратып гомер итте. Алар кызлары Айсылу белән уллары Айнурга гомер бүләк иттеләр. Балалар үсеп, һөнәрле булгач, үз ояларын кордылар. Тик, бәхетсезлек димә инде, Рәхимҗанның гына исәнлеге көннән-көн начарая барды. Күпмедер вакыт узгач, ул фани дөньядан ахирәт тормышына күчеп, үзенә җан тынычлыгы алды. Менә шулай итеп, Заһидә ятим, тол хатын булып, ялгыз калды.
 
Асылгәрәй тормышына килсәк, ул бик катлаулы булып чыкты. Ул армия хез¬мәтендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Өлкән сержант исеменә лаек булды. Тик Әфганстанда барган сугыш туктарга да уйламады. Бераз вакыт узганнан соң Асыл¬гәрәйне хезмәттәш егет¬ләре белән биредә бик каты барган бәрелешләрдә үз бурычларын үтәргә озаттылар. Канлы сугышлар барган вакытта Асылгәрәй тик Заһидәне уйлап, көч алды, гомерлек мәхәббәтен күңе¬лен¬нән чыгарып ата алмады. Ә беркөнне ул иптәшләре белән дошман кулына әсир төште. Алексей исемле иптәше бе¬лән качып барганда, яраткан сугышчан, тугры дус¬ты, аның гомерен саклап, дош¬ман ягыннан килгән пуляга үз күкрәген куеп, һәлак булды. Үлгән вакытта илебезгә кайтып, улы Игорьны ятим балалар йортыннан алып, үзе тәрбияләвен үтенде. Асыл¬гәрәй җан дусты өстенә кап-ланып елады һәм сүз бирде. Ә хәрби хезмәттән кайткач, ул Игорьны эзләп табып (мәрхүм әнисе аны тудырган вакытта гүр иясе булган), үзе тәрбияләп үстерде. Яшь әти улына яратып Ирек дип эндәшә иде. Ул малайны татарча сөйләшергә, укырга-язарга, татар халкының тарихы белән кызыксындырып, аларны хөрмәт итәргә дә өйрәтте. Аның гомерен сак¬лап, үз гомере белән түләүче Алексейга биргән антына туг¬ры калып, Асылгәрәй малаен үстереп, укытып, һөнәрле иткәч, олы тормышка аяк бас¬тырды. Ир уртасы булып җитлеккән Асылгәрәй гомере буе Заһидәсен яратып, юксынып, аның турындагы матур истәлекләр белән яшәде. Тик ялгызлыктан эче пош¬кан чакларда ул түзеп кала алмый: "Их! Беркемкәгә дә кирәкмәгән шашып яратуым, гомерлеккә үкенечкә калды!" – дип өзгәләнгән, Заһидәнең язмышы белән кызыксынган чаклары булгалады...
 
Шуның өчен ул, Заһидә¬нең өенә барып, аның белән күрешеп, сөйләшеп кайтты да инде. Әйтергә кирәк, Асыл¬гәрәй килеп киткәч, За¬һи¬дә тирән уйларыннан чыга ал¬мый, күңелендә туган сорау¬ларына җавап эзләп, гоме¬ре үтә. Халык әйтсә - хак әй¬тә, диләр. Кешенең яшь¬леꬬ¬тәге кылган хата-ким¬ч嬬лекләре, гомер уртасына килеп җиткәч, Адәм баласын йоклатмый да, ашатмый да-эчертми дә, барысы өчен җବвап бирдерә, диләр. Дөрес икән!
Тормыш юлында тагын оч¬рашулар булдымы соң Асыл¬гәрәй белән Заһидәнең?
Әйе, шул, яшьлектә булды! Авылда урып-җыю эшләре тәмамлангач, Заһидәнең Рә¬химҗанына, алдынгы машина йөртүче буларак, колхоз идарәсе ял йортына барырга юллама бүләк итте. Ул җыенып китеп барды. Ә Заһидә улы Айнур һәм кы¬зы Айсылу белән, йорт ху¬җалыгын карап, өйдә калды.
 
Көннәрдән бер көнне кы¬зы Айсылу теше сызлап җәфаланды. Ул вакытта авыл¬да теш табибы юк, шу¬ның өчен атлап-данлап район хастаханәсе юлын таптарга туры килә иде. Айнурны күрше хатынына калдырып, Заһидә кызы белән авыл башындагы тукталышка таба юл тотты. Авыл көзге гүзәллеккә чумган. Өл¬кән¬нәр әйтмешли, әбиләр чуа¬гы. Каен агачларына кунган ап-ак пәрәвезләр талгын җилдә тибрәләләр. Шушы ила¬һи, матур мизгелләр сылу кызларның, өрфиядәй ап-ак челтәр шәлләр ябынып, сөйгән егетләре янына очрашуга барырга җыенуларын хәтерләтә сыман тоела. Ошбу гүзәллеккә сокланып, онытылып карап торган вакытта бер җиңел автомашина Заһидәләр турысыннан “вышт” итеп үтеп китте. Һәм бе¬раз алга китеп туктап калды да, артка таба чигенә-чи¬генә, кызы белән басып торучы яшь хатын янына килеп туктады. Заһидә үз күзләренә үзе ышанмый, аптырап кал¬ды. Ә машина эчендә Асыл¬гәрәй утыра иде.
 
Кинәт машина ишеге киң итеп ачылып китте һәм аннан Асылгәрәй килеп чыкты. Ул эре-эре атлап килде дә, ап-ак тешләрен балкытып, елмаеп: 
- Исәнме. Заһидә! Тау белән тау гына очрашмый, ке¬шеләр белән кешеләр  очраша, диләр, хак икән!
- Исәнме, Асылгәрәй, - дип, яшь ирнең сәламен алды Заһидә.
 
- Заһидә, кая җыендыгыз болай?! Әйдәгез, утырыгыз, кая кирәк, шушында алып барам! - Асылгәрәй хатынның үзсүзлелеген яхшы белә иде, шуның өчен югалып калмады, Заһидәнең кызын кү¬тәреп алды да арткы утыргычта утырып торучы улы яны¬на илтеп утырты. Ә яшь ха¬тынны җилтерәтеп, алгы утыргычка утыртты. Менә шулай очраштырды язмыш пәһ¬левандай ир солтаны Асыл¬гәрәй белән нечкә билле, сылу гәүдәле Заһидәне. 
И, дөнья, дөнья! Бигрәк көтелмәгән вакыйгаларга бай инде син! Яшь әнигә болай ансат кына котылырга язмаган икән әрсез ир-егеттән. Асылгәрәй хастаханәгә барып, Айсылуның тешен дә¬валаганны көтеп торып, ха¬тынның ай-ваена карамый, машинасына утыртып, авылга алып кайтты. Юлда кайтканда ир кинәт машинасын борып алып, куе урман эченә алып керде. Балалар алдында ачыктан-ачык сөйләшеп булмый ич, яшь хатын берни әйтә алмый, бары тик сорау тулы күзләре белән Асылгәрәйгә карап алды һәм, аның уйчан, җитди күзләрен күреп, тынып калды. Бераз баргач, машина туктады.
 
Әйтергә кирәк, биредәге матурлыкка сокланып туймаслык иде! Алда, агачлар арасында түм-түгәрәк көз¬ге¬дәй күл җәелеп ята. Күл¬дәге балыклар чулт та чулт сикерешеп уйныйлар. Көз килүгә карамастан, аяк астын¬дагы чирәм яшел төсен җуймаган. Рәхәт! Җәннәт почмагыдай дөнья тып-тын. Балалар шушы кыска вакыт эчендә дус¬лашып та өлгерделәр. Алар кулга-кул тотынышып йө¬герделәр, уйнадылар.
Су өстенә карап, хозурланып, уйланып басып торган ир кинәт йөзе белән Заһидәгә таба борылды да,  дулкынлануын яшерә алмый, ике кулын күтәреп:
- Заһидә... Заһидәкәй! Ош¬бу матур гүзәллекне мин сиңа бүләк итәм! 
Аннан соң бераз тынып торгач: 
 
- Заһидә, - дип эндәште ир. – Мине гомерем буе бер сорау борчый: яшь  чакта, хә¬терлисеңме, клубтан кайткач, син өеңә кереп качтың? Никләр генә минем белән сөйләшергә теләмәдең?! Их, Заһидәкәй, әгәр шул чагында мине читкә тибәрмәсәң, мин дә бүгенге көндә гаиләле, ярат¬кан хатыным, балаларым белән бергә яшәгән булыр идем.
- Син ни сөйлисең, Асыл¬гәрәй? Мин бик яшь идем бит ул вакытта. Яңа гына унҗидесе тулган авыл кызы, шундый җитлеккән, шашкын хисле, әрсез шәһәр егетеннән куркып калдым. Туктале, син ни турында сөйлисең әле? Гаиләле булыр идем дисең? Ә үзең улың белән кайткансың. Берни дә аңламыйм мин. Зин¬һар, аңлатып сөйләче!
 
Заһидәнең шушы сүз¬лә¬реннән соң Асылгәрәй бө¬тен тормыш юлы, армиядә хез¬мәт иткәндә, Әфган сугышына озатылуын, канлы сугышта чолганышта калып, әсир төшүләрен, җан дус¬ты Алексей хакында исән калуын, аның ятим кал¬ган улы Игорьны-Ирекне тәр¬бияләп үстерүе  турында сөйләп бирде. Аннан соң ир-егет: 
- И, Заһидә, сиңа булган мәхәббәтем генә саклап, исән йөртеп кайтарды бит мине. Ул миңа яшәргә көч бирде. Ләкин минем мәхәббәтем беркемгә кирәкми, әрнүле үкенеч булып калды.
Аның шушы сүзләреннән уңайсызланып, Заһидә күз¬лә¬рен кая яшерергә белми, оялды.
- Асылгәрәй! Зинһар, ки¬черә алсаң, кичер мине берүк! Мин бит синең турыда берни белми яшәдем.
 
- Заһидә, бер сүз әйтимме? Танылган җырчы Әлфинә Әз¬һәмова җырлаганча: "Төн¬ге урам урлады минем бә¬хе¬темне!" Әйдә, Заһидә, ялгышларны төзәтеп, бергә булыйк! Сине бәхетле итәрлек көчем дә, тырышлыгым да зур минем. Ир кинәт Заһи¬дәгә таба тартылды. Аның сөй¬гәнен үбәсе, кочагына алып, наз¬лый¬сы килде. Көт¬мә¬гәндә, За¬һидәнең кызы Айсылу йө¬ге¬реп килеп: 
- Әнием, әнием, әйдә өйгә кайтыйк инде! Бәлки әтием дә кайтып килер, - диде.
Сабыеның сүзләрен тың¬лап торган Заһидә: 
 
- И, Асылгәрәй! Күрәсеңме, менә синең сүзләреңә минем кызым җавап бирде дә инде! Чөнки балаларымның да, Рәхимҗанымның да бернинди гаепләре юк. Алар тормышын бәхетсез итеп, без синең белән мәңге дә бәхетле була алмаячакбыз. Үпкәләмә инде миңа, берүк. Хәзер соң шул инде, бик соң. Син дә үз бәхетеңне табарсың әле, Асылгәрәй...
Менә шушы уйлар йомгагы эчендә адашып яшәгән Заһидә янына авылга кайт¬кан Асылгәрәй тагын аны күрергә, җавап  алырга дип килде. Бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утырганда, кинәт ишек ачылып китте дә өйгә күрше хатыны Ләй¬сәнә килеп керде. Ул яшь чагында бергә уйнап үскән, теге язгы кичтә “акыллы ки¬ңәшләр” биреп, Заһидә белән Асылгәрәй арасында сүз куерткан, тормышка чыккач та өйләре күршедә туры килгән Ләйсәнә иде. 
Заһидә белән Асыл¬гә¬рәй¬нең бергәләп, сөйләшә--сөйләшә чәй эчеп утыруларын күргәч, үзе дә толлык гомере кичереп яшәгән Ләй¬сәнәнең көнләшүдән йө¬зе караңгыланып куйды. Ул чәй эчеп тормады: “Мин әллә улың шәһәрдән кайттымы икән, дип хәл белергә генә кергән идем. Ярар, күр¬шекәем, сезне тыгызлап тормыйм инде”, - дип, чыгу ягына таба борылды.   
Заһидә аны озатырга чыккач:
 
- Нәрсә, Заһидә, кияүгә чыгарга уйладыңмы? Го¬мергә өлкәннәр: “Ирдән ир¬гә йөргәнче, гүрдән гүр¬гә йөрсәңче”, - дигәннәр бит. Кеше ни әйтер соң?! Шушы турыда уйладыңмы син?! Минемчә, безнең бергә аралашып яшәвебез хәерлерәктер дә әле. Олыгайган көнеңдә башыңа борчу алма! Ирне бит аны гел көйләргә, тәмле ризыклар белән сыйларга, хәтерен калдырмаска ки¬рәк. Асылгәрәй синең Рә¬хи쬬җа¬ның түгел инде, дип тис¬кәре сүзләре белән үзә¬генә үтте Заһидәнең.
 
Күршесен озатып кер¬гән¬дә, Заһидә исемле хатын-кыз¬ның күзләре сүнеп калгандай тоелды Асылгәрәйгә. Ул эшнең нидә икәнлеген бик тиз аңлап алды. Бөтенләй аптырап калган хатынга уйларга кушып, чыгып машинасына утырды да китеп барды. Китәр алдыннан: 
- Заһидә, кеше сүзе кеше үтерә, диләр. Син йөрәгең куш¬канны үтә, үз акылыңа буйсын! Әгәр теләсәң, мин сине шәһәргә алып китәм. Минем анда ике катлы коттеджым бар. Мин сине һич¬кайчан ирексезләмим. Әгәр шәһәр тормышын теләмәсәң, бизнесымны улыма тапшырып, авылга кайтып урнашам. Тик мине кире какма, Заһидә, икебез дә ялгызлыктан тилмергәнче, калган гомеребезне бергәләп үткәрик, - дип инәлде ир заты.
Асылгәрәй китеп баргач, Заһидәнең кызы Айсылу килеп керде. Ул әнисе турындагы гайбәтне ишеткән булган, күрәсең. Шуның өчен туры ярып салды: “Их, әнкәй! Кеше сүзе тыңласаң, хур булырсың, диләр. Син карт карчык тү¬гелсең әле. Безгә дә килеп торасың килми. Үз нигезеңне бик яратасың шул. Әллә тә¬вәккәлләп карыйсыңмы, ән¬кәй!” 
 
Кызы белән сөйләшкәч, Заһидә ханым уйланып калды. Дөрестән дә, аның Айсылуы бик акыллы сүзләр сөйли ич! Болай әче сагышка батып, моңаеп яшәгәнче, әллә тәвәккәлләп караргамы соң? Күңелдә бары тик моңсу бушлык! Кайчандыр  йорт тутырып, терлек асраган абзар бушап калган. Йорт эчендә ду килешеп, уйнап чапкан сабыйлар тавышы да тынган. Алма бакчасына керсәң, биредә үсеп утыручы чәчәкләр дә моңаеп,  таҗларын салганнар. Төн¬нәрен шушы зур йорттагы өеңдә уянып китәсең дә биредәге тынлыкны, бушлыкны күреп котың оча... Ә иң мөһиме: авырып азапланганда, бер йотым су бирүче, күңелеңне күтәрердәй җылы сүзләр әйтүче гомер юл¬да¬шың – җан дустың юк. Хәтта ялгыз утырып ашыйсы-эчәсе дә килми. Шуның өчен ялгызлык әчесе бик авыр, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән. Әйтергә кирәк, аккошлар да парларын югалткач, тилмереп кычкыралар. Ә без гади кешеләр. Кая булса да чыгып китсәң, тизрәк кайтырга ашкына күңел. Кайтып кергәч, тагын шул үзәккә үтәрлек моңсу бушлык каршы ала си¬не! Менә шундый уйлар көн дә Заһидәнең җанын кимерә. Аллаһы сак¬ласын! Дошманыңа да язмасын! Ә балалар яшь әле. Алар мәшәкатьле дөнья авызын тутырыр өчен көне-төне чабалар. Ул аларга һич кенә дә үпкәләми. Бары тик хәер-дога гына кыла. Менә шундый уйлар белән көрәшеп төн чыкты Заһидә. Аның уйларын раслагандай төнге әче җил, бөтен дөньяны дөбер-шатыр китереп, күңелгә шом салды. 
 
Аллага шөкер, бүген дә алсуланып, матур итеп таң атты. Төнге уйлар таралды. Көчле җил басылып, елмаеп балкып чыккан кояш бөтен галәмне сөендерде. Бик озак та үтмәде, Асылгәрәй килеп җитте. Аны күргәч, Заһидә¬нең күңеле күтәрелеп китте. Ул йөгереп барып ишекне ачып җибәрде. Сөекле Заһидәсенең сабыр гына, өмет тулы күзләре белән аңа карап торуын күргәч, Асылгәрәй дә аңа карап елмайды һәм кулындагы гөл¬ләмәләрен сузды...
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.02.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»