|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2023 Авыл
Каз өмәләре гөрли. Авылларда милли гореф-гадәтләр ничек сакланаБорынгыдан татар авыллары ямьле елгалар буенда урнашканнар. Чөнки халкыбыз каз үрчетүдән ямь тапкан. Ни дисәң дә, каз ите салып пешергән аш аеруча тәмле, бәлеше - хуш исле, ә каклаган ите - туй бизәге. Каз маен аерым саклаганнар һәм аш-су әзерләгәндә кулланганнар, кышкы салкыннарда кемнең дә булса колак очы, кулы яисә бите туңганда сөртеп, дәва күргәннәр. Ә каз мамыгыннан ясалган түшәк-ястыклардан да йомшаграк мендәр бармы икән? Кибеттән сатып алган синтетик мендәрләр каз мамыгыннан ясалган түшәккә җитми инде ул!
Каз үрчеткән йортта үскән кәләшкә бирнә әзерләү дә берни түгел. Кү¬переп торган өр-яңа мен¬дәр-ястыкларга кыш буе кич утырып чиккән тышлыкларын кидереп куясың да иң усал кайнана йөрәге дә эреп китә, биллаһи! Җиткән кызы булган әниләр һәр елны берни¬чә казны каклап куярга тырышканнар. Никах-фәлән бу¬ла калса, пар каз иң кадерле туй күчтәнәче була инде ул. Аларны матур табакка салып, хәтта киендереп тә туй мәҗлесендә чыгарганнар. Бу күркәм йола бүгенге көндә дә сакланып килә.
Шушы көннәрдә Шенталы районы, Денис авылында каз өмәләре башланды. Ба¬дыйковлар гаиләсе уздырган өмә бөтен йоласына туры китерелгән иде. Ярдәмчел һәм ачык йөзле апалар бик теләп катнаштылар бу өмә¬дә. Күмәк эш бик күңелле башланды. Хатын-кызлар җыр¬лый-җырлый, авыл хәлләрен сөй¬ләшә-сөйләшә күңелле итеп каз йолкыдылар.
Туганнарың һәм күрше¬ләрең белән эшләү бигрәк тә рәхәт бит ул. Бер-береңә өмәгә йөрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм кү¬ңеллерәк итә.
Уңган апалар киләчәктә дә авылыбызны шулай ямь¬ләндереп яшәсеннәр иде, ди¬гән теләктә калабыз.
Рәгыйдә Бадыйкова-Хәлимова
--- |
Иң күп укылган
|