поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.12.2023 Җәмгыять

Беренче Сәләй Вагыйзов укулары узды

7 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә татар Әлифбасы авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзовның 115 еллыгына багышланган I Республикакүләм Вагыйзов укулары үткәрелде.

Педагог, галим, методист, кырыклап методик дәреслекләр, фәнни хезмәтләр, башлангыч сыйныфлар өчен методик кулланмалар авторы, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты, К.Д. Ушинский медале иясе Сәләй Вагыйзовның исемен таныту, педагогик, методик мирасын саклау һәм үстерү максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вә¬килләре, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Уфа фән һәм технологияләр уни-верситетының Стәрлетамак филиалы галимнәре, Самара өлкәсе делегациясе, ур¬та һө¬нәри, төп гомуми һәм мәк¬тәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм студентлар катнашты.

Конференция кысаларында пленар һәм секция утырышлары узды, катнашучылар С.Г. Вагыйзовның педа¬гогик һәм методик мирасы турында фикер алыштылар, Әлифбаның тарихи әһәмиятен дәлилләделәр.

Пленар утырыш кысала¬рында М.Г. Әхмәтов, И.Г. Һа¬диуллин, И.А. Сәгъдиев, К.З. Хәмидуллина, Н.А. Мөкимова, Н.М. Абзалова катнашында дискуссияләр узды, педагогик хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырылды. 
 
Конференциядә катнашучылар бертавыштан Сәләй Гатат улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова фән¬ни һәм методик мирасы һәрь¬яклап өйрәнелүгә лаек дигән фикер белдерделәр.
 
Беренче Вагыйзов укуларында Сәләй ага белән Рәм¬зия ханымның  укучылары, Татарстанның Халык укы¬тучысы, ветеран Камәрия Зин¬нуровна Хәмидуллина,  Ва¬таным Татарстан газетасы журналисты Фәния Кә¬би¬ровна Әхмәтҗанова да катнаштылар.
Арчаның ветеран укыту¬чысы Суфия Мансуровна Фәйзрахманова Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музей-йортына 2 - 3 мәртәбә килеп китте.
 
Программаның беренче өле¬шендә башка чыгышлар белән бергә Гүзәл Әдһәмнең Әлифба авторларының гый¬брәтле язмышына багышлап язылган «Меңнәрнең берсе» әсәреннән өзек сәх¬нәләштерелде. Студентлар шулхәтле оста итеп уйна-ды¬лар ки, залда еламаган кеше калмагандыр, мөгаен. Шулай ук шагыйрә Сания Әх¬мәтҗанова үзенең «Гыйлем алиһәсе - Әлифба» шигырен укыды, Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Алар укытучыларының туган авылын, музей-йортын күреп кайтырга теләк бел¬дерделәр. 
 
 
Бик матур итеп төшерел¬гән фильм да күрсәтелде. Анда Байтуган авылы да, музей-йортыбыз да, тау башында урнаштырылган «Әлиф¬ба» сүзе дә бар. Мин оеш¬тыручыларга Байтуган авы¬лы сурәтләнгән 2 картина бүләк иттем. Анда Вагыйзов урамы һәм музей-йорты да тасвирланган. Байтуган балы белән сыйладым. Барысы да Әлифба авторлары рухына дога булып ирешсен. 
 
Беренче Вагыйзов укулары югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Конференцияне өч ел саен уздырырга карар кабул ителде. Һәрбер катнашучы, алдагы елларда да чара шулай матур узып, озак еллар дәвам итсен иде, дигән теләктә калды.
 
Чарада Камышлы мәк¬тә¬бенең татар теле һәм әдә¬бияты укытучысы Тамара Фанзыловна Хисмәтова да кат¬нашты. Якташыбыз хез¬мәтенә Татарстан галим¬нә¬ренең шулкадәр югары бәя бирүләрен ишетү, зур ихтирам белән искә алулары күңелләрне дулкынландырды, күзләргә яшьләр килде. 
 
Арчада без күп тапкыр¬лар булдык. Чөнки анда Әлифба авторларына багышланган ки¬чәләр бик еш оештырыла. Безгә шул чараларда катнашу бәхете бүләк иткән өчен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка зур рәхмәтләремне җиткерәм. Форсаттан файдаланып, шу¬шы күркәм очрашуны оештырган Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка, педагогия көллияте директоры Гөлнара Гариповага, коллективына, чарага килгән барлык катнашучыларга да Самара өлкәсе халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә элемтәдә булып, очрашып, матур чаралар оештырып торырга насыйп булсын!  
 

Нурания АБЗАЛОВА
Бердәмлек
№ --- | 04.12.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»