поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.04.2011 Мәдәният

«Күлдәвектә күргән кояшым»

Үз гомерендә шигырь язып карамаган кеше юктыр. Каләм кыштырдата башлаганнарның күбесе яшьлек бураннарыннан һич югы кечкенә күңел дәфтәре кадәр мәхәббәт шигырьләре алып чыга. Әлеге шигырьләр кемнәрнедер илһамландырып, иҗат дөньясына алып кереп китсә, кемнәрдер, тормыш арбасына утырып, башка тарафка юл ала.

Шагыйрь исемен горур йөртә алырдайлар гына шигъри куәсен киметми, бер урында таптанмый, тапталган сукмаклар сайламый торгандыр. Шагыйрә Луиза ЯНСУАРны да мин күз алдына шулай китерәм: аның учагында һәрчак куз булыр, ялкынының җылысы җан җылытыр.

 

Луиза белән әңгәмә корырга дип очрашкач, без, аның иҗаты белән беррәттән, бүгенге шигърият, андагы яңа исемнәр турында да гәп кордык. Шагыйрәнең күңел халәте, иҗаттагы яңалыклары да безне урап узмады.

 

– Бер китап – гомернең саллы бер сәхифәсе. «Күзен ача умырзая», «Мин күкләргә кайтам», «Болан кызы», «Без җан өргән учак» – әлеге дүрт китабың үз яшең өчен сине актив иҗатчы итеп танытты. Луиза Янсуар иҗаты башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора дип әйтер идең?

 

– Мин һәр кешене кабатланмас шәхес, индивид дип әйтер идем. Шуңа да кеше үзенең барлыгы белән үк инде башкалардан аерылып тора. Ә иҗатта бу бигрәк тә күзгә ташлана. Бер шагыйрь икенче шагыйрьне кабатлый алмый. Бу мөмкин түгел. Әлбәттә, ул шәхес булса. Башка шагыйрьләр иҗатыннан ни белән аерылуым әнә шул күңел халәтенә, шәхси сыйфатларга бәйледер дип уйлыйм.

 

– Ә ул талантны карап-үстереп торырга кирәкме?

 

– Мин талантны йә бар, йә юк, дип әйтер идем. Әлбәттә, аның ачылуы-бөреләнүе бәрәкәтле туфракка төшү белән бәйле. Минем очракта да ул шулай булды – әти-әниемнең дөрес юнәлеш бирүе, әби-бабам гомер иткән туфрак, туган телем, иҗади мохиттә үсү – болар барысы да мине әдәбиятка этәрде.

 

– Туган туфрак сине әдәбиятта үз исеме белән хәер-фатихалы да иткән бит әле...

 

– Мин күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үстем. Питрәч районының Янсуар авылына бүген дә, шөкер, кайтып йөрим. Минем шул яктан икәнемне белеп алгач, шагыйрь Рәдиф Гаташ «Янсуар» исемен тәхәллүсем итеп алырга тәкъдим иткән иде. Мин, аның киңәшен истә тотып, әдәби мохиткә әлеге исем белән кереп киттем. Бәлки, Шарова фамилиясе белән калу да ялгыш булмас иде, әмма минем өчен Янсуар – кадерле яңгыраш.

 

– Уңдырышлы туфрак дигәннән, иҗатның башлангыч чорында остазлы булу иҗатчы өчен ярты бәхет бугай?

 

– Иҗатның бөреләнеп кенә килгән чагында, профессиональ күзлектән әле үзеңә бәя бирә алмаган чорда остазың булу – шагыйрь өчен бик мөһим. Мин ул яктан Рәдиф Гаташка зур рәхмәтле. Ул– талантлы яшь иҗатчылар иҗатына чын-чынлап гашыйк булып, шәкертләренә аваздаш, җандаш була белүче кеше. Рәдиф абый белән беррәттән, мин башка өлкән язучыларның да шактыйларына рәхмәтле. Әмма алай да мин остаз дип әле яза башлаганчы ук аларның иҗатларын укып, тетрәнеп, әдәбиятка алып кереп киткән язучы-шагыйрьләрне атар идем. Мин, мәсәлән, 8-9 яшемдә үзем өчен Блок белән Цветаеваны ничек ачуымны хәтерлим. Үсмер чагымнан ук миңа Дәрдемәнд шигырьләренең фәлсәфәсе һәм яңгырашы бик якын иде. Югары кимәлдәге шигърият минем өчен М.Әгъләм, Зөлфәт, Р.Әхмәтҗан, С.Сөләйманова, Л.Шагыйрьҗан, Н.Гамбәр, Г.Морат, Р.Зәйдулла иҗатлары белән күзаллана.

 

– Шигырь язып карамаган кыз бала юктыр, әмма язганнарның да күбесе, беренче китап чыгаруга ук, әдәби мәйданнан юкка чыга. Шагыйрь буларак сөрсемәс өчен, ни дә булса махсус эшләргә кирәкме?

 

– Мин киләчәгемне шигърият белән бәйлим дип бер яклап кына әйтеп булмый. Шигърият – синдә, син шигърияттә булырга тиеш. Ике яклы бәйләнеш булганда гына бер-береңне югалтмыйсың, шигърият синең язмышыңа әйләнә. Сөрсемәү өчен, гадәти тормыш күренешләреннән тәм таба, матурлыкны күрә белергә кирәк. Мин үземне көчләп яздыра алмыйм – иртәнге җил сулышы, яз исе, төсләр, асфальттагы күлдәвектә кояш елмаюы – әнә шулар каләмгә илһам булып үрмәли. Шул халәтне саклап кала алса гына, кеше үзенең эчке асылын, тәүге башлангычын да саклап кала аладыр, минемчә.

 

– Китаптан китапка үсеш булырга тиеш, дигән сүзләр белән килешәсеңме?

 

– Техника белән генә шагыйрь була алмыйсың, дип исәплим мин. Иҗади куәс булмаса, андыйлар барыбер ниндидер бер вакыт аралыгыннан соң төшеп кала. Мин 15-16 яшьтә язган шигырьләремне бүген кайтып карыйм – эшләнеп бетмәгәннәре дә, камил булганнары да бар. Ул чорда мин бүгенгегә караганда күбрәк яза идем кебек. Басылган китапларымны исә халәтләргә бүлеп карар идем. Беренче китап әле ул үз шигырьләреңә үзең анализ ясый алмый торган чорга карый, аннан соңгылары инде техник яктан да син үзеңә бәя бирә алырлык кимәлдә сынала. Ул тормыштагы вакыйгалар, син аралашкан кешеләр, язмышлар белән дә бәйле.

 

– Син әдәбиятка Равил Фәйзуллиннар кебек бер буын булып килгән ташкын кешесе түгел, шулай дип атап булса, ялгызаклар чоры шагыйрәсе.

 

– Мин университетның татар теле факультетына укырга килгәндә «Әллүки» түгәрәгенең эшләми торган чоры иде. Даими рәвештә шигырьләрем басыла башлады. Без чыннан да ул чорда берән-сәрән генә идек – фикри бөтенлек, ташкын булмадык. Мин менә бүгенге яшьләр агымына кызыгып һәм сокланып карыйм – аларның уртак бер фәлсәфәләре, фикерләре бар, алар, бер-берсен тоеп, иҗади мәйданда кайный. Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева, Булат Ибраһимов, Рүзәл Әхмәдиев... – алар инде ялгыз берәмлек кенә түгел. Аларның һәр белдергән фикере, позициясе – тулы бер буынныкы. Бу бик зур әйбер. Аларның буыны татар әдәбиятында вакыйга буларак бәяләнә ала.

 

– Каләм синең моңа кадәр эшләгән эш урыннарың белән дә бәйле булды. Иҗатны һөнәр итеп сайлаганда, дөнья көтеп буламы?

 

– Мин бервакытта да иҗат белән тамак туйдырып була дип исәпләмәдем һәм бүген дә алай уйламыйм. Бәлки, элеккеге заманда иҗатчы булуның матди файдалары да булгандыр, әмма, мин ул заманда яшәп, партия таләпләрен үтәп яза алыр идемме икән?! Безгә, шөкер, ул чорлар туры килмәде. Иҗади ирегем миңа кемдер тарафыннан куелган таләпләрдән күпкә кадерлерәк. Иҗатны параллель рәвештә алып барып, шул өлкәгә якын тармакта хезмәт куярга кирәк дип исәплим. Мин, укуны тәмамлагач, Язучылар берлегендә яшьләр иҗаты бүлеге җитәкчесе булып эшләдем, аннан «Салават күпере» җурналында хезмәт куйдым. Әлеге журналда эшләгән елларым миңа бик кадерле – балачагыма әйләнеп кайтып, самимилек илендә яшәп алуга тиң иде ул...

 

– Талантлы иҗатчылар ялгыз була, диләр. Синең әлегәчә кияүгә чыкмавың басымны иҗатка ясау белән бәйлеме?

 

– Әлеге мәсьәлә минем өчен бүгенге көндә үзәктә тормый. Шул гына. Иҗат өчен генә кияүгә чыкмыйм дип әйтә алмыйм – ул гаиләле булу өчен комачаулыйдыр дип уйламыйм. Мисалга, Саҗидә апа Сөләйманова икесен дә матур алып барган. Әлбәттә, язар өчен ялгызың калу, ирекле вакытың булу кирәк. Әмма ул тормышның башка якларын кире кагу рәвешен алырга тиеш түгел. Мин, гомумән, ялгызлыкны фәлсәфә буларак кабул итәм – кеше туганда да ялгыз килә, киткәндә дә ялгызы китә.

 

– Укучы шигърияттән ерагая дип саныйсыңмы?

 

– Шигърият бервакытта да киң масса өчен булмаган. Ерагайтмас өчен, аны укучыга тәкъдим итүнең яңа ысулларын булдыру – менә бу тармакта эшләргә кирәк дип саныйм. Бездә әдәби иҗатны продукт буларак сату һәм укучы хозурына тәкъдим итү юллары уйланып бетмәгән, ә тәкъдим итәрлек байлык бар дип исәплим.

 

– Тормыш авырлыклары каршында син көчлеме?

 

– Мин көчемнән килгән әйберләрне үзем хәл итәргә тырышам. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга яратам –эшләгән эш йә камил эшләнсен, йә бөтенләй эшләнмәсен. Бу – әнием тәрбиясе аша кергән сыйфат. Үзем теләгән кимәлдә эшләп җиткерә алмасам, үземне битәрләп йөрергә мөмкинмен. Миңа көчлелек үрнәге ул – рәссам Фрида Кало. Ул, умыртка баганасын имгәткәннән соң, берничә ел тулаем гипста ята, шул урын-җирендә яткан вакытта аңа мольберт бүләк итәләр: беренче рәсемен ул түшәмгә карап ясый – үзенең аякларын төшерә. Еллар узып, аякка баскач, сыкранмыйча үз һөнәре буенча остага әверелә. Менә ул көчле хатын-кыз, көчле кеше. Ә гадәти тормышта, Аллага шөкер, ике кулы, ике аягы сау-сәламәт кеше өчен зарлану килешми.

 

– Шекспирның: «Тормыш – театр, без анда һәрберебез дә актер», – дигән сүзеннән чыгып, шагыйрә буларак бүгенге яшәеш, үзара мөнәсәбәткә нинди бәя бирер идең?

 

– Шекспир белән килешәм. Тормыш шуның кадәр аяусыз һәм шуның кадәр матур театр. Мин алай да кешеләрнең дә, тормышның да эчке дөньясына – тирәнгәрәк карарга яратам. Үземә бирелгән юлны сынатмыйча үтә алсам, яхшы булыр иде. Әле бит җанның тегендә – Югарыга кайтасы бар...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»