поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.10.2023 Мәдәният

Байбулат Батулла: «Беренче адымнар ясаучы татар киносына дөрес тәрбия кирәк»

14 сентябрьдә талантлы яшь режиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә! Бери да помни» фильмы киң прокатка чыкты. Экраннарга чыккан һәрбер татар киносын милләттәшләребез бик җылы каршы алалар.

«Ядәч! Истә!» фильмы Калининградта үткәрелә торган «Короче» кинофестивалендә җиңүче булып танылды һәм Гран-при алуга иреште. Тасма сериаллар һәм фильм¬нар җитештерү белән шө¬гыльләнүче Bosfor. Pictures акчасына Татарстанның Балык Бистәсе районында тө¬шерелгән. Фильмның ике варианты бар: берсе - рус теленә тәрҗемә белән татар телендә, икенчесе - рус телендә генә. Аны актерлар үзләре дубляжлаган. Бу фильм - Байбулат Батулланың беренче тулы метражлы картинасы.
 
Фильмда Байбулатның әтисе, язучы Рабит Батулла Рос¬сиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәй¬руллина, Юныс Таиров, Та¬тарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Хәм¬зин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һәм башкалар уйный.
 
Режиссер сүзләренә караганда, ул бала чагында «Ядәч! Истә!» уенын еш уйный булган. «Шушы исем астындагы фильм турында мин 2015 елда ук уйлана башлаган идем һәм минем өчен шул вакытта ук аның нигезендә нәкъ менә әлеге уен буласы билгеле иде. Бу кино кешеләрнең тормыш ямен югалтулары турында. Үзенең язмышына үпкәләп, кул селтәүчеләр күп бит. Фильмда өлкән яшьтәге геройлар шактый күп булса да, сүз алар турында түгел. Минем яшьтәшләрем арасында язмышына үпкәләүчеләр күп.  Хәер, минем дә андый чак¬ларым булгалый. Бу фильм яшәү ямен булдыру турында. Ядәч ул бары тик өмет символы гына», - дип сөйли Байбулат Батулла. 
 
Самара татарлары да фильмны карамыйча калмадылар, әлбәттә. 28 сентябрьдә милли мәдәниятебезгә битараф булмаган якташыбыз Тәнзилә Әһлиуллина тырышлыгы һәм Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр әфәнде Горланов ярдәме белән «Без - бергә» яшьләр оешмасы тамашачылар өчен режиссер Байбулат Батулла белән очрашу оештырдылар. 
 
Татар киносы өчен га¬дәти булмаган, урыны-уры¬ны белән хәтта каршылык¬лы хисләр уяткан фильм тө¬шергән режиссер белән оч¬рашырга теләүчеләр күп иде, хәтта киноны параллель рә¬вештә ике залда күрсәтергә туры килде. 
 
Тамашачыларны, башлыча, мондый киноны төшерү идеясе кызыксындырды, ә олырак  яшьтәгеләр төп герой Рәсим (Рабит Батулла) бабайның, олы яшенә җитүенә карамастан, исерткеч эчемлекләр эчүе, Суфия әбинең (Роза Хәйруллина) өс киемнәре татар әбиләре образына туры килеп бетмәве борчыган иде. Ә яшьләрне Юныс Таиров башкаруындагы Илһам язмышы пошаманга салды. 
 
 
«Фильм азагында бөтен геройларның да тормышында ниндидер үзгәрешләр булды. Тик Илһамда гына ник барысы да искечә кала?» - дигән сорауга Байбулат: «Дөресен генә әйткәндә, мин бу киноны урта яшьтәге кешеләр өчен төшерәм, дип уйлаган идем. Шуңа күрә Илһамны башта төп геройлар санында күрмәдем. Ә чынбарлыкта исә, әти-әнисен югалту фа¬җигасе үзенә бер линия булып чыкты һәм тамашачыда кызгану хисләре уятты. Шуңа күрә ул аерым игътибарга лаек. Фильмда бала - авылны «йокыдан» уятучы, халыкны берләштерүче  инструмент ул. Нәкъ менә олылар баланы юатырга тырышудан башлаган уен белән авыл тормышына ямь, җан, үзгәрешләр ургылып керә», - дип аңлатты. 
 
Тамашачылар фильмның бик гади, шул ук вакытта искиткеч тирән мәгънәле булуын билгеләп үттеләр. Ул һәрберебезгә дә бик якын булган әби-бабасы белән оч¬рашырга, авылда уздырган җәйге ялларның җылы хатирәләрен яңартырга ярдәм итә. Гадәттә, без кинодагы тормышны чынбарлыктан матуррак итеп күрергә өйрәнгәнбез, ә менә «Ядәч! Истә!» реальлеге белән җәлеп итә, тамашачыга көндәлек проблемаларын читтән күреп бәяләргә булыша, минемчә. Комедия, драма, трагедия жанрларын берләштергән фильм күңелнең иң яшерен почмакларына үтеп кереп, инде сүнәр дәрәҗәгә җиткән мәрхәмәтлелек, гадилек чаткыларын дөрләтеп җибәрә. 
 
- Беренче карашка бик үк кызык та булып тоелмаган картина, ахырда тамашачыны тормышка башкача карарга мәҗбүр итә. Безгә шундый җанлы татар киносы бүләк иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Байбулат. Бәлки фильмны караганнан соң, начар гадәтләре булган мөселманнар тәүбәгә килеп, тәртәгә сыймаган эшләрен ташларлар, дип өметләнеп калам, - диде мөфти Талип хәзрәт Яруллин. 
 
Залдагы кунаклар арасында фильмның татарча (рус теленә субтитрлар белән тәрҗемә ителгән) һәм рус телендәге вариантын караучылар да бар иде. Алар киноның ике телдәге вариантына карата ике төрле фикерләре булу турында сөй-ләделәр. Мәсәлән, татар халкына гына хас булган уен-көлкеләр, кайбер сүзтезмәләр (кортлы банан - кызыл эремчек яки корт кушылган банан, мәсәлән) татар телендәге вариантта тирәнрәк кабул ителә, дип бүлештеләр хис-кичерешләре белән алар. Кинода яңгыраган көйләр дә тамашачы күңелендә онытылмаслык җылы эз калдырачак. Яшь буын вәкилләренең күпчелеге Илһам ага Шакиров, Хәйдәр ага Бигичев, Вафирә апа Гыйззәтуллина турында моңа кадәр ишет¬мә¬гән дә булганнар. Режиссер сүзләренчә, фильмда яң¬гыраган татар көйләре башка милләт кешеләрен дә тет¬рәндергән. Сүз уңаеннан,  «Ядәч! Истә!» командасы тамашачыларга бер бик кыйм¬мәтле бүләк әзерләгән. Бу - кинода яңгыраган бөтен җыр-ларны да туплаган винил пластинка. Ул заказ буенча бер генә данә итеп эшләнгән һәм социаль челтәрләрдә фильм турында иң оригиналь комментарий язган тамашачыга тапшырылачак. 
Күпләрне борчыган тагын бер сорау - Илһамның татарча сөйләшмәве иде. Байбулат Батулла сүзләренчә, бу рольгә актерны ул бик озак эзләгән. «Шул арада, татар авылларында туган телләрендә сөйләшмәгән балаларны кү¬реп шаккаттым. - ди режиссер. - Бәлки туган телнең юкка чыгуы шушыдыр, дип уйлап та куйдым калтыранып. Башка сыймаслык хәл бит бу, куркыныч!»  
 
- «Ядәч! Истә!» фильмын Калининградта узган фестивальдә татар дөньясы белән бер дә таныш булмаган кешеләр карадылар һәм югары бәя бирделәр. Әгәр дә мондый фильмнарның халыкка кирәк булуын исбатласак,  бәлки, татарча кинолар күбрәк тө¬шерелә башлар? Аны чынга ашыруга сез дә, кадерле тамашачылар, өлешегезне кертә аласыз. Татар киносын мин әлегә сабый бала белән чагыштырам. Ул бик кечкенә, хаталар да ясый, урынсыз сүзләр дә ычкындыргалый. Шуңа да аны игътибар биреп, яратып тәрбияләргә тиешбез. Беренче адымнарыбызны ясарга ярдәм иткән өчен сезгә бик зур рәхмәт! Мин тамашачыбыз алдында баш иям, - диде яшь режиссер, тамашачылар белән саубуллашканда.
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 10.10.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»