|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2023 Әдәбият
КФУда Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни конференция була20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр: тарих, поэтика, үсеш стратегиясе» исемле халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. «Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылар ассоциациясе (Истанбул, Төркия), Гази Университеты (Анкара, Төркия) белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә катнашу өчен Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Иран, Пакистан, Казахстан кебек илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар көтелә», - дип хәбәр итте Татар-информга әдәбият галиме, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева.
--- |
Иң күп укылган
|