|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2023 Милләт
Г.Тукай музеенда «Тукай Петербургта» күргәзмәсе эшли башладыГ. Тукай әдәби музеенда “Тукай Петербургта” күргәзмәсе ачылды. 1912 елда Габдулла Тукай Россия буйлап сәяхәт итә, Ул Уфа, Петербург һәм Троицк шәһәрләрендә була. Петербургта Г. Тукай җирле яшьләр, татар журналистлары, Татар якшәмбе мәктәбе укучылары белән очраша, «Нур» татар газетасы редакциясендә була. Бу вакыйга истәлеге итеп 2023 елның җәендә “Тукай Петербургта” Бөтенроссия арт-пленэры оештырыла. «Тукай Петербургта» арт-пленэры вакытында иҗат ителгән рәсем һәм графика әсәрләре Габдулла Тукайның Әдәби музеенда 2023 елның сентябрь-октябрь айларында күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|