|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2023 Җәмгыять
Контр-адмирал Владимир Цимлянский: "Өстәмә мобилизация чаралары үткәрү буенча бернинди планнар юк"Россиядә өстәмә мобилизация үткәрү планлаштырылмый. Бу хакта бүген брифингта Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский белдерде. Бу хакта Татар-информ яза. «Аерым ассызыклап үтәсем килә – Генераль штабта өстәмә мобилизация чаралары үткәрү буенча бернинди планнар юк», — дип хәбәр итте ул.
Йөкләнгән бурычларны үтәү өчен контракт буенча хәрби хезмәткә керергә һәм контракт төзергә теләүчеләр, шулай ук махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашырга карар кабул итүчеләр җитәрлек, дип билгеләп үтелә.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында eroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|