|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2023 Мәдәният
«Сәйлән фестиваленең премьерасы «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналындаБүген «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең бишенче юбилей сезонының беренче чыгарылышы дөнья күрәчәк. Җанлы тавыш, талантлы башкаручылар, татар эстрадасы йолдызлары... Барысы да бер тапшыруда! Яшь йолдызларга үз бәяләрен Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов һәм популяр җырчы Илгиз Шәйхразиев бирәчәк. Грандиоз шоуны карамый калмагыз. Телевизион премьераны исә 1 ОКТЯБРЬ, якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә карагыз.
--- |
Иң күп укылган
|