поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.09.2023 Шоу-бизнес

"Каз тәннәре чыгарды": Вадим Захаров үз концертында залда әтисе янында мәрхүм әнисенә дип бер урын калдырган

Җырчыларны күзәтергә яратам. Вакыт булган саен, төрле концертларга баргалыйм. Вадим Захаровныкына беренче баруым. «Пирамида»да узасын белгәч, баштарак, җырчы өчен борчылып та куйдым. Залы тулырмы? Юкка борчылганмын: залда алма төшәр урын да калмаган.

 Вадим Захаров концертыннан соң: «Болай да була икән бит»

 25.09.2023 - Мәдәният
 0
Вадим Захаров концертыннан соң: «Болай да була икән бит»
 
 
Утырган урыным яхшы кешеләр белән янәшә туры килде. Питрәчтән килгәннәр. Билетны социаль челтәрләрдәге бәйгедә катнашып отканнар. Укытучы булып эшләүче ханым Вадимның җырлавын бик ярата булып чыкты. Ире дә җырчыларга аерым хөрмәт белән карый икән.
 
Икебезнең арада бер буш урын калгач, әй борчылды инде абзый. Кем утырыр, ди. Бәхеткә, ул урынга чибәр туташ килеп кунаклады. Ә абзыйның кызларда да эше юк, рәхәтләнеп ял итә. Урыныбыз зур баганага туры килеп торса да, сәхнәсе яхшы күренде. Әле өстәвенә, алгы рәткә зур гәүдәле абзый килеп утыру да комачау итмәде. Аларның кайда эшләгәнен дә белдем, Авыл хуҗалыгы министрлыгында, ди. Эштән билет биргәннәр дә, туган-тумачалары белән килгәннәр. Билетны каян алсалар да, Вадимны яратучы булып чыкты алар. Алкышларны кызганмадылар.
 
Концертның алып баручысы юк иде. Мин моны бер зур плюска санадым. Вадим үзе дә бик матур сөйли. Үзе белән үзе таныштыра. Таныштырса соң! Аның каравы тозсыз сүз сөйләп йөрүчесе юк. Шигырен дә сөйли Вадим. Хатынына атап сөйләгәне аеруча күңелемә кереп оялады. Казан сәхнәсеннән «Мин сине яратам!» – дип, Фәнис Яруллинның бик матур шигырен кем сөйли әле? Вадимның ихласлыгын, беркатлылыгын, авыл егете икәнен һәр чыгыш саен күреп, сизеп тордык. Музыка училищесыннан куылганын да яшермәде. Аннары Винера Ганиевага килеп эләгеп, югары белем алган. Винера Ганиева дигәннән, ул да залда иде. Ике көн рәттән укучысының концертын караган. Аның сүзләре җырчыны биеклеккә күтәрде. Тамашачы  үзен дә алкышларга күмде. Зур бәя дип кабул иттем.
 
Вадимга соклануым артып барды. Их, минәйтәм, бар җырчылар да үз халкын әнә шулай күтәрсәме? Молодец икәнсең! Концертның бер бүлеге керәшен җыры, биюләренә багышланды.
 
Концертта үз авылын, туган җирен, әти-әнисен яратуына да зур урын бирелгән иде. Ул җырлаганда, сәхнәдәге экрандагы фотосурәтләр, клиплар күңелне айкады. Сыерлар күшәп ята, бала-чага урамда йөгерә, суда казлар йөзә. Авыл эчендә йөргәндәй булдык. Ә инде әти-әни дигәндә, елатты Вадим. Әнисен бик сагынганын «Ватаным Татарстан»да чыккан интервьюсын укып белгән идек инде. Ә менә залда әтисе янында әнисенә дип бер урын калдыруы… Монысы бөтенләй каз тәннәре чыгарды. Күз яшьләрен сөртте ул. Күңеле тулган чагында, сәхнәдә утлар да караңгыланып алды. Әлеге концерты да февраль аенда узасы булган икән. Әнисенең авыруы, аннан үлеме аркасында кичектергән идем, ди. Зур йөрәкле ул үстереп киткән Марина түти!
 
Әлеге концертта бары тик тере тавыш кына булды. Сикермичә, акырмыйча, оста телләнмичә дә матур концерт үткәреп була икән бит! Әнә тамашачы да ничек ярата үзен! Беренче баруым соңгысы булмасын дип кайттым. Яраттырдың, Вадим. Гашыйк иттең. Иҗатыңа!
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»