|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2023 Җәмгыять
Адвокат Нагиев: Дубайга арзан тур сатучы блогерлардан инде 749 кеше алданган
Дубайга очсыз турлар вакыйгасында инде 749 алданган турист исәпләнә. Бу хакта адвокат Руслан Нагиев социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә хәбәр итә. Хокук яклаучы сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер адвокат зыян күрүчеләрне санап бара һәм аларга килгән зыянны бәяли. Блогерлар гамәленнән барлыгы 749 кеше зыян күргән, дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Татар-информ» редакциясенә Дубайда яшәүче танылган ирле-хатынлы блогерлардан турлар сатып алып алданган берничә кеше мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләрнең берсе алданган кешеләр чатында йөздән артык кеше булуын сөйләде. Көннән-көн бу сан арта гына бара.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|