|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2023 Җәмгыять
Ватык чәйнек өчен судка биргәнБашкортстанда эшкуар пенсионерга эшләми торган чәйнек өчен компенсация түләгән. “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе телеграм-каналыннан билгеле булуынча, Октябрьскийда яшәүче өлкән яшьтәге әбекәй сыбызгылы чәйнек сатып алган, ләкин өйдә аның эшләмәве ачыкланган. Пенсионер әби эшкуардан акчасын кире кайтаруын сорый, ләкин эшкуар баш тарта, чөнки чәйнекнең ватылуында сатып алучы гаепле дип саный.
Күзәтчелек ведомствосының территориаль бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге әбекәйгә дәгъва белдерергә ярдәм иткәннәр һәм ул судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Суд “Роспотребнадзор” позициясен таный һәм аның карары буенча эшкуар чәйнек өчен акча түләргә, дәлилләр барышында кирәк булган 15 мең сум экспертиза чыгымнарын капларга һәм 4 800 сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе искә төшерә: әгәр гражданнар мондый хәлгә юлыккан һәм эшкуар белән мәсьәләне хәл итә алмасалар, күзәтчелек ведомствосы белгечләре һәрвакыт ярдәм итәргә һәм хокукларын яклап судка мөрәҗәгать итәргә әзер.
Фото: фрипик.ком
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|