поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.09.2023 Җәмгыять

11 ел йокламый интеккән

Вьетнамда үзе раславынча, 11 ел буена төнлә керфек тә какмаган, ягъни бөтенләй дә йокы күрмәгән бер хатын яши. “Мин һәр көнне күзләремне йомып, тик ятам”,—ди ул.

36 яшьлек Чан Тхи Лу йокысыз яшәүгә күнеккән. Әйтүенчә, инфекция кичергәннән соң йокысызлыктан интегә башлаган. Табиблар язып биргән дарулар ярдәм итмәгән. Аннары зыяны  тия башлау сәбәпле ул даруларны эчми башлаган. Шул вакыттан алып Чан Тхи Лу, гаиләсен уятмас өчен, һәр төнне күзләрен генә йомып ята икән.
 
Сирәк булса да моңа охшаш хәлләр турында ишетергә, укырга туры килә.Чынлап та, төнен керфек какмый, йокламыйча яшәү мөмкинме соң? Организм бу кадәр йөкне ничек күтәрә икән? Бу хакта табиблар ниләр ди?
 
Йокы буенча махсуслашкан белгеч Александр Пальман аңлатуынча, су, азык, һава сыман йокы да кешенең төп ихтыяҗларының берсе. Шуңа күрә табигатьтә бөтенләй дә йокламый торган кешеләр булмый. Әмма үзен йоклый алмыйм дип санаучылар бар.  Йокы бозылуының бу варианты йокы агнозиясе дип атала, ягъни кешедә йокы булмавы тойгысы. Мондый кешеләрнең аңы киномонтаж сыман: йоклаган вакыт киселеп, йокламаган өлешләр генә торып кала. Пациентка бер минутка гына күзен йомган төсле, асылда исә 40 минут үткән була. Әгәр мондый кешегә йокы буенча тикшеренү үтәргә тәкъдим итсәң, аның тиешле 6-8 сәгатьне йоклавы ачыклана. Психотерапевт берничә сәгать эчендә аны тыныч йокларга өйрәтәчәк. Яисә дарулар тәгаенләячәк, ләкин алар йокыдан түгел, ә хәвефләнү дәрәҗәсен киметүче препаратлар.
 
Табиблар күп еллар йокысызлыктан җәфаланучы кешеләр булуына шик белдерә. 11 ел түгел, берничә ай йокламауны да организм күтәрә алмый. Чөнки озак йокы күрмәгәндә организм үзенең ресурсларын сарыф итеп бетерә.
 
Мин фәләнчә еллар буена йоклый алмыйм диючеләрне тикшеренү үткәрергә чакырсаң, баш тарталар, килмәс өчен һәрчак сәбәп табалар, дип йокы белгече Александр Пальман.
Фото: фрипик.ком
Автор:Кадикова Резида

---
Өмет
№ --- | 20.09.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»