|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2023 Мәдәният
Тинчурин театры Татарстанның мәктәп һәм гаилә театрларын берләштерәчәкТинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана. Фестивальнең төп максатлары – Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү. «Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын эксперт жюри аерым-аерым бәяли. Фестивальнең гала-концерты 2 нче ноябрьдә Тинчурин театры сәхнәсендә узачак. Җиңүче итеп игълан ителгән мәктәпне һәм гаилә театрын без, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, үз канатыбыз астына алачакбыз», – ди Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Фестиваль-конкурсның нигезләмәсе: https://drive.google.com/drive/folders/1XlPD-Fksc9oXNLo3puJBVQAXIH4dG-cx?usp=sharing
--- |
Иң күп укылган
|