|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2023 Фаҗига
Азнакай районында фура өч яшьлек малайны бәрдереп үтергәнТатарстанда йөк машинасы баланы бәрдерә, бала һәлак була. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Фаҗига Азнакай - Рус Акташы трассасының 62нче километрында була.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 3 яшьлек малай әнисе белән юл читендә тукталган автомобиль салонында, ә әтисе юлның каршы ягында булган, дип яза Татар-информ.
Кайсыдыр бер мизгелдә малай машинадан чыгып, әтисе янына йөгерә. Юлны чыкканда, аны Daewoo йөк машинасы бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлә.
Юл-транспорт һәлакәте урынына Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин килгән.
Фото: © ТР Прокуратурасы
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү оештырылган. Әлеге хәлнең шартлары ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|