поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.09.2023 Язмыш

Икенче хатынга синең туган йортың да, әтиең, балалары да кирәкми

Исәнмесез. Аптыраганлыктан, күңелемне бушатып язуым. 4 ел элек әниебез үлеп китте. Апайларым, мин һәм әтием калдык. Мин институтта укыган чак. Бәләкәй апаем 1 класста гына иде. Озак та үтмәде, укып бетереп кияүгә чыктым.

Атна саен авылга кайтып, ашарга пешереп, җыештырып, студент апайга ашарга тутырып җибәрдек ирем белән. Авырлы килеш тә йөрдек. Кызым тугач та, озак тормадык, шулай ук авылга кайта башладык, бала йоклаганда гына төнге 2-3кә кадәр өйләр җыештырдым, керләр юдым, ашарга пешердем. Ирем белән икәү генә өйне дә юдык, авыл өе булса да зур ул. Бер рәхмәт сүзен ишетмичә киттек. Анысы бер хәл.

Берзаман әтием өйләнү ягын карый башлады. Берсе белән очраша икән. Ул хатынның ике зур баласы бар, малае өйләнмәгән, кызы кияүдә түгел, эшләп йөриләр. Ул хатын өйгә килә башлаган, кичләрен генә. Ярый, яши башладылар шулай, без каршы булмадык (дөресен генә әйткәндә, бездән сораучы да булмады). Баштарак куандык та, чөнки әти кайтуга ашарга пешкән, өйдә ярыйсы гына чиста, анысы да үзе бер рәхәт инде ялгыз иргә һәм бәләкәй апаема. Әтием ашарга бөтенләй дә пешерми иде, бәләкәй апаем, ул хатын килгәнче ачлы-туклы яшәде мескенкәем. Студент апайга да әзрәк пешереп җибәрештерә иде.
 
Җәй житте, теге хатын тагын әллә нишләде шунда. Җәй көне авылда эш күп инде, анысына сүз юк. Ләкин теге апа ашарга бик пешерми, 3-4 көнгә бер генә, яки бөтенләй дә юк. Обедта ашау юк, чәй генә. Ярар, кайткач үзем камыр ризыклары пешерә идем. Теге хатын белән талашмадык, мин алама сүз әйтергә өйрәнмәгән шул. Алга таба инде авылга кайткач өйнең җыештырылмавына игътибар итә башладым, идәннәрдә чүп, бөтен җирдә тузан. Мин үзем әниемә охшаган, чисталык яратам, балам булса да, иренеп тормыйм, өйне һәрвакыт чиста тотам, Аллага шокер. Авылга кайткач та шулай ук. Кайберәүләр әтиеңнең хатынына ошамыйдыр хуҗа булып йөрүең дип. Нишлим инде, шулай калдыра алмыйм бит.
 
Соңгы арада авылга җыена башлагач, ирем белән гел ачуланышабыз. Үзеңнең гаиләң, өең бар бит, нигә һаман аларны карыйсың соң син, ди. Үземнең туган йорт бит ул. Кулдан килгәнчә булса да, чиста тотасы килә шул.
 
Әтием белән аралар да суынды. Җүнләп сөйләшми дә башладык. Үзе дә ни шалтыратмый, ни хәлләребезне белешми. Үзем шалтыратмасам, өчәр атна сөйләшмәскә мөмкин. Сөйләшер тема да юк, дөресен әйткәндә. Авылга кайткан вакытта салган да була. Хатынының балалары кунакка киләләр, кунып та калалар, бергә утырып эчәләр дә...
 
Нишләргә дә белмим, ялыктым шундый тормыштан. Әнисез дөнья дөнья түгел инде ул. Апайларым өчен гел янып йорим, мәктәпкә аласы әйберләр исемлеген дә мин ясап бирәм. Телефон аша өй эшләрен дә үзем тикшерәм. Ашадылар микән дип, көн дә сорашып торам. Шундый кыен икән ул ике дөнья белән яшәү. Үземнең балам да бәләкәй бит, бөтен нервам бетә шушылай яшәп. Иремне дә кызганам, ул үзе миңа ярдәм итәргә тырыша инде, һәрвакыт шундый булды. Авырлы чакта идәннәрне дә юды иде бәгыркәем.
 
Кадерләрен белегез әниләрнең. Икенче хатынга синең туган йортың да, әтиең, балалары да кирәкми дип уйлап куям вакыт-вакыт. Үзе ачык ул, әйбәт сөйләшә. Әтигә дә рәхәттер инде янында иптәш булгач. Ләкин... Ләкин нәрсәдер җитми шикелле. Бәлки үзем гаепледер...
 
Исемемне язмагыз

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»