поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
18.09.2023 Җәмгыять

Россия антропологлары һәм этнологлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге оешты (ФОТО)

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында этнология һәм антропология өлкәсендә актуаль тикшеренүләр һәм эшнең перспектив юнәлешләре мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы галимнәре һәм экспертлары җыелышы узды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген оештыру турында карар кабул ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская катнашты. Җыелыш рәисе итеп Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, җыелыш секретаре итеп КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Вадим Козлов сайланган иде.

Президиум әгъзалары фәнни-тикшеренү институтлары системасының, югары мәктәпнең нәтиҗәле эшләвен, бу эшчәнлеккә гражданлык җәмгыяте институтлары һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының актив кушылуын билгеләп үттеләр. Болар барысы да Россия халкының этномәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә һәм аның бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында этнологик тикшеренүләр турында доклад белән институтның этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социология фәннәре доценты Гөлнара Габдрахманова һәм институтның Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәр докторы Радик Исхаков чыгыш ясады.

Казан (Идел буе) федераль университетында «Антропология һәм этнология» юнәлеше буенча фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү турында университетының Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы профессоры Татьяна Титова доклад һәм презентация тәкъдим итте. Тарихи-этнографик проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында уздырыла торган этнографик экспедицияләр турында Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Елена Гущина сөйләде.

Барлык чыгышлар да Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге үткәргән тикшеренүләрнең актуальлеген, этнологик белем бирү системасының алга таба үсеше, бу өлкәдә кадрлар әзерләү мөһимлеге һәм кирәклеген күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген булдыру турында Карар кабул ителде.

Бүлекчә идарәсе сайлаулары узды. Нәтиҗәләр буенча бүлекчә составына төрле фәнни һәм белем бирү структураларыннан 9 вәкил керде: Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм башка учреждениеләр. Бүлекчә рәисе итеп тарих фәннәре докторы, профессор Татьяна Титова сайланды, дип хәбәр итә Дуслык йортының мәгълүмат үзәге.

 


---
Addnt.ru
№ --- | 18.09.2023
Addnt.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»