поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.09.2023 Шоу-бизнес

Салават минем язуны укыды да «егылды»…

Мин «Салават» җыр театрында эшләгәндә, Салаватның «Жако» токымлы «Кацо» исемле попугае бар иде. Ул төрле сүзләр кабатлый һәм төрле авазлар чыгара. «Козел» дигән сүзне әйтергә ярата, телефон шалтыраган тавышны чыгара. Ул вакытлар Салаватның Чаллыдан Казанга күченеп йөргән чоры.

Салаватның студиясе – Чаллыда, мин инде Казанныкы булганга шул студиядә яши идем. Анда тәртип саклап торучы, кирәк булса ашарга пешерүче Мәдинә исемле ханым бар иде. Әлеге попугай күпмедер вакыт Мәдинәләрдә торган икән. Шунлыктан «Кацо» аның исемен өч төрле итеп әйтә иде. Беренчесе – Мәдинә, икенчесе – Мадин, өченчесе – Мадина.
 
Әлеге попугай күпчелек вакыт шушы студиядә яши иде. Кергән һәр кеше аның белән сөйләшергә, теләсә нинди ризык биреп сыйларга тырыша. Шунлыктан аның читлегенә: «Меня не кормить всякой ерундой!» – дигән язу ябыштырылган иде.
 
Көннәрдән беркөнне «Кацо»ны Казанга алып киттеләр, ул көннәрдә Салават барысына да ял бирде, минем барыр җирем юк, берүзем шул студиядә ятам. Тәрәзә янында басып тора идем, Салават белән Альфрид Якшимбетов килеп туктадылар. Тиз генә бер бит кәгазь алдым да попугай урынына барып утырдым. Менә ишек ачылды –  керделәр, мин исә «Кацо» чыгара торган авазлар чыгара башладым. Тегеләр, сак кына атлап бүлмәгә керделәр, Салават минем язуны укыды да «егылды»… Ә мин анда болай дип язган идем: «Меня кормить! Но не всякой ерундой!» Көлеп туйгач, Салават болай ди: «Килеп керсәм, «Кацо» тавышы! Аның Казанда икәнлеген белсәм дә, күңелгә ниндидер шик керде, авазлары шул ук бит!»
 
Салават шаяртуларны бик ярата. Сәхнәдә дә: «Миннән теләсәгез ничек көлегез, тик сыйфатлы һәм тамашачыга кызык булсын!» – ди торган иде. Әгәр кеше, бигрәк тә сәнгатьтә, үзеннән көлә белми икән, ул бәхетсез! Ә Салаватта үз-үзеннән көлү бик көчле, аның кешеләргә ошавының бер сәбәбе шушыдыр. Әгәр үз-үзеңә гашыйк булып, купшы күркә кебек йөрисең икән, синең бәяң – «өч тиен»! Бик күбәүләр Салаватка бары җырчы буларак, язмышның иркә баласы итеп көнләшеп карыйлар. Ә Салават – тулы бер дәвер, ул укылмаган китап кебек! Гомумән артист тормышы читтән карап торганда гына җиңел тоела, ә ул – авыр хезмәт! Солдатта булмаган кешегә солдат тормышын аңлата алмаган кебек, артист тормышының нечкәлекләрен сөйләп кенә аңлатып булмый! Хәер нигә «артист күлмәге»н үзеңә җайлаштырырга тырышырга, кирәк нәрсә түгел ул, бөтен кеше дә популяр җырчы булып бетә алмый. Артистлар – тормышны билгеле бер дәрәҗәдә матурлар, күңелле итәр өчен туган кешеләр. Шулардан ләззәт алыгыз!
 
***
 
И гомернең агышлары! Әле кайчан гына «Мөкәрәмә» такмаклары, «Урсал тау» белән татар дөньясына кергән Салават инде үзенең 35 нче сезонын үткәрде. Камал театры дисәң, Салаватны күзаллыйсың, Салават дисәң, Камал театры күзаллана! Август аенда халык театрга агылыпмы-агыла. Аннан инде Россия буйлап сәяхәт башлана. Тамашачы Салаватны һәм аның театрындагы сәнгать әһелләрен һәркайда түземсезлек белән көтеп ала. Салават чорында яшәвебез белән без бик бәхетле.
 
Илсур Мортаза,

Татарстанның атказанган артисты

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»