|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2023 Фаҗига
Лениногорскида яшь кыз авариядә һәлак булган. Фаҗиганең ВИДЕОсы чыктыТатарстанның Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәтендә яшь кыз үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары хәбәр итте. Һәлакәт Керкәле авылы янындагы юлда килеп чыга. Шаһитлар сүзләренчә, «Лада Гранта» шоферы каршы як юлга чыга һәм каршысына килүче «ГАЗель» автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче кыз урында ук һәлак була, «Лада Гранта» автомобиле пассажирын ашыгыч ярдәм машинасында алып китәләр.
Танышлары сөйләвенчә, кыз күптән түгел генә машина йөртү таныклыгы алган, быел гына мәктәпне тәмамлаган.
--- |
Иң күп укылган
|