|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2023 Җәмгыять
"Бакчада эшләп гарык": Пенсионер карт үзенә ике кол сатып алганСтаврополье краенда бер пенсионер 20 мең сумга үзенә ике кол сатып алган һәм аларны бакча кишәрлегендә ярты ел эшләргә мәҗбүр иткән. “Авитор” бакчачылык ширкәтендә яшәүче 71 яшьлек ир, үзенең 31 һәм 52 яшьлек ике дусты белән, бакча эшләреннән тәмам туеп, үзләренә эшчеләр табарга карар кылган. Дөресрәге, билгесез шәхесләр белән Русиядә рөхсәтсез яшәгән ике Үзбәкстан кешесен – 31 яшьлек ир белән 27 яшьлек хатынны – сатып алу турында килешкән. Бәясен 20 мең сумнан сөйләшкәннәр. Ярты еллап коллыкка сатып алган ир белән хатын пенсионер хуҗалыгында бил бөккән. Ләкин көннәрдән-беркөнне аңа полиция хезмәткәрләре килеп кергән.
Коллар сатып алучыны һәм аның бер дустын тоткарлаганнар, өченче ир июнь ахырында үлгән булган.
71 яшьлек картка каршы "Кешене урлау белән бәйле булмаган законсыз ирегеннән мәхрүм итү" һәм "Законсыз миграция оештыру" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган, ул тикшерү изоляторыда. Аның 31 яшьлек дусты өй арестында. Билгесез сатучыларны эзлиләр.
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|