|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2023 Фаҗига
Чаллыда КамАЗ астында калып һәлак булган кызның әти-әнисе шоферны җәзага тартмауны сорадыТатарстанның Тукай районында, зыян күргән якның үтенече белән, үсмер кызны таптатып үтергән йөк автомобиле йөртүчесенә карата кузгатылган җинаять эшен туктаттылар. «Һәлак булган кызның әнисенең үтенеченә бәйле рәвештә, якларның килешүе аркасында җинаять эше туктатылды», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Тукай районы суды матбугат хезмәтендә.
Кыз төрле хәлләрнең очраклы рәвештә бергә туры килүе сәбәпле йөк машинасы астында кала. Аны ат иярдән егып төшерә.
Искәртеп узабыз, фаҗига 10 июньдә Тукай районындагы Яңа бистә янында була. Ул чагында шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына сөйләгәнчә, ат янәшәдән үтеп баручы йөк машинасыннан куркып, җайдакны иярдән егып төшерә һәм кыз КамАЗ астына килеп керә. Нәтиҗәдә, ул табиблар килгәнче шунда ук һәлак була.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|