|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2023 Шоу-бизнес
Винарис Ильегет: "Икебез дә куркабыз"Җырчы Винарис Ильегет туй декадасы башлануы турында хәбәр итте. Билгеле булганча, 13 августта Винарис белән Лилия Хәмитованың туйлары булачак. “Бүген безнең “мальчишник” белән “девичник” булачак. Бу – Лилиянең дә, минем дә тормышта беренче тапкыр үткәрелә торган чара. Икебез дә куркабыз. Шулай да вакытны менә дигән итеп үткәрербез дип ышанам, Аллаһы боерса. Иртәгә рәсми язылышу тантанасы көтелә. 13 августта туебыз узачак. Ә инде 14 август көнне Пермьнән һәм Арчадан килгән якын туганнар белән танышу булачак. Арча районында арендага өй алабыз. Котлауларыгыз өчен рәхмәт”, - ди Винарис.
--- |
Иң күп укылган
|