поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.08.2023 Мәдәният

Камал театры 118нче сезонын ача (ВИДЕО)

18 август көнне 19.00 сәгатьтә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 118 нче сезонны ачачак. Яңа сезонда Россиянең иң борынгы милли театры тамашачыларын премьералар, фестивальләр, гастрольләр, оркестр концертлары, кино күрсәтүләр, лекцияләр, интерактив экскурсияләр һәм конкурслар көтә.

25, 26 һәм 27 августта сезонның беренче премьерасы – Айдар Җәббаров куелышында “Ситса туй” спектакле. Илгиз Зәниев пьесасында дүрт яшь пар үзләренең ситса туйлары көнендә көтмәгәндә аерылышыр дәрәҗәгә җитә! Һәр гаиләнең үз нечкәлекләре, каршылыклары һәм сынаулары... Ни өчен бер-берсен яраткан парлар кинәт кенә аңлаша алмый башлый? Нигә гаилә тормышында "зур проблемалар", "җиңеп чыгып булмастай каршылыклар" килеп туа? Ничек шуларны тормыш ваклыкларына әйләндерергә - бу хакта тамашачылар мөнәсәбәтләрне ачыклау театраль тантанасында беләчәк. Тантанада артистлар башкаруында татар эстрадасы хитлары да яңгыраячак.

Татамашачыларны Фәрит Бикчәнтәев, Рамил Гәрәев, Айдар Җәббаров куелышында Туфан Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла пьесалары һәм тарихи материаллар нигезендә яңа спектакльләр дә көтә. Шулай ук яңа сезонда хезмәттәшлеккә Айрат Абушахманов һәм Алехандро Гонсалес Пуче чакырылу.

Театр оркестры сезонны 12 августта ук ачачак. «Сәйдәшстан» музыка фестивалендә «Алар беренчеләр иде» премьера программасы тәкъдим ителәчәк. Афишада С. Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, С.Габяши һәм башка күп кенә классикларның әсәрләре бар. Театр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов.

«Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексы да үз эшен дәвам итәчәк. Ул җәй көне дә эштән туктатмады. Август аенда Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны бай программа көтә: видеокүргәзмәләр, мастер-класслар, концертлар, экскурсияләр, спектакльләр. Комплекс ХХ гасыр башында татар интеллигенциясенең легендар берләшмәсе Шәрык клубы (Көнчыгыш клубы) тарихи бинасында урнашкан. Әлеге бинада 1911 елның ноябреннән Сәйяр беренче профессиональ татар труппасының стационар сәхнәсе дә була.

Театр якын арада Россиянең V милли театрлар фестивалендә катнашачак (фестивальне оештыручы Балтыйк йорты, Санкт-Петербург). 11 сентябрьдә театр фестивальдә «Исәнме, әни» спектаклен тәкъдим итә. Киләсе гастрольләр Ижевск һәм Пермьдә узачак. Удмуртиянең рус драма театры һәм «Театра-Театра" сәхнәләрендә “Тормышмы бу?..” һәм “Көзге кайтаваз” спектакльләре уйналачак. Театр, шулай ук, Истанбулда хатын-кызлар драматургиясенә багышланган International Women Playwrights Theatre Festival фестивалендә катнашырга чакыру кабул итте. 2024 елның февралендә Кама аръягында да традицион гастрольләр көтелә

22-24 сентябрьдә Камал театры үз бинасында «Артмиграция» фестивалендә катнашучыларны кабул итәчәк. Фестиваль кысаларында Томск, Красноярск һәм Йошкар-Ола театрлары үзләренең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк. 25-26 сентябрьдә шулай ук Камал театрында М. Горький исемендәге Самара драма театрының гастрольләре көтелә.

118 нче сезонда Татарстан Республикасының халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Гөлсем Исангулова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамил Вәҗиев юбилейларын билгеләп үтәчә.

7 ноябрьдә, күренекле татар режиссерының туган көнендә, театр сәнгате өлкәсендә уңышка ирешкән сәнгать әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы була. 2024 елның июнендә VIII "Нәүрүз" Халыкара театр-белем бирү форумы уза. 


---
Камал театры
№ --- | 10.08.2023
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»