|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2023 Җәмгыять
4 яшьлек баланы коткарганнар. Хәле авыр...Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Благовещен шәһәрендә Агыйдел елгасында узып баручылар тарафыннан 4 яшьлек баланың коткарылуы турында хәбәр килә. Бала Благовещен үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән, хәле авыр. Баланың шәхесе һәм вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Бала батып барганда аның ата-анасы кайда булган? Ни өчен аны чит кешеләр коткарган? Бу сорауларга әлегә җавап юк.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|