|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2023 Җәмгыять
"Беренче сентябрь капиталы" гамәлгә кертеләчәкме?
Дәүләт думасың Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты эгидасы астындагы депутатлар Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга "Беренче сентябрь капиталы" дигән түләүне гамәлгә кертүне сорап хат җибәргән. Сүз беренче тапкыр 2019 елда балалар өчен бер тапкыр бирелә торган пособие турында. Ул вакытта дәүләт ярдәме суммасы 10 мең сум тәшкил итте. Элегрәк депутатлар Нина Останина һәм Борис Чернышов, "Мәктәп портфеленә" ярдәм күләме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш, дигән иде.
Бүгенгә "Беренче сентябрь капиталы" гамәлгә кертелмәгән. Бәлки, тиздән бу мәсьәлә дә хәл ителер.
Фото: Татар-информ
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|