|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2023 Милләт
Санкт-Петербургта «Чәкчәктән өчпочмакка кадәр» күргәзмәсе ачылдыСанкт-Петербургта «Чәкчәктән өчпочмакка кадәр» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул «Күпмилләтле Петербург» циклыннан, ул татарларның гореф-гадәтләренә һәм милли ашларына багышланган. Аны Санкт-Петербург Икмәк музее Ленинград өлкәсе Дуслык йорты һәм «Файда» татар мәдәни җәмгыяте белән оештырды. Күргәзмәдә татар халкының чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия, пәрәмәч кебек камыр ризыкларының иң танылган төрләре белән танышырга, шулай ук пешерү тарихын һәм аның белән бәйле традицияләрне белергә мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр татар халкының бәйрәм киемнәрен, бизәнү әйберләрен һәм татарларның традицион киемнәренең башка детальләрен күрә ала. Күргәзмә 6 августка кадәр эшли, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|