|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2023 Дин
Тәһарәт алу тәртибе нинди?Намаз укыр алдыннан кешегә тәнен, киемен һәм намаз укыласы урынын чистарту фарыз (тиеш). Тәһарәт алуның 8 гамәле бар: 1. чиста су белән истинҗа кылына, ягъни гаурәт юыла;
2. беләзекләргә кадәр ике кул юыла;
3. 3 тапкыр авыз чайкала;
4. 3 тапкыр борын юыла;
5. 3 тапкыр бит юыла (маңгай чәченнән алып, ике колагына, ияк астына кадәр юыла);
6. 3 тапкыр терсәкләргә кадәр ике кул юыла;
7. учларны һәм бармакларны чылатып, ике кул белән баш, колак, муенга 1 тапкыр мәсех кылына (“мәсех” ышку дигәнне аңлата);
8. аннары тубыкка кадәр 3 тапкыр аяклар юыла.
Фото: pixabay.com.
Автор:Фануз Хабибуллин
--- |
Иң күп укылган
|